1 сентябрьдән Россиядә “Пушкин картасы” программасы гамәлгә керде. Карта 14 яшьтән 22 яшькә кадәрле үсмерләргә юнәлдерелгән.
Программа кысаларында, Россия күләмендә Культура.рф сайтындагы исемлеккә кертелгән мәдәни учреждениеләргә йөрергә ярый. Татарстанда 18 театр, 10 концерт мәйданчыгы, 27 музей, 21 Мәдәният йорты һәм клуб, тагын 4 мәдәни учреждение бу программада катнаша. Гомумән алганда, “Пушкин картасы” буенча 80 мәдәни учреждениегә барырга була, шуларның 3 се шәхси.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бу программага зур өметләр баглый. “Мәдәни чараларның уку процессы белән үрелеп барылуы балаларның күзаллавын үстерү, мәдәният белән элемтәләрен ныгыту өчен файдага гына булачак. Бу проект патриотик тәрбия, яшьләрнең әхлакый формалашуы, кыйммәтләрен формалаштыруы өчен мөһим”, - дип саный ул.
“Пушкин картасы” хакында моңа кадәр дә хәбәр иткән идек инде. Аны рәсмиләштерү өчен “Дәүләт порталы”нда теркәлергә кирәк. Портал аша виртуаль картаны алу мөмкинлеге бар.
Шулай ук махсус кушымтаны телефонга йөкләп тә, “Пушкин карталы” булырга мөмкин. “Почта банкы” аша гадәти карта да алырга була. Карта исемле. Билетны да карта хуҗасы үзенә генә сатып алырга хокуклы.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина билгеләп үткәнчә, быелдан мәктәпләрдә тәрбия дәресләре керә башлады. Мәдәни чараларны тамаша кылу да тәрбиянең бер өлеше, бигрәк тә рухи тәрбия өчен бу мөһим, ди урынбасар.
Театрда тамашачыларга болай да котлык юк, диярлек. Әмма коронавирус вакытында алар да тамашачыларын шактый югалтты. “Пушкин картасы” театрларга яңа сулыш өргән кебек. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһанша сүзләренчә, программа эшли башлауга әле берничә генә көн булуга карамастан, инде Камал театры 380 билет саткан. Бу 250 мең сумнан артык керем дигәнне аңлата. Сүз уңаеннан, Камал театры милли театрлар арасында бу проект кысаларында билет сатучылар арасында лидер санала. Яшь тамашачылар “Сагынырсызмы?”, “Өйләнәм. тат” һәм “Сүнгән йолдызлар” спектакльләренә өстенлек биргән.
Эстрада концертларына килгәндә, бу юнәлештә эшли торган артистлар да “Пушкин программасы”нда катнаша ала. Моның өчен Мәдәният министрлыгына гариза язарга, репертуарны тәкъдим итәргә кирәк. Әмма программаның тәрбияви характерда булуы мөһим.
“Идеология, нинди дә булса миссия булырга тиеш. Федераль артистлар килеп чыгыш ясый башласа, үзебезнекеләргә вакыт та калмаячак”, - ди мәдәният министры Ирада Әюпова.
Сүз уңаеннан, “Пушкин картасы” буенча сораулары булган әти-әниләрне 16 сентябрь көнне онлайн ата-аналар җыелышына чакыралар. Ачык калган сорауларга шунда җавап табарга мөмкин булачак.
Билгеле булганча, әлеге проектны башыннан ук Россия Президенты Владимир Путин да хуплаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар