16+

Артистлар тагын футбол турниры уздыра. Кайчан?

Бу хакта социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә җырчы һәм алып баручы Фәнил Вакказов хәбәр итә.

Артистлар тагын футбол турниры уздыра. Кайчан?

Бу хакта социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә җырчы һәм алып баручы Фәнил Вакказов хәбәр итә.

"Минем аккаунтны күзәтүчеләр белә, без татар артистларын, җырчыларын, алып баручыларын, журналистларны, радиостанцияләрне, театрларны бергә җыеп, дүрт тапкыр дусларча мини-футбол турниры уздырдык. 

Ә яңалык шул! Кычкырып әйтергә дә куркам инде, 2020 ел ишетә күрмәсен! Алла бирсә, тиздән бишенче турнир да булачак! Ул 2021 елның 31 гыйнварына планлаштырылган. Ни өчен планлаштырылган дим, чөнки бу арада вакыйгаларның конкретика белән дуслыгын үзегез беләсез. Дөньялар тыныч булса, уздырабыз инде без аны, Алла бирсә! Әлегә календарьгә төртә торыгыз, ул якшәмбе көн була. "АК БАРС” көрәш сараенда үтәчәк, 9.00 башланып, 16.00 тирәсенә кадәр дәвам итәчәк. Гаиләләрегез белән шушы турнирны тамаша кылырга көтеп калабыз! Артистларның футбол уйнаганын тагын кайда күрәсез әле!?", - дип футбол карарга чакырган Фәнил Вакказов. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading