16+

"Артист кеше Сабан туенда түгел, концерт залларында билетлар сатып акча эшләргә тиеш...": Сабантуй уздыру буенча "глава"ларга берничә киңәш

Сабантуйда катнашырга эстрада йолдызларын чакырмагыз. Һәр районның, һәр авылның үз талантлары бар. Йолдызларны чакырырлык акчагыз бар икән, игелекле гамәлләргә тотыгыз, газета-журналларга язылыгыз, авыруларга ярдәм итегез. Артист кеше авыл-район Сабан туенда түгел, концерт залларында билетлар сатып акча эшләргә тиеш.

"Артист кеше Сабан туенда түгел, концерт залларында билетлар сатып акча эшләргә тиеш...": Сабантуй уздыру буенча "глава"ларга берничә киңәш

Сабантуйда катнашырга эстрада йолдызларын чакырмагыз. Һәр районның, һәр авылның үз талантлары бар. Йолдызларны чакырырлык акчагыз бар икән, игелекле гамәлләргә тотыгыз, газета-журналларга язылыгыз, авыруларга ярдәм итегез. Артист кеше авыл-район Сабан туенда түгел, концерт залларында билетлар сатып акча эшләргә тиеш.

“Шәһри Казан” журналисты Лилия Локманова үзенең инстаграмдагы сәхифәсендә кызык фикер җиткерде: “Безнең заманда көн саен бәйрәм. Шуңа да андый чараларның кадере киттедер. Сабан туеның гына түгел, ә анда бәяләнергә тиешле кешеләрнең – кыр батырларының да! "Әгәр начар укысаң, тракторда йөрерсең, җир сөрерсең", - дип үстерәләр бит авыл балаларын.
Ә икмәкнең ничек үскәнен шәһәрдә яшәүчеләрнең ничә проценты белә икән ул? Аның нинди хезмәт икәнен язмыйм. Комбайнда эшләүчеләр 100 әр мең сум ала бездә дип масая көз җиткәч җитәкчеләр. Ул акчаны комбайнчы елга бер ала! 100 меңне 12 айга бүлеп карагыз әле сез!
Игенченең, җир кешесенең кадере - хөрмәте юк. (Мин моны әтиемнән дә чыгып әйтәм. Колхоз булганда чәчүдә эшләгән өчен аларга Сабан туенда күлмәк тоттырып кайтаралар иде). Игенчегә хөрмәт артмыйча, Сабан туеның да элеккеге даны кайтмас инде...”.

Лилиянең фикерен куәтләп, Сабантуй оештыручыларга (“главаларга – район җирлекләре һәм авыл җирлекләре башлыкларына) “Шәһри Казан” журналистларыннан киңәш-тәкъдимнәр тупланды:
1. Сабантуйга Казан кунакларын, башка җитәкчеләрне күпләп чакырмагыз – үз халкыгызга игътибар калмаячак. Алар соңга кала һәм озак китә. Сабантуйны ачу һәм тәмамлау вакытларын күчерергә туры килә.

2. Кунаклар белән качып бәйрәм итмәгез. Сабантуй халык бәйрәме, халык белән бергә булыгыз. Сезнең өстәл – табыннан бар да авыз итәрлек булсын. Табын артында утырган кунакларга Сабантуй бюджетына салынган акчадан районның фирменный пакетларына салынган бүләкләр өләшмәгез.
Ул фирменный пакетларны Сабантуй бәйгеләрендә аерым бер катнашучыларга Район башлыгы исеменнән махсус бүләк буларак таратылса, башлыкның да, районның да имиджын күтәрергә менә дигән форсат булыр.
3. Сабантуйда катнашырга эстрада йолдызларын чакырмагыз. Һәр районның, һәр авылның үз талантлары бар. Йолдызларны чакырырлык акчагыз бар икән, игелекле гамәлләргә тотыгыз, газета-журналларга язылыгыз, авыруларга ярдәм итегез. Артист кеше авыл-район Сабан туенда түгел, концерт залларында билетлар сатып акча эшләргә тиеш.
4. Уеннарда, ярышларда теләгән һәр кешене катнаштырыгыз. Бу безнең район көрәшчесе түгел, бездә туган, ләкин безнең өчен көрәшми бит ул, ул бит читтән килгән көрәшче – мондый нәрсә куркаклыктан килә. 
5. Өстенлекне бераз салып алып, диңгез тубыктан хәләтенә җиткәч кенә уйный торган корпоративлар уеннарын Сабантуй бәйге-ярышларына, уеннарына алмашка куймагыз. Беренче чиратта, Сабантуй йөзен билгеләүче традицион уеннар булырга тиеш.
6. Куркынычсызлык кагыйдәләре (табиблар белән, МЧСниклар, тәртип саклаучылар белән тәэмин ителеш) зур кунаклар катнашкан бәйрәмнәрдә генә түгел, бар бәйрәмнәрдә, иң кечкенә Сабан туйларында да булсын иде.
7. Кайдандыр, кемнәндер тотып калган акча хисабына уздырмагыз Сабан туен. Сабантуй уздыру өчен мәйдан гына кирәк. Бүләккә сөлге, уенчык, шуның ише башка әйберләр дә бара. Иң кечкенә авылларда бик тә күңелле, халыкчан узучы бәйрәмнәр - моңа ачык мисал.

8. Сабантуйларда әйдәп баручы тел татар теле булырга тиеш. Нинди дәрәҗәдәге, нинди милләттәге чиновник килүенә карамастан.

Ә сез боларга тагын ниләр өстәр идегез? Исемлек тулылана.

Язмага реакция белдерегез

18

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дорес фикер .Артистларнын бер катнашы юк Сабан Туйда .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Артистлар очен яхшылап акча эшлэп калу инде бу.Энэ Уразова да кукрэк баласын ташлап сабантуйда эшлэп йори

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик тә дөрес сүзләр! Игенчене хөрмәтләсеннәр иде...

        • аватар Без имени

          0

          0

          БИК Жорес язгансыз.Талантлы авыл кешесе кырыйда кала.

          • аватар Без имени

            0

            0

            2. Яхшы хужанын пакетлары барлык лаеклыларга да житэ. 3. Сез район-авыл талантларын жыеп берэр бэйрэм оештырып карагыз эле - "Эем, мэем, эшем куп, тавышым юк" кебек суздэн башка ишетелми. Болай ул бер кулэм акчасын тули хэм яхшы сыйфатлы, уз аппаратурасы белэн кайтучы артистны кулга тошерэ. 4. Монысы кайткан торле спорт мастерлары тугел, э шушы жирлектэге, корэшне елга бер тапкыр гына искэ тошерэ алган егетлэр нормаль призлар ала алсын очен эшлэнэ. 5. Килешми булмый. Лэкин ниндидер яналык та кирэк. 6. Килешэм. 7. Монысы да хак. Лэкин курше авылда яхшы спонсор оештырган кыйммэтлле булэкле мэйдан булса халык шунда барачак. 8. Сабан туй торле миллэт вэкиллэре яшэгэн жирдэ берничэ телдэ алып барыла.

            Мөһим

            loading