16+

Астрономия дөнья мирасы сагында

2-7 декабрь көннәрендә Казанда астрономия буенча Халыкара конференция уздырылачак. Анда ЮНЕСКО вәкилләре катнашачак, шулай ук төрле илләрдән кунаклар, астрономия буенча зур галимнәр киләчәк. Анда төп мәсьәлә булып 1901 елда Россиядә беренче булып төзелгән В.П.Энгельгард исемендәге обсерваторияне ЮНЕСКОга кертү турында сүз алып барылачак.

Астрономия дөнья мирасы сагында

2-7 декабрь көннәрендә Казанда астрономия буенча Халыкара конференция уздырылачак. Анда ЮНЕСКО вәкилләре катнашачак, шулай ук төрле илләрдән кунаклар, астрономия буенча зур галимнәр киләчәк. Анда төп мәсьәлә булып 1901 елда Россиядә беренче булып төзелгән В.П.Энгельгард исемендәге обсерваторияне ЮНЕСКОга кертү турында сүз алып барылачак.

Казан обсерваториясен ЮНЕСКО һәйкәлләре исемлегенә кертү турында сүз моннан 10 еллар элек үк кузгатыла. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин әйтеп үтте. 

– “Астрономия һәм дөнья мирасы” дип аталган халыкара фәнни конференциядә дөньякүләм астрономия өлкәсендәге белгечләр киләчәк. Киләсе атна барыбыз өчен дә җаваплы булачак. Республика җитәкчелеге, министрлыклар катнашындагы әлеге чарада мөһим мәсьәләләр күтәреләчәк. ЮНЕСКОның исемлегенә борынгы бинасы һәм тарихы булган Казан обсерваториясен кертү хакында чыгышларлар көтелә”, – диде ул.  

Матбугат очрашуында катнашкан тарихчылар, физиклар һәм астрономнарның бу мәсьәләнең хәл итәсенә өметләре зурдан. “Фән тарихы буенча ЮНЕСКОда биналар аз. Безнең обсерваториянең дөньякүләм кыйммәтен исбатлап күрсәтергә кирәк булачак”, – ди Россиянең ИКОМОС илкүләм комитеты вице-Президенты Рафаэль Вәлиев. 

Матбугат очрашуында КФУның В.П.Энгельгард исемендәге обсерватория директоры Юрий Нефедов обсерватория төзүче Василий Павлович Энгельгард шәхесенең эшчәнлегенә тукталып үтте. Гомумән, Казан астрономия мәктәбенең дөньякүләм уңышларын билгеләде. КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр  институты директоры  Рамил Хәйретдинов бу эшкә җитди әзерлек эшләре баруын һәм Казан обсерваториясенең ЮНЕСКО исемлегенә керергә бөтен шансы барлыгын белдерде. 

Фото: Казан федераль университеты сайты

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading