16+

“Аулак өй- баттл “ арбасында ниләр бар?

Театрларыбыз сәхнәләрендә классик әдипләребезнең спектакльләрен карагач, анда аулак өй күренешләрен күргәч, “Эх, булган бит вакытлар! Яшьләргә очрашырга, табышырга-кавышырга менә дигән урыннар!” - дип, сокланып та, бераз көнләшеп тә утырабыз. Ни генә дисәк тә, аулак өйләр, кич утырулар узган гасырда ук калган шул инде, алар хакында бары үткән заманда гына сөйләп була.

“Аулак өй- баттл “ арбасында ниләр бар?

Театрларыбыз сәхнәләрендә классик әдипләребезнең спектакльләрен карагач, анда аулак өй күренешләрен күргәч, “Эх, булган бит вакытлар! Яшьләргә очрашырга, табышырга-кавышырга менә дигән урыннар!” - дип, сокланып та, бераз көнләшеп тә утырабыз. Ни генә дисәк тә, аулак өйләр, кич утырулар узган гасырда ук калган шул инде, алар хакында бары үткән заманда гына сөйләп була.

Юк шул менә! Быел Туган телләр һәм халыклар  бердәмлеге  елы уңаеннан  Бөтендөнья Татар конгрессы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге  белән берлектә “ Аулак өй - баттл” дигән  яңа бик кирәкле, файдалы һәм бик вакытлы эш башланып китте. Аның оешштыручысы “Аулак өй - баттл”ның хуҗабикәсе  “Үз өем” электрон журналы мөхәррир, . шигъри күңелле Сәрия Закирова һәм аның “Кызлар җыры” төркемендәге  дус шагыйрәләре.

Әлеге зур эшнең максаты аңлашыла инде, замана баласын үткән белән киләчәкне тоташтыручы күпер итеп тәрбияләү. Моның өчен ул тарихын да, туган телен дә, милли гореф -гадәт йолаларыбызны да, көй-моңнарыбызны да яхшы белергә тиеш.   Шуңа да мәктәпләренә  “Аулак өй-баттл” десанты төшкәнче өлкән сыйныф укучылары   укытучылары белән бик тырышып әзерләнәләр. Талантларын да,  белемнәрен дә күрсәтергә кирәк, китап укырга да, матур әдәбиятыбыз  классиклары әсәрләре  үрнәкләре белән дә танышырга туры килә. Сораулар бит җиңел генә түгел. Көндәшләре - татар шагыйрәләре. Тураклап киселгән шигырьне  дөресләп төзергә  генә түел, аның авторын,  исемен дә  дөрес әйтү мөһим. Шул чакта гына иң югары балл “5”ле куела командага. Элек аулак өйләрдә “йөзек салыш”уйнаганнар. “Аулак өй-баттл” да да бар ул, тик анда йөзек урынына учыңа сорау язылган кәгазь салып китәләр. Аннары кунаклар һәм иптәшләрең алдында оятка калмас өчен, баш миенең бөтен буразналарын “сөреп” чыгарга туры килә.

Мондый ярыш-бәйрәм башкалабызның бишләп мәктәбендә бик күңелле ,истә калырлык итеп узды. Мәктәп-гимназияләрнең ишеген ачып керүгә милли рух тоемлана: кызлар  укалы калфаклардан, егетләр чигүле түбәтәйләрдән. Сәхнәдә -  борынгы авыл өйләре күренешләре.
Һәр барган мәктәптән без талантлы балалар белән танышып, дуслашып кайтабыз. Менә 17нче гимназиядә  командасына җиңүне Наилә Шабаева китерде. Ул танылган шагыйрь Марс Шабаевның оныгы икән. Бабасының поэмасын үзе дә  күз яшьләренә чыланып, чын артистларча  укыды, безнең дә күңелләрне нечкәртте. Ә инде 10 нчы мәктәптә безне пародияләр остасы Руслан Әхмәтшин шаккатырды. Хәер,  Һәр мәктәптә бар  мондый талантлы балалар. Шунысы сөендерә дә. Халкыбыз моңнарын, күңел җәүһәрләрен  онытмаган яшьләребезгә, аларны оныттырмаган әти-әниләренә, укытучыларына зур рәхмәт. Башкалабызның 167нче мәктәбендә Фасыйховлар гаиләсеннән игез кыз белән егет баянда да уйнадылар, җырладылар да. Монда беркем дә оялып тормый. Ничек тә булса  үз командасына  өстәмә баллар  китерергә тырыша.

“Аулак өй-баттл” бик кызык һәм күңелле уза. Кайчан әле Нәҗибә апа Сафинаның моңлы итеп җырлавын һәм кубызда уйнавын ишетер идең?! Якутиядә зәмһәрир суыкта яшәп тә,  туган телгә, моңнарыбызга күңел җылысын саклый алган шагыйрә Суфия Мостфина да мандолинада  бик оста итеп уйный. Монда вакыт туктап калгандай. Һәркемнең башында  асылташлы калфаклар. Күлмәкләр дә Тукай замананыныкы кебек милли. Махүсус тектердек.

Бу ярышлар Казан чикләрен күптән үтеп, Апаска, Арча районына да барып җитте. Әле беркөнне генә Апас мәктәпләрен ду китереп, милли рух уятып кайткан булсак, апрель башларында Тукай туган якларга юл тоттык. Даны еракларга таралган Яңа Кенәр мәктәбендә безне  урамда мич чыгарып, “колаклы” коймаклар пешереп каршы алдылар. Балалар “Мирас” төркеменә берләшеп көч сынашты шагыйрә апалары белән. Әйтергә кирәк сынатмадылар,  сокландырдылар. Мәктәпнең директоры үзе игътибар белән карап, көч биреп утыргач, башкача була да алмыйдыр инде ул.  

Районның Яңа Кырлай мәктәбе  ишек төбендә үк безне нәни Апуш һәм Сәгъди абзый каршы алды. Җигүле атка утрып нәни Тукайның Кырлайга килгән чагын  күрсәттеләр. Шулай ук күңелләр нечкәрде.  Милләтебез шикелле үк ятим Тукайны кызгандык.

Тукай якташлары да бик тырышканнар. Чыгышлары истә калырлык булды. Һәр ике мәктәптә дә командаларына иң күп баллны күпбалалы гаилә кызлары  китерде. Аларда милли традицияләребез ныграк саклана, димәк. Андый белемнәре буенча танылып торган балаларга безнең бүләгебез дә бар. Гаиләләрен ярты елга “Шәһри  Казан”га яздырабыз

Менә шулай “Аулак өй-баттл» арбасына утырдым әле мин дә. Бик рәхәт. Үзеңнең татар булыңа сөенеп, горурланып йөрисең. Балаларда да шушы хисне уятабыздыр төсле.

Җомга көнне безне  башкалабызның 33нче  мәктәбе көтә. Анда проектның  жюри әгъзасы, бу   мәктәпнең  педагог - оештыручысы Чулпан Фәйзулатова каршы алачак. Бу милләт өчен  тәгәрәүче арбада тагын шагыйрәләребез: Илзирә Вәлиуллина, Фәүзия Солтан, җырлар авторы Гөлсәрвәр, журналист Эльмира Нуруллина да  да бар.  Бәйрәмне музыкант-композитор Рафинат Сәлахов моңга төрә. Татар халык җырларын да бергәләп башкарабыз. Билгеле инде, һәрбер чара Тукайның “Туган тел”е белән тәмамлана.  

Аулак өйләр турында үткән заманда гына түгел, әле киләчәк заманда да сөйли алырбыз дип уйлыйбыз Бу проект әле ел буе дәвам итәчәк. Хәтта күрше республикаларга чыгу да планда бар.

Аулак өйдән соң
Горурланып утырдым мин,
Без -татар балалары.
Мондый бәйрәм бездә генә,
Югалтмыйк йолаларны.

Милли горурлык хисләре
Чәчәк атты  күңелдә.
 Назлы туган телебезне
Кистермикче беркемгә.

Моң да бетә, телләр бетсә,
Эреп югала милләт.
Туган телне саклар өчен,
Шундый чаралар кирәк.
Люция Галиева, Казандагы  17нче  гимназиянең  математика укытучысы.

Математика  мөгаллимнәрендә дә шундый җете милли хисләр уята алганбыз икән,  димәк,  без дөрес юлда.
 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик мактауга лаек проект! Сезнең гәҗиттә бу турыда язылып чыгу тагын да ныграк мәртәбәлек өсти. Йолдыз Шакирова узе дә бу проектның эчендә йөзгән кеше буларак, бик матур, тулы итеп язган. Сәрия Закировага шушы урнәк булырлык проектны уйлап тапканы өчен бары алкышлар гына! Яшәсен, киңәйсен иде "Аулак өй"!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гафу итегез,, Йолдыз Шәрәпова дип укырга кирәк. Текстта ялгыш Йолдыз Шакирова дип язылган.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик әйбәт проект уйлап тапканнар.Милләтнең киләчәге бүгенге яшьләр кулында.Шагыйрәләребезнең укучылар белән шулай очрашып, матур гамәлләр кылулары мактауга лаек.Йолдыз Шәрапова үзе дә шул арбада - проект эчендә кайнаучы кеше.Уңышлар телим "Аулак өй" гә!

        Мөһим

        loading