16+

Ары авылы кар астында калган

Әтнә районының Ары авылында бүген дә кар көри халык. Редакция белән кунакка килгәч: "Безнең авыл районның иң биек урынында урнашкан.

Ары авылы кар астында калган

Әтнә районының Ары авылында бүген дә кар көри халык. Редакция белән кунакка килгәч: "Безнең авыл районның иң биек урынында урнашкан.

Кояш чыкканын беренче булып без күрәбез, кыш көне дә безнең авылда 5 градуска җылырак була"”, – дип шаяртканнар иде үзләре. Биектә булсалар да, буранлы көнне авылны кар каплаган.

– Беренче көнне тәрәзәдән дә берни күренмәде. Йорт кәрнизләре биеклегендә кар. Буран артык зыян салмады үзе. Дөрес, авыл эчендә йөрү авырлашты. Буран котырган көнне бөтенләй юл ача алмадылар, кичкә генә кечкенә трактор көчкә тар юл салды. Авылга ипи дә китерә алмадылар. Бүген рәхәтләнеп кар көрибез инде, – ди укучыбыз Фидаил Кадыймов.

Бу хәлләрдән соң Арыда яшәүче Миләүшә Вәлиева шигырь дә язган.  

Нәкъ Тукай язган шигырьдәй,

Котырды бүген буран.

Тәрәзәләр көрт артында,

Үтмәслек булды урам.


Җир шары әйләнә, диләр,

Каф-тау әллә күчкәнме?

Табигать әллә шаяра

Кешеләргә үчтәнме?

Фидаил Кадыймов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вэт кайда икэн кар)

    Мөһим

    loading