16+

«Ашыкма син, гомер!»

Галия Гайнетдинова кичәсенә чакыру алган көнне, грипп белән бик нык чирләп, уттай кызышып, урын өстендә ята идем. Әллә оптимист холыклы, һәрчак көләч йөзле, киң күңелле шагыйрәнең ягымлы тавышы шифалы булып чыкты, әллә башка хикмәт, нәкъ менә презентация узасы көнне терелеп аягыма бастым. Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында алма төшәр урын юклыгын күреп, бу бәйрәмгә ныклап әзерләнгән автор өчен генә түгел, бүгенге тотрыксыз вазгыятькә карамыйча, әдәбият-сәнгатькә ихтирамын югалтмаган, күңеле керләнмәгән, йөрәк хисләре тупасланмаган милләттәшләрем өчен ихластан сөендем.

«Ашыкма син, гомер!»

Галия Гайнетдинова кичәсенә чакыру алган көнне, грипп белән бик нык чирләп, уттай кызышып, урын өстендә ята идем. Әллә оптимист холыклы, һәрчак көләч йөзле, киң күңелле шагыйрәнең ягымлы тавышы шифалы булып чыкты, әллә башка хикмәт, нәкъ менә презентация узасы көнне терелеп аягыма бастым. Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында алма төшәр урын юклыгын күреп, бу бәйрәмгә ныклап әзерләнгән автор өчен генә түгел, бүгенге тотрыксыз вазгыятькә карамыйча, әдәбият-сәнгатькә ихтирамын югалтмаган, күңеле керләнмәгән, йөрәк хисләре тупасланмаган милләттәшләрем өчен ихластан сөендем.

Татарстанның төрле төбәкләреннән, Башкортстаннан тиклем килгән зал тутырып утырган укучы, студент яшьләрдә, могтәбәр галим-мөгаллимнәрдә Тукай телендә яңгыраячак әдәби-нәфис сүзгә, чын шигърияткә бу чаклы сусау булганда, өстән гөрзи тотып кизәнүләренә, тамырына балта чабарга омтылуларына карамастан, милли рух сүнмәячәк, ана телебезнең чишмәсе корымая­чак, татар халкыбыз бетмәячәк дигән сүз бит бу!

Галия ханымның шигърияткә гашыйклыгы бәрәкәтле туган туфрагына – Башкортстанның Тәтешле районы Сараштыбаш авылының гүзәл табигатенә, тормыш йөген ялгыз җигелеп тарткан тирән хисле, туры сүзле әнисе Сәгадәткә, мәрхәмәтле, ярдәмчел, тәмле телле  якташларына бәйле. Ярым ятимлеге аркасында, кече яшьтән сизгер йөрәкле була Галия. Иҗатына мөкиббән китеп, шигырьләрен ятлап үскән якташы Әнгам Атнабаевның туган авылында Күрдем мәктәбендә укыганда, Габдрахман Әпсәләмов, Илдар Юзеев, Гөлшат Зәйнашева, Мостай Кәрим белән хат алыша. Унынчыны тәмамлауга, журналист булырга хыялланып, Казанга юл тота. Артыннан этүчесе булмаган Галиягә КДУга керергә нибары бер балл җитми. Үҗәт холык-­лы авыл баласы югалып калмый. Казанның 4нче һөнәр училищесында укып чыгып, Камил Якупов исемендәге Полиграфия комбинатында хәреф җыючы булып эшли. Тырышлыгын күреп, Мәскәүгә укырга юллыйлар. Ун ел гомерен китап басу эшенә багышлый. Хезмәт алдынгысын  Бауман район Советына депутат итеп сайлыйлар.

Аның бер-бер артлы биш шигырь  китабы дөнья күрә: «Күңелем язлар көтә» (2004), «Җанда әгәр сөю яшәсә...» (2007), «Ярты җаным яши авылда» (2010), «Яратам!» – дип язып куйдым» (2014), «Ашыкма син, гомер!» (2018). Ә 2014 ел сөенечле вакыйгаларга аеруча бай була. Ул Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев исемендәге премиягә лаек була, Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Әлеге кичәдә чыгыш ясаган Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Галиянең  иҗатына хәер-фатиха бирүче остазлары: мәртәбәле галимнәр –Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, язучы Галимҗан Гыйльманов – шагыйрәнең иҗатын анализлап, югары бәя бирделәр.

«Ашыкма син, гомер!» китабының бер күркәм үзенчәлеген әйтеп узыйм: әсәрләрнең бер өлеше русчага тәрҗемә ителеп, туган телебездәге төп нөсхәсе белән янәшә урнаш­тырылган. Тәрҗемәче-журналист Томас Нигъмәтҗанов авторның стилен төгәл саклаган, шагыйрәнең эчке кичерешләрен нечкә тоемлап сак эш иткән. нәтиҗәдә җиңел укылышлы әсәрләр туган. Галия­нең 20ләп шигырен һөнәри  һәм үзешчән композиторлар көйгә салганнар. Кичәдә шул әсәрләрне тыңлап ләззәтләндек. Театр училищесы студентлары, 5нче гимназия укучылары, килгән кунаклар Галиянең соңгы җыентыгына кергән әсәрләрен сәнгатьле итеп укып, тамашачыны сөендерделәр. Нечкә тоемлы, үткен каләмле шагыйрәнең  иҗатына гашыйк булып үзен күрергә килгән тамашачылар тере  чәчәкләргә күмде.  

Хәмидә Гарипова,
Казан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading