16+

Атлантиканың туганнар кабере Яки “Титаник” турында нәрсә белергә кирәк?

1912 елның 14 апрелендә, 110 ел элек, “Титаник” айсберг белән бәрелешә. АиФ.ru “Титаник” турында кызыклы фактлар җыйган. Бу чор өчен акылга сыймаслык зурлыктагы лайнерлар төзү эше Ирландиядә барган.

Атлантиканың туганнар кабере Яки “Титаник” турында нәрсә белергә кирәк?

1912 елның 14 апрелендә, 110 ел элек, “Титаник” айсберг белән бәрелешә. АиФ.ru “Титаник” турында кызыклы фактлар җыйган. Бу чор өчен акылга сыймаслык зурлыктагы лайнерлар төзү эше Ирландиядә барган.

“Титаник” төзүдә мең ярымнан артык төзүче катнашкан. Балалар да эшләгән, хәтта 12-13 яшьлек малайларны да яллаганнар. Корабльне төзегәндә бәхетсезлек очраклары да аз булмаган. 
Суга “Титаник”ны 1911 елның 31 маенда ук төшерәләр. Лайнерны карарга йөз меңгә якын кеше килгән. Диңгезчеләрдә, судноны хәерле юл көтсен өчен, корабльгә шампан шәрабын бәреп вату гадәте бар. Ләкин “Титаник”ны төзегән компания бу йоланы хупламый.

“Титаник”ны океанга 1912 елның 20 мартында җибәрергә планлаштыралар. Бу вакытка мондый типтагы беренче лайнер – “Олимпик” инде океанны гизә торган була. Әмма экипаж хаталары һәм ул вакытта әле аз өйрәнелгән физик күренешләр аркасында “Олимпик” крейсер белән бәрелешә. Бәрелештә берәү дә үлми, әмма “Олимпик”ка ремонт таләп ителә. Шуңа да “Титаник”ны эшли торган меңләгән эшчене шул ремонт эшенә җәлеп итәләр һәм “Титаник”ның йөзеп китү вакыты 10 апрельгә күчерелә. 

Күпләр шул ук исемдәге фильмнан “Титаник”та барлык пассажирларның да уңайлы шартларда яшәмәвен белә. Каюталар өч класска бүленә. Беренче класс байлыкта коена. Бай сәяхәтчеләргә затлы каюталар, йөзү бассейны, сквош уены өчен корт, матур ресторан, ике кафе, гимнастика залы тәкъдим ителә. Алар өчен интерьер кызыл агачтан һәм ефәктән ясалган. Каюта стеналарында картиналар эленеп тора, һәр бүлмә стюардны чакыру төймәсе белән җиһазландырылган. Иң кыйммәтле номерлардагы карават ефәк тукыма белән капланган, ә кайбер бүлмәләрдә электр каминнары куелган. 

Иң кыйммәтле номерлар люкс-апартаментлар булган. Аларның һәркайсы кунак бүлмәсеннән, ике йокы бүлмәсеннән, гардероб, ванна, бәдрәфтән тора, шуңа өстәп, 15 метр озынлыгында үзенең йөрү палубасы да булган. Аны иң мөһим кунаклар башка пассажирлар белән кисешмәсен өчен җиһазландырганнар. Шундый номерларның берсендә улы белән ул вакыттагы олигархиня Шарлотта Кардезе яши, ә икенчесендә – суднолар төзи торган компания директоры урнашкан.
“Титаник” үзенең беренче һәм соңгы юлына чыгарга әзерләнгәндә, матбугатта судноны батмый торган дип игълан итәләр.

Корабльнең корпусы су үткәрми торган 16 бүлемнән торган. Проектлаучылар, теләсә кайсы ике бүлемне су басу корабның батуына китермәячәк, дип санаган. Һәм “Олимпик”ның крейсер белән бәрелеше бу фаразларны раслаган да кебек. “Олимпик”ның ике бүлеменә зыян килгән, әмма корабль тыныч кына йөзүен дәвам иткән. Соңыннан айсбергның зур булмаган крейсерга караганда күпкә җитди проблема булуы ачыклана.
Суга батар дигән куркыныч күрелмәгәнгә, “Титаник” нибары 20 коткару көймәсе белән генә җиһазландырыла. Аларга 1178 кеше генә урнаша ала. Бу пассажирларның яртысы да түгел дигән сүз – ул 2556 кунакка һәм 908 экипаж әгъзасына исәпләнгән була.

1912 елның 10 апрелендә корабль Саутгемптоннан Атлантик океанга юнәлә. 17 апрельдә лайнер Нью-Йоркка килер җитәр дип уйланыла. Бортта 1317 пассажир һәм 908 экипаж әгъзасы була. Гаделлек өчен шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: капитан Эдвард Смит корабль юлында айсберг булырга мөмкин дип уйлаган, шуңа күрә экипажга курсны гадәти маршруттан көньяктарак тотарга кушкан. Ләкин бу ярдәм итми.
14 апрельдә сәгать 23.39да айсбергны алдан караучы Фредерик Флит күрә. Кызганыч, ул аны бик соң күреп ала. Версияләрнең берсе буенча, бу айсберг “әйләнеп капланган” булган. Өлешчә эрегәнгә күрә, бу айсберглар су астында булган өлеше белән өскә таба борылалар, ә бу өлеше күпкә караңгырак төстә була, һәм аны төнлә күрү шактый кыен.

Эш айсбергны күргән вакыт белән генә бәйле түгел. “Титаник”ның зур тизлеге һәм габаритлары аның маневрларын бик акрынайта. Корабль – машина түгел, ул юнәлешен тиз генә алыштыра алмый, бигрәк тә туктаганда. Нәтиҗәдә “Титаник" уң як борты белән айсбергка бәрелә, ләкин гаять зур боз кырыеның корабның бортын “умырып алу” өчен шул да җитә.
Исегезгә төшерәбез, лайнер хәтта дүрт чиктәш бүлеге зарарланганда да йөзәргә тиеш була. Айсберг аркасында бишесе зыян күрә. “Титаник”ның өч сәгатьтән дә азрак “гомере” кала.

Бортта корабль конструкторы Томас Эндрюс үзе була. Зыян күргән урыннар белән танышканнан соң, ул өметсез карар чыгара – үлем котылгысыз. Экипажның уңышсыз гамәлләре (пассажирлар хәтта лайнерның һәлак булуын да аңламаган, эвакуацияне өйрәнүләр дип кабул итәләр), төзелештәге хаталар, коткару чаралары җитмәү, Төньяк Атлантиканың бозлы суы мең ярым кешенең үлеменә китерә. Яртысыннан азрагы – 712 кеше коткарылган.

Лайнер кисәкләре 3750 метр тирәнлектә ята. “Титаник”ның баткан урыны 1985 елда Роберт Балларда экспедициясе тарафыннан табыла. Шул вакыттан алып корабльнең өлешчә калдыкларын өскә күтәрәләр. Галимнәр бәяләвенчә, “Титаник”ның океан төбендәге калдыклары XXI-XX гасырлар чигендә таркалып бетәчәк. Ягъни үлеменең ике йөз еллыгына.

(“АиФ”тан кыскартып бирелде)
Дилбәр Гарифуллина тәрҗемәсе.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading