16+

Арча районында тагын фаҗига: сарыклары, куяннары, чебиләре дә... - бар да кара күмергә әйләнгән!

Арча районы Түбән Аты авылында кичә янгын чыккан.

Арча районында тагын фаҗига: сарыклары, куяннары, чебиләре дә... - бар да кара күмергә әйләнгән!

Арча районы Түбән Аты авылында кичә янгын чыккан.

Ялгызы гына яшәүче Рәҗәп абыйларның йортлары, сарайлары, абзарлары янып беткән. Мунчалары гына калган. Әле 14 гыйнвар көнне генә аларның күршеләре янган иде. Ул чакта Рәҗәп абыйларның йортларын чак саклап калдылар.

Күршеләре бу фаҗигадән рәткә килеп, иртәгә яңа йорт сала башлыйбыз дип йөргәндә генә кабат шундый фаҗига. Рәҗәп абыйның Арчада яшәүче кызы Гөлзия ике баласы белән авылга өйләр юарга дип кайткан булган.

Көндезге сәгать уннар тирәсендә ул мунча юып йөргәндә, абзар ягыннан янгын чыкканны күргән. Тиз арада йокыдан уянырга өлгермәгән балаларын өйдән алып чыккан, машинасын күчереп куярга ашыккан. Әтисе бу вакытта эштә булган. Кызганыч, Рәҗәп абыйларның сарыклары, куяннары, чебиләре дә янып үлгән. Ярый бозаулары арканда булган. Барысы да кара күмергә әйләнгән. Битараф булмаган кешеләр Рәҗәп абыйга инстаграмда күрсәтелгән карта номеры аша ярдәм итә ала.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading