16+

Эшләр гөрли ишегалларында

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы «Безнең ишегалды» программасы нигезендә республикада 2020-2021 елларда 2169 ишегалды төзекләндерелде. Быел республика буенча 9 миллиард сумга тагын 1200 ишегалды яңартыла. Казанның Киров районында Сабан урамындагы 2а йортының төзекләндерелгән ишегалды журналистларга да күрсәтелде.

Эшләр гөрли ишегалларында

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы «Безнең ишегалды» программасы нигезендә республикада 2020-2021 елларда 2169 ишегалды төзекләндерелде. Быел республика буенча 9 миллиард сумга тагын 1200 ишегалды яңартыла. Казанның Киров районында Сабан урамындагы 2а йортының төзекләндерелгән ишегалды журналистларга да күрсәтелде.

- Киров районында яшәүчеләр шушы ишегалдын төзекләндерүне дә сораган иде, теләкләре чынбарлыкка ашырылды, - диде “Безнең ишегалды” программасы кураторы Арина Петрова.

Әмир Зәйнуллин Сабан урамындагы 2а йортта яшәүчеләр исеменнән төзекләндерүчеләргә рәхмәт әйтте.

- Балалар уен мәйданчыгы җиһазлары искергән иде инде, яңа таганнар, яктырткычлар, скәмияләр куелды. Матур чирәмлек булачак,-дип, сөенече белән уртаклашты ул.

“Татарстан шәһәрләрен үстерү фонды” архитекторы Эльвира Закирова сөйләгәнчә, быел Киров районында 30 ишегалды төзекләндерелгән, киләсе елгы планга районның тагын 10 ишегалды кертелгән.

- Сабан урамындагы бу йортта яшәүчеләр автомобиль куеп тору мәйданчыгын зурайтуны сораган иде, нәтиҗәдә автоурыннар 23тән 28гә арттырылды, - диде Эльвира Закирова.

Татарстанда апрель аенда, 2023 елгы планга кертү буенча, ишегалларына тавыш бирү оештырылган иде. Барлыгы 3087 ишегалды тәкъдим ителгән, шулардан иң күп тавыш җыйган 200 ишегалды сайлап алынган. Казанда - 64, Яшел Үзәндә - 20, Чаллыда - 19, Түбән Камада - 15, Әлмәттә 9 ишегалды җиңгән. Әлеге ишегаллары “халык тавышы” вәкаләтендә 2023 ел планына автомат рәвештә керә. Тулы исемлек белән “Наш двор” сайтында танышырга мөмкин. “Безнең ишегалды” республика программасына 5 ел элек төзелгән һәм капиталь төзекләндерү булмаган ишегаллары алына.

- Республика буенча архитекторлар, хакимият органнары һәм идарәче компанияләр вәкилләре бүгеннәрдә халык белән очрашулар үткәрә. Киләсе елда төзекләндереләчәк ишегалларына карата халык фикере һәм тәкъдиме туплана, - дип очрашуга йомгак ясады Арина Петрова.

Мәгълүм булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ишегалларын төзекләндергәндә, халык фикерен һәм тәкъдимен исәпкә алырга кушкан иде. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading