16+

Армиягә бару – мода(мы)?!

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

Армиягә бару – мода(мы)?!

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

Яшь фикер
Әле кайчан гына «повестка» дигән сүзне ишетүгә үк дер калтырап, куркып торган булсалар, хәзер заманалар үзгәрде. Хезмәт итеп кайту «мода»га әйләнде кебек. Бүгенге көн яшьләре кыюракмы яисә заманасы шуны таләп итәме? Сорауга җавап эзләп карадым.

Кызлар каратыйм, дисәң
Армиягә бармаган ир-егетләрнең, русча әйткәндә, «престижный» эш урыны табулары, ай-һай, икеле хәзер. Әле хезмәт итеп кайтканнарын да колач җәеп каршы алырга тормыйлар. Эшләмәгән, акчасыз егетләргә кызлар да карамый хәтта. Ни генә дисәң дә, барыбер беренче чиратта кесәңә, аннан гына күңелеңә күз төшерәләр шул. Үзләре егетләрне армия сафларыннан көтәргә артык ашкынып тормасалар да, хезмәт итеп кайтканнарга бөтенләй икенче күзлектән карыйлар. Чөнки армия ул – тормыш мәктәбе. Солдаттан кайткан күп кенә танышларымны күзәттем: мөстәкыйльлеккә өйрәнү, тәртипкә утыру, акыл керү һәм тагын шактый гына үзгәрешләр күзгә ташлана. Иң шук, пырдымсыз дигәннәрдән дә «кеше ясап» кайтаралар. Катгый тәртипләр, кырыс кагыйдәләр дисәк тә...
Армиядәге бер дустым белән шалтыратышып сөйләшеп, әзме-күпме фикерен белә алу бәхетенә дә ирештем. Артык зур авырлыклар туды димәс идем. Элегрәк бер сәлам хатын айлар буе көткән булсалар, хәзер бар да күпкә уңайлырак – шалтыраттың сөйләштең. Кирәксә, СМС яздың, аннары интернет ягыннан да чикләүләр юк. Инстаграм битләренә дә солдат формаларыннан фотолар кертеп кенә торалар, карап кына өлгер.

Әти-әнигә хөрмәт арта
Иптәшемә килгәндә, ул инде хәрби хезмәттә җиденче аен уздыра. Самара өлкәсенең «разведка» бүлегенә барып урнашты. «Бүгенге көн армиясен ничегрәк тасвирлар идең?» – дип сорагач ук: «Әтием Чечня сугышында катнашкан. Аның белән чагыштырганда, бу балалар бакчасы гына. Ә конкрет мәсьәләләргә килгәндә, ашату ягын да, тору урыннарыбызны да начар димәс идем. Әни пешергән ашларга җитми, әлбәттә...» – диде ул.
 Әти-әнигә карата хөрмәт арткан, димәк. Ул үзе дә моның белән килешә: «Аларны болай да кадерлисең инде ул. Әмма монда килгәч, барыбер дә аерым бер ярату, сагыну хисләре уяна. Дуслар белән дә шул ук хәл. Кемнең чыннан да иптәш булуын, ә кемнәрнең үз файдасы өчен генә йөргәннәрен аңлыйсың», – диде солдат.

Илгә хезмәт итүне бурычы дип санаучылар калган икән әле: «Армиягә барып, үземне сынап карыйсым килде. Бабам, әтием, абыйларым хезмәт иткән бит, нишләп әле мин генә калырга тиеш? Күтәрә алмаслык кыен эш дип санамыйм. Һәрбер егет узарга тиешле сынау бу, минемчә», – дип, күңелне сөендерде дустым.

Хезмәт сафларына киткәнче, аңардан мондый төпле фикерләр ишетермен дип уйламый да идем, армия чыннан да үзгәртә икән шул. Тышкы кыяфәтне дә һәм хәтта тормышка карашларны да. Моны иптәшемнең сүзләре үзе үк раслады: «Армия чыннан да ир-егет буларак формалашуда ярдәм итте. Мин моны тәпи йөреп китү белән чагыштырыр идем. Барысы да бездән тора, башта үзеңне нинди яктан күрсәтә алсаң – алга таба да шулай ук була. Физик яктан да, рухи яктан да үсәсең», – диде ул. Артыгын сораштырырга өлгермәдем, телефон өзелде, чөнки вакытыбыз чикле иде. Сөйләшеп өлгерә алмаска мөмкинбез дип алдан ук кисәткәнгә күрә, яңадан шалтыратудан тыелып калдым.

Армиядә акчаны «көрәп» алалар
Ә шулай да җавап табасы килгән сорауларым шактый калган иде әле. Чакыру буенча хезмәт узудан тыш, контракт нигезендә армиягә баручылар да бар бит. Аларның эшләре, бурычлары нәрсә белән аерыла икән? Соравыма үзе дә шушы төр хезмәтне үтәүчедән дә яхшырак җавап бирүче табылмас иде. Шуңа күрә танышларым арасыннан контракт буенча армиягә киткән егетләрне эзләүгә керештем. Шунда ук телефон номерын табып шалтыраттым да. Бу юлы инде аралашу ягыннан да, ниндидер башка сәбәпләр аркасында да тыюлар юк иде. Димәк, контракт буенча хезмәт итүнең беренче плюсы шушы. Икенчедән, ай саен хезмәт хакы да алалар. Өченчедән, алар өчен генә каралган социаль ташламалар бар.
– Контракт нигезендә хезмәтемне Севастополь шәһәрендә үтим һәм мондый карар кабул иткәнемә һич кенә дә үкенмим. Ике ел эчендә әзме-күпме акча җыю, үземне зур тормышка әзерләү иде максатым. Кайтырга алты гына ай калып бара, мин инде элеккеге кебек, башымда җилләр уйнаган малай түгел, акыл да, акча да тупладым, – диде әңгәмәдәшем.
Күпләр контракт буенча хезмәткә нәкъ менә акчасына кызыкканга күрә китә, минемчә. Шуңа күрә хезмәт хакының күләмен да белешми кала алмадым. Гади рядовой солдат 30 мең сумга якын акча ала икән. Физик яктан әзерлек сынауларын яхшы нәтиҗәләргә бирсәң, бу санны 40 меңгә якынлаштыру ихтималы да бар, ди. Инглиз, төрек, немец телләреннән дә имтихан биреп, квалификацияне яхшы узсаң – хезмәт хакыңның тагын да артуын көт тә тор. Гади солдат алган «тиеннәр» белән чагыштырганда, контракт буенча хезмәт итүчеләр рәхәттә яши икән әле.
Акча эшләү турында хыяллар күзләрен томаласа да, укырга да теләкләре бар үзләренең: «Армиядән кайткач, югары белем аласы килә. Инде хезмәт итәргә киткәнче үк бу турыда уйлаган идем. Читтән торып укырга кереп, армиягә китәргә дә теләк бар иде, кире уйладым. Ә киләчәккә планнар зурдан», – дип фикере белән уртаклашты контракт хезмәтен үтәүче иптәшем.
Хезмәт хакыннан кала да бик күп уңайлыклары бар икән. Мәсәлән, аларның гади солдатлар кебек казармада гына түгел, ә фатирда тору мөмкинлеге дә бар. Җитмәсә, анысы да хөкүмәт хисабына. Саный китсәң, уңай яклары шактый җыела. Ләкин бер караның бер агы дигәндәй, кимчелекләре дә юк түгел. Ярылып ята торган бер тискәре ягын да искәртеп узыйм әле: Аллам сакласын, сугыш-мазар башланса, иң беренче чиратта контракт буенча хезмәт үтәгәннәрне алып китәчәкләр, ди.
...Такта кисәкләреннән «корал­лар» ясап уйнап йөргән энеләремә карыйм да, тагын уйга чумам. Бер уйласаң, хәзер Ватаныбыз сагында торучы әлеге егетләр дә кайчандыр бу турыда һич кенә дә уйламаганнардыр бит. Ә бүген исә әнә нинди баһадирлар булып җитлегеп, илебез тынычлыгын саклыйлар. Һәркайсының үз фикере, үз максатлары һәм киләчәккә планнары. Телевизордан күргән тәртипсезлекләр, «дедовщина» кебек куркыныч күренешләр, яшь гомерләрнең өзелүләре җаннарны әрнетеп, курку хисләре уята. Бу хәлләрне күрә торып ил сагына басу – үзе үк зур кыюлык һәм батырчылык таләп итә, минемчә. «Мода» куалар дип әйтеп буламы моннан соң аларны? Юк, әлбәттә!

Инзилә Хөсәенова,
КФУ студенты.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X