16+

Арчада күп балалы гаиләнең икенче тапкыр өйләре янган

Арча районының Кәче авылында күп балалы Вәлиәхмәтовлар гаиләсе икенче тапкыр янган.

Арчада күп балалы гаиләнең икенче тапкыр өйләре янган

Арча районының Кәче авылында күп балалы Вәлиәхмәтовлар гаиләсе икенче тапкыр янган.

Беренче йортлары әле ике ел элек кенә янып көлгә әйләнгән булган. Кичә инде икенче тапкыр шул бәлагә тарыганнар.

Фәридә белән Динар Вәлихәмәтовлар алты бала тәрбияли. Иң олысына – 17 яшь, кечкенәсенә – 4 кенә яшь икән. Өйдә Фәридәнең әнисе Флера апа да яши. Әле ике-өч атна элек кенә Фәридәнең энесен өйләндергән булганнар. Аныңча ике яклы өйдә ун кеше яшәгән. 

Ике ел элек йортлары янгач, алар бабаларыннан калган, унбиш еллап беркем дә яшәмәгән шушы йортка килеп төпләнгән булган. Ә янган йортларын чистартып, фундамент салып калдырганнар. Инде бу нигездә дә озаклап яшәргә язмаган. Хәзергә тугыз кешелек гаилә Динарның апасында яшәп торалар икән. 

Ут камап алган йорттан берничә өс киемен генә алып чыга алганнар. Калган бөтен әйбер янып беткән. Сарайларында берничә казлары янып үлгән. 

Күршеләре Фәнисә Галәвиеваның сөйләвенчә, янгын кичә көндезге сәгать уннарда чыккан. Янгын иске ут чыбыкларыннан чыккан дигән фараз бар. Төгәл сәбәбе әлегә билгеле түгел. 

– Фәридә эшкә Казанга йөри. Сменадан кайткан да, каз суеп йолкырга дип мунчага ягып җибәргән. Балаларның кайсы мәктәптә, кайсы балалар бакчасында булган. Өйдә өч олы кеше генә калган. Урамнан узып барган бер әби миңа кереп хәбәр итте моны. Тәрәзәгә карасам, өй түбәләреннән төтен чыга. Үзләре ул вакытта өйдә иде әле. Ярый, чыгып котылдылар. Флера апа әле хастаханәдән кайткан гына иде. Өсләрендәге бер кат кием белән чыгып йөгергәннәр. Биш минутта өй янып бетте, – дип сөйләде безгә күршеләре. 

Тамчыдан күл җыела ди. Булдыра алганча, күп балалы гаиләгә бердәм булып булышсак иде. Вәлиәхмәтовлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: Фәнисәнең телефон номеры Сбербанкка беркетелгән: 89083496906.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ждем действий руководства администрации Арского района

    Мөһим

    loading
    2
    X