16+

Артистларга Данир Сабиров та ярдәм итә алмады, яки Казанда "Итекле хоккей" узды

Саба районының бер авылында уздырыла башлаган «Итекле хоккей» турниры Казанга да килеп җитте. Киләчәктә республика күләменә чыгарга да ният бар.

Артистларга Данир Сабиров та ярдәм итә алмады, яки Казанда "Итекле хоккей" узды

Саба районының бер авылында уздырыла башлаган «Итекле хоккей» турниры Казанга да килеп җитте. Киләчәктә республика күләменә чыгарга да ният бар.

Саба районы тирәсендә урнашкан районнарда «Итекле хоккей» турниры турында ишетеп белмәүчеләр бик аздыр. Әйе, әлеге районның гап-гади Мәртен авылында уздырыла ул. Соңгы елларда аны 26 яшендә фаҗигале рәвештә һәлак булган Фидәрис Ганиев истәлегенә атап оештыралар. Әллә ни кыйммәтле киемнәр дә кирәкми бу бәйгегә, затлы тимераяклар да, кәшәкәләр дә кирәк түгел. Бар да безнеңчә, гади генә биредә. Кардан чистартылган мәйдан кирәк тә, капкалар кирәк. Ләкин иң мөһим атрибут – әлбәттә, итек. Киез итек турында әйтүебез. Хоккей белән футбол арасындарак торган спорт төре дисәк тә, туплы хоккейга охшаш төр дип атасак та, барыбызга да таныштыр ул. Авылларда тимераяк кимичә генә, бозда хоккей уйнаучыларга иярүчеләр өчен бигрәк тә таныш ул.

Казанның “Крылья Советов” мәйданында да оештырылды ул быел. Дүрт команда катнашты. Теләче, Кукмара, Саба һәм артистлардан торган командалар. Оештыручыларның берсе, республикада танылган Вакказовлар нәселенең бер вәкиле Илшат Вакказов белдергәнчә, Казанда бәйге оештыру – ул әле Мәртендәге чара бетерелә дигән сүз түгел. “Быел авылдагысы февраль аенда узачак. Әле менә Сабага кайткач, район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов белән дә сөйләштем, турнирга төшәргә ышандырды. Ә, гомумән алганда, әлеге ярышлар Мәртен һәм Казан белән чикләнеп калмаячак, хәзер инде ул республикакүләм масштабка күтәреләчәк”, ди Илшат.

Шунысын да онытмыйк: бүген әле 2 гыйнвар гына. Күпләр айный алмый азапланып ятканда, күпчелек Яңа ел төнендә җыйган килоларыннан зарланып (бәйрәмнәр тәмамланганчы тагын җыячаклар әле), инстаграмга салат, бәлеш, ит фотоларын куеп азапланганда, бу егетләр инде тирләп-пешеп хоккей уйнады. Артистлар составында чыгыш ясаган Данир Сабиров бу хоккейда үзен икенче тапкыр сыный икән. Бүген иртән үк ул инстаграмында итеге белән мактанды, ә менә кәшәкәсе юк икән әле. Сүз уңаенда, беренче уенда Теләче командасы артистларны әллә ничәгә ноль белән тар-мар итеп барганда, Данир үз командасының бердәнбер тубын да кертүгә иреште. Танылган алып баручы, диджей Рәдиф Әхмәдиев та әнә 23 Яңа ел бәйрәме оештырган, ләкин кайдадыр ял итеп ятасы урынга Аксубай егете дә кулына кәшәкә алырга булган. Җырчы Илшат Сафинның бүген-иртәгә концертлары башланырга тиеш, әмма ул да сәламәт яшәү рәвешен сайлаган.

Ә турнир исә Теләче командасы вәкилләре җиңүе белән тәмамланды. Ярышларны ачу тантанасында Илшат Вакказов аларда хоккейчы егетләр дә бар дигән иде, бәлки аларга нәкъ менә шушы фактор ярдәм иткәндер. Бәлки чыннан да остарак булып чыкканнардыр. Икенче урында – Кукмара, өченчедә – Саба, дүртенче урында – артистлар.

Шулай итеп, Татарстанның гап-гади бер татар авылында башланып киткән итекле хоккей Казанда да үз урынын таба башлады. Алда – республика!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading