16+

Ата казлар гайрәтләнгән: әллә яз җитәме икән?..

Гадәти булмаган кыш турында интернетта яңа мәзәкләр чыгып кына тора. Шагыйрьләр кышкы язга багышлап шигырьләр дә сырлап атты.

Гадәти булмаган кыш турында интернетта яңа мәзәкләр чыгып кына тора. Шагыйрьләр кышкы язга багышлап шигырьләр дә сырлап атты.

Авыл халкы да аптыраган: ата казлар гайрәтләнеп китеп, каңгылдауларына кадәр үзгәргән, ди. Аномаль җылы температура Качману йоласына да үз төзәтмәләрен кертте, куркынычсызлык максатыннан коену урыннарын киметергә туры килгән. Тун сатучылар да хафалана ди: кибетләрдә кышкы туннарга сорау 35 процентка кадәр кимегән. Тау чаңгысы клубларының да кайберләре ачыла алмый тора. Арендага чаңгы биреп акча эшләүчеләрнең дә кәефен бозган бу җылы кыш. Ачык һавадагы шугалаклар да ябылды.

Песнәкләр яз көне кебек сайрый

Телевизордан тал песиләре уянуы турында да сөйләп алдылар. Ленинград өлкәсендә хәтта апрельдә генә уяна торган кычыткан күбәләген дә күргәннәр. Казан зоопаркы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, югары температура кышкы йокыга талган хайванарга да тәэсир итми калмый.

– Фома исемле аю соңгы вакытта берничә тапкыр уянып алды. Аңа кар ашатып, кабат йокларга яткырдылар, – ди Алена Варфоломеева.
Орнитолог Илгизәр Рәхимов та, песнәкләр нәкъ яз көнендәге кебек сайрый башлады, күгәрченнәр дә гөрли, үзем дә туктап тыңлап тордым, ди. Аныңча, соңгы елларда кыш җылы булу сәбәпле, көньякка китә торган кошлар болай да бездә кала башлаган. Әмма бу кышта аларның саны тагын да күбрәк.

– Кара каргалар да, үрдәкләр дә күпләп калган. Казанда гына да меңнән артык үрдәк исәпләдек. Көтүләре белән миләш чыпчыклары очып йөри, алар да китмәгән. Җылы якка киткәч, алар урынына Урал, Киров, Пермьнән ел саен карабүрек килә иде. Быел алар килмәде, чөнки үзләрендә дә җылы. Беркөнне генә песнәкләрнең сайраганын тыңлап тордым, язгы кәеф белән күңелле итеп сайрадылар, – ди ул.

Июль салкынча һәм яңгырлы булачак

Җылы кыш бакчачыларга нинди мәшәкать тудырырга мөмкин? Танылган бакчачы Фарсель абый Зыятдиновтан шуның турында сораштык.

– Тагын да җылытып җибәреп, җылылар озакка сузылса, бөреләр уянып ачыла башларга һәм туңарга мөмкин. Бакчага барып, махсус карап йөрдем. Бөреләр уянмаган иде. Өй артындагы кояш төшә торган урында үскән агачларның бөреләре уянырга да мөмкин. 1964 елдан бирле мондый җылы кышның булганы юк иде әле, – ди бакчачы.

Фарсель абый әйтүенчә, җәй кышка карап килсә, июль аенда салкынча һәм яңгырлы булачак. Менә монысы бакчачылар өчен чын мәгънәсендә мәшәкать тудырмагае.

Уҗымнарга зыян килмәгән

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстандагы филиалы белгечләре уҗым культураларының торышы әлегә әйбәт дип ышандыра.

Үсемлекләрне саклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Хөсәенова белгечләрнең атна саен кырга чыгып, кар катламының калынлыгын үлчәп, үсемлекне лабораториягә алып кайтып тикшерүләрен сөйләде. Хәзерге вакытта уҗымнарның торышы яхшы, шикәр күләме нормада, диде ул.

Әмма белгечләрне кайбер район кырларында кар катламы калынлыгының юка булуы борчый. Норма буенча, кар катламы 13-30 сантиметр калынлыкта булырга тиеш. Тик менә Апас районында ул 4 сантимерны гына тәшкил итә. Әгерҗедә, Түбән Камада, Тукай районында – 5-7 см ди.
 
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов, районда уҗым культураларының быел шикәр күләме узган елгыдан күпкә артыграк, бу аларга кышлау өчен яхшы нигез булып тора, ди.

– Составында шикәр күбрәк булган саен, ул көчлерәк дигән сүз. Көздән уҗымнарның шикәр составы 25-30 процентны тәшкил итте, чөнки көз дымлы һәм җылы килде, шуның белән үсемлекләр яхшы гына формалашып калды. Бүгенге һава торышы уҗым культураларының яшәешенә куркыныч тудырмый. Язның ничек килүенә дә бәйле аларның язмышы. Март аенда җылы булып, аннары суытса – бик начар. Салкынча һәм дымлы булуы әйбәт, – диде ул безгә.


Казанда быелның гыйнварындагы температура 145 еллык күзәтүләр тарихында өч көн рәттән рекорд куйган. КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова “Татар-информ” агентлыгына шул хакта хәбәр иткән.

16 гыйнварда Казанда бер тәүлек эчендә иң югары температура +2,8 градуска кадәр күтәрелгән. 17 гыйнварда исә температура +4,2 градусны тәшкил иткән. 18 гыйнварда көндез Казанда термометрның терекөмеш баганасы +2,4 градусны күрсәткән, моңа кадәр 2003 елда бу көн иң җылысы (+1 градус) булган.

1875 елдан бирле алып барылган һава торышын күзәтүләр тарихында 2007 елның гыйнвары иң җылысы булган. Ул елны гыйнварның беренче ункөнлегендә һаваның уртача температурасы +3, ә икенче декадасында +1,2 градус тәшкил иткән.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading