16+

Ашамлыклар тулы 50 чатыр, алты тулганчы ярминкәгә чаптыр

Киров районының Краснококшайск урамындагы «Ягодная слобода» сәүдә үзәге каршындагы мәйданда узган шимбәдә Балтач, Югары Ослан, Тәтеш, Яшел Үзән районнары хезмәтчәннәре һәм республиканың агропредприятиеләре сәүдә итте.

Ашамлыклар тулы 50 чатыр, алты тулганчы ярминкәгә чаптыр

Киров районының Краснококшайск урамындагы «Ягодная слобода» сәүдә үзәге каршындагы мәйданда узган шимбәдә Балтач, Югары Ослан, Тәтеш, Яшел Үзән районнары хезмәтчәннәре һәм республиканың агропредприятиеләре сәүдә итте.

– Сөтне һәм каймакны иртәнге 9.30 сәгатькә сатып бетердек, менә ике йомарлам эремчек кенә калды, – дип, сөенечләрен уртаклашты Тәтеш районының Чагылдым авылыннан Альбина белән Рифат Фәйзуллиннар.

Биш ел элек крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган яшь гаилә сыерлар асрый, пай җирләрендә күпьеллык печән үстерә.
– Дәүләттән грант алдык, ярдәм өчен зур рәхмәт. Ул акчалар эш башлангычында бик урынлы булды, – ди Рифат.

– Каймак, эремчек ясыйбыз, – дип иренең сүзен куәтләде Альбина.
Райондашлары Сөендек авылыннан Роза белән Зәкәрия Әхмәдиевләр 30 сарык асрыйлар, 40 оя умарта тоталар икән.
– Хатыным сатып тора, мин сарык түшкәләрен чабып өлгерә алмыйм хәтта. Алып бетереп баралар, – ди Зәкәрия Әхмәдиев.
Аллабирде авылыннан Равил Заһидуллин 20 ел элек умартачылык шөгыленә керешкән.
– Бабай да, әти дә умартачылар түгел иде. Үзлегемнән өйрәндем, башкалардан сораштым. Тәвәккәлләсәң, бара ул, – ди Равил Заһидуллин.

Җырчы кызларны фоторәсемгә төшергәндә, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте хезмәткәре килеп эндәште. Ни гаҗәп, исемен әйтмәде.
– Ярминкәдә атна саен уртача 50 чатыр була, үзешчән артистлар концерт куя, – дигән сүзләрен көчкә тартып алдым ханымның авызыннан. Шунысы өчен рәхмәт, ул мине Тәтеш вәкилләре белән таныштырды.

– Һәр шимбәдә 30-32 сәүдә чатыры корабыз. Агрофирмалар да, ­шәхси хуҗалыклар да бик теләп катнашалар ярминкәләрдә. Үпкәләш булмасын өчен, чиратлашып киләбез. Бездә сыер, ат, каз, күркә асраучы фермерлар күп. Умартачылык җанланды, кайбер авылларда унлап умартачы бар, – дип җанланып сөйләде Тәтеш районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ринат Хәкимов.
Казанда авыл хуҗалыгы ярминкә­ләре һәр шимбәдә 29 декабрьгә кадәр оештырыла. Сәүдә иртәнге 6.00 сәгатьтән көндезге 12.00-14.00 сәгатькә кадәр. Татарстанда җитеш­терелгән сыйфатлы продукцияне арзан бәяләрдән алып калырга ашыгыгыз!

Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading