16+

Атаклы кешеләрнең тел турында әйткән сүзләре

Милли тел язмышы ул – милләт язмышы, аның яшәеш, үсеш формасы – милләтнең сакчысы да, аның киләчәгенең гарантиясе дә.

Атаклы кешеләрнең тел турында әйткән сүзләре

Милли тел язмышы ул – милләт язмышы, аның яшәеш, үсеш формасы – милләтнең сакчысы да, аның киләчәгенең гарантиясе дә.

Кешелек әле милләтнең төп таянычы булган, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле башка төр могҗизаны уйлап тапмаган, таба да алмас, бу бөек көчне бернәрсә дә алыштыра алмый. Чыгышы белән татар булса да, үз телен белмәгән, шул ук вакытта үз халкын яраткан, аны сөйгән кеше дә милләтнең сакчысы, аның үсешенә өлеш кертә алган зат була алмый...
Әбрар Кәримуллин. 

Туган тел ул тәндә, җанда калсын 
Ана сөте булып гомергә.
Илдар Юзеев. 

Кешенең теле сыгылмалы, аның иге-чиге юк.
Гомер. 

Нинди дә булса халыкның гореф-гадәтләрен белергә теләсәң, аларның телен өйрән.
Пифагор. 

Тел гаять куркыныч корал: тел ярасына караганда, кылыч ярасы тизрәк төзәлә.
Педро Кальдерон де ла Барка. 

Усал тел эчке явызлыкны күрсәтә.
Публилий Сир. 

Һәр телнең эндәшмәве дә үзенчә.
Элиас Канетти.

Кешеләрнең яшәеше тел белән бәйләнгән.
Жорж Батай. 

Телләр белгән дөньяны да үзләштерәчәк. 
Ханс-Георг Гадамер. 

Тел – йә тулысынча бирелгән, йә ул бөтенләй юк.
Жиль ДелЁз. 

Йөгәнләнмәгән тел – усаллыкның иң начары.
Еврипид. 

Белемгә, зирәклеккә таянган тел абынмас.
Менандр. 

Тел – дуслык һәм татулыкның иң яхшы арадашчысы.
Эразм Роттердамский. 

Ут һәм кылыч тиктормас телдән азрак җимерә. 
Ричард Стил. 

Телеңә фикереңне узарга юл куйма.
Хилон. 

Тел организмның бер өлеше генә булса да, анардан катлаулырак.
Людвиг Витгенштейн.

Акылы кысканың теле озын.
Аристофан. 

Тел фикернең тышкы күренеше түгел, ә фикер үзе.
Поль-Мишель Фуко.

Чит җирләрдә туган телеңне ишеткәннән соң гына, аның иң татлы булуын тоясың.
Джордж Бернард Шоу. 

Тел – әдәбиятның нигезе, ул шул дөньяда яши.
Ролан Барт. 

Күп телләр белү – йозакка күп ачкычлар туры китерү дигәнне аңлата.
Вольтер

Тел – фикерләрнең киеме.
Сэмюэл Джонсон. 

Күз күргәннең барысын да тел әйтеп бирә алмый.
Джеймс Фенимор Купер. 

Үзенең фикерләрен яшерү өчен, кешегә тел бирелгән.
Шарль Морис Талейран. 

Күршеңнең телен белү – яхшы, әмма иң беренче үзеңнең туган телеңне белергә кирәк.
Франциск Казимирович Богушевич. 

Нияз Бишбалта туплады.


****
Үз телемдә генә
Үз телемдә генә сөйләп яшим,
Һәр аваздан җаным яктыра.
Бу кадәрле йомшак, җылы аһәң
Җир йөзендә бүтән юктыр ла.

Үз телемдә генә җырлап яшим,
Җиңел отам аккорд – гаммасын.
Моның кадәр моңлы, асыл көйләр
Җир йөзендә тагын бармы соң?!

Үз телемдә генә язып яшим,
Шигырьләрем – милләт сагында.
Әй, син, тупас, сәрхуш, үчле кавем,
Безнең телгә, моңга кагылма!

Илдус Гыйләҗев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    тел - ул самсунг

    Мөһим

    loading