16+

Ашый торган тәлинкәләр дә кирәк

Газета төпләнмәләрен кабат актарганда, ашый торган кашыклар ясаучы егет турында укыдым да, үземнең балачак хыялларым искә төште.

Ашый торган тәлинкәләр дә кирәк

Газета төпләнмәләрен кабат актарганда, ашый торган кашыклар ясаучы егет турында укыдым да, үземнең балачак хыялларым искә төште.

Кечкенә чакта кыз бала буларак табак-савыт юарга өйрәтәләр иде. Әби дә өйрәтә, әни дә. Күбрәк әби инде: «Менә болай итеп юасы. Мае калмасын, бернинди табы булмасын!» – дип чисталыкка өйрәтүе иде аның. Ул вакытта бит бернинди юа торган чаралар юк. Маен бетерү өчен кайнар суда юарга кирәк. Аннан икенче катка чайкарга. Самавыр-чәйнекләрне ком белән ышкыйсы, чиләк-табаларны су буендагы үзле балчыклар алып менеп агартасы. Ихатада кызыл балчык, ак балчык аерым тора. Һәрберсен кирәкле урында кулланасы. Башта аларны алып кайтып куясы. Барысы да табигатьтә бар. 
Тик савыт-саба юу әллә ни сөендермәде мине. Дөресрәге, туйдыра башлады. Соңрак без аны өйдә дежур торып та юа башладык. Дүрт бала бит.  Соңрак ир-егетләр үз эшләренә бүленә башлагач, барыбер сеңлем белән минем җилкәгә төште ул. Әмма барыбер юасы килми. Их, мин әйтәм, шушы тәлинкәләрне ашап та китә торган булсалар! Табак-савыт та юасы булмас иде дим. Аны үземчә уйлап та ятканым булды. Мәсәлән, әгәр дә иристән ясасам, чәй эчәргә дә тәмле булыр иде, дип хыялланганнарым истә. 30 ел да узмады, әнә ашый торган кашык ясаганнар. Киләчәктә тәлинкәләре дә булыр, кем белә?!
Шулай да савыт-саба юу эшенә мәхәббәтне безнең күршебездә яшәүче Диләрә апа Әмирова уятты. Ул вакытта аның студентлыктан чыгып, эшли генә башлаган вакыты. Шәфкать туташы булып  эшли башлаган Диләрә апа үзенең ак халатын ап-ак итеп уып-юып куя. Чалбарларны ышкып-ышкып юа. Аннан өйдәге бөтен табак-савытны алып чыгып чистарта. Аннары идән юа. Капка төпләренә кадәр килгән басма-идәнне ул көн саен юып чыгара иде. Без моны энәсеннән җебенә кадәр күзәтеп утырабыз. Аның шулай эшләгәнен күреп, үзебезгә ниндидер нәтиҗә дә ясаганбыз, күрәсең. Кеше чиста булырга тиеш, чисталык беренче урында дигән кагыйдәләрне әбинең әйтеп торуыннан да колакка сеңдердек шикелле. Шуңа да әз генә пычраклык та күңелгә тия башлый. Чистарак яшәү кешенең үзеннән тора шул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading