16+

Австралиядә яшәүче татар журналисты Финзия Газизова: «Монда чөгендер яфрагыннан әллә никадәр ризык әзерлиләр»

«ТНВ» телеканалының «Татарстан хәбәрләре» корреспонденты – «Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруын алып барган Финзия Газизова моннан бер ел элек Австралиягә күчеп киткән иде.

Австралиядә яшәүче татар журналисты Финзия Газизова: «Монда чөгендер яфрагыннан әллә никадәр ризык әзерлиләр»

«ТНВ» телеканалының «Татарстан хәбәрләре» корреспонденты – «Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруын алып барган Финзия Газизова моннан бер ел элек Австралиягә күчеп киткән иде.

Инстаграм битендә ул Австралия, анда яшәүчеләр турында кызыклы постлар язып, безне көнгерәләр иле белән якыннан таныштырып бара. Яңа илдәге тормышы турында Финзия «Шәһри Казан»га да сөйләде.

Әңгәмәбезне Австралиягә күченеп китү тарихын сораштырудан башладык.
– Ирем – Австралия татары. Танышуыбызга өч ел булганнан соң, мин дә аның янына күченеп киттем. Тиз генә китеп булмады әле, башта виза бирмәделәр, аннары әтием үлеп китте, әнине ялгызын калдырасым килмәде, эшемне дә бик ярата идем. Балабыз тугач, язмышым мине шушы илгә китерде. Монда бөтенләй икенче дөнья һәм ул миңа бик ошый.

– Ирең Рифкатьнең нәсел тамыры да шуннанмы?
– Әти-әнисенең тамырлары – Башкортстан белән Татарстаннан. Үзе Кытайның Өремче шәһәрендә туган. Австралиягә турист буларак килгән булган, шушы илгә гашыйк булып, яшәргә дә калган. Монда 20 ел яши. Хисапчы булып эшли.

– Австралияне яшел континент дип атыйлар. Анда яшеллек шулай күпме?
– Бу сүз чынлап та дөреслеккә туры килә. Бездә хәзер яз. Австралия­дәге иң матур чор ул. Урам, парклар яшеллеккә күмелгән. Һәр өй алдында илнең символы булган эвкалипт агачлары үсеп утыра. Ботаклары юан булып үсеп киткәннәрне үз белдегең белән кисеп атарга ярамый. Аның өчен хөкүмәт рөхсәте кирәк. Югыйсә штраф түләтәләр. Эвкалипттан кала, чыршылар да күп үсә. Трассаның як-ягында урман булып үсеп утыралар. Австралиядә парклар да шактый. Безнең йорт янында гына да өчәү.

– Көнгерәләр турында да сорамый калу дөрес булмас. Алар урамнарда да йөриме?
– Көнгерәләр халык санына караганда ике-өч тапкырга күбрәк, 50 миллионнан да артык, диләр. Иң зур көнгерә 90 килограмм тирәсе була икән, тиз чабалар, өч метрга кадәр сикерәләр. Бакчадан кайтканда күрдек без аны, машинадан да зуррак иде. Көнгерә кешегә тими. Урамнарда күргәнем юк үзләрен. Даладагы зоопаркта күп. Паркларда да күрергә була. Кибетләрдә көнгерәнең итен дә саталар. 1 килограммы 17 доллар тора. Үзебезнең ашаганыбыз юк.

– Ашау дигәннән, хәләл ризык табу авыр түгелме анда?
– Хәләл ризык күп. Конфетның дә хәләле бар. Хәтта көнбагышның, диңгез кәбестәсеннән ясалган чипсының да хәләл дигәнен алабыз.

– Австралиядә мөселманнар күпме?
– Шактый дип әйтер идем. Һиндстан, Малайзия, Пакыстаннан килгән мөселманнарны күрергә була. Татарлар да бар. Биш-алты татар гаиләсе белән аралашып яшибез.

– Австралия халкының менталитеты турында да беләсе килә. Нинди алар?
– Монда бик күптөрле милләт яши. Җирле халык читтән килгәннәрне үз итә. Чит ил кешеләре өчен иң уңайлы дөнья шәһәрләре арасында Сидней – өченче, Аделаида унынчы урында.

Халык киң күңелле, ярдәмчел, ялгыш кына бәрелеп китсәләр дә, биш-алты кат гафу үтенәләр. Гел елмаеп йөриләр, бер белмәгән кешеләр белән дә исәнләшеп хәл сорашалар. Күршеләр белән дус яшиләр. Сине күрүгә үк кычкырып исәнләшәләр, бәйрәмнәргә бүләкләр бирәләр. Спорт белән шөгыльләнәләр, дөрес тукланалар. Яшелчә, җиләк-җимеш күп ашыйлар. Чөгендер яфрагыннан анда әллә никадәр ризык әзерлиләр. Гомумән, яфраклы тәмләткечләр күп анда. Кабакны бик яратып ашыйлар.
Австралиядә ир-ат һәм хатын-кыз эше бүленеше юк. Өй эшләрендә генә түгел, һөнәр сайлауда да. Ашыгыч ярдәмдә, нигездә, хатын-кызлар эшли. Сантехник, янгын сүндерүчеләр арасында да хатын-кызлар бар. Ирләрнең декрет ялына чыгулары Россиядә гаҗәп түгел хәзер, әмма монда бу күренеш киңрәк таралган. Уен мәйданчыкларында балалар белән йөрүче ирләрне күп очратырга була.

Шунысы да күзгә ташлана: киемгә артык игътибар бирмиләр. Кибеткә пижамадан йөриләр. Кемдер – шорты белән футболкадан, ә кемдер пуховиктан йөри. Яланаяк йөрүчеләрне күрү сәеррәк иде башта, хәзер ияләштем инде. Кечкенә сабыйларны да җиңелчә киендерәләр, күбесе яланаяк, кечкенәдән чыныгып үсәләр.


Юлда машинада тыныч йөриләр. Берәү дә акырмый, сүгенми, бер-берләренә юл бирәләр. Телефоннан сөйләшсәң, куркынычсызлык каешын эләктермәсәң, безнең акча белән 15-20 мең сум штраф түләтәләр.

– Сиңа Австралиядә иң ошаганы нәрсә?
– Чисталык. Берәр кеше үзе артыннан чүп калдырса да, икенчеләре шуны җыеп йөри. Киемне тәмам тузганчы кию юк. Иске әйберне гомумән җыеп ятмыйлар. Аларны махсус кибетләргә тапшыралар, маркетларда тартмалар тора, шуларга салып китәсең. Аннары аларны арзан гына бәягә саталар. Иске җиһаз, уенчык, велосипед, бала коляскаларын өй янына чыгарып куялар. Кем тели, шуннан алып китә. Алучысы булмаса, махсус хезмәткә шалтыратасың да, үзләре алып китә. Танышларым, чыгарып куелган кирәкмәгән әйберләр арасында яхшы хәлдәге иске айфоннар, фотоаппаратлар да табарга була, дип сөйләде.

Урамда сукбай этләр юк. Аларны ветеринарга барып теркәү мәҗбүри. Өйдә эт яки мәче тоткан өчен, безнең акча белән елына 1-2 мең сум түлисең.  

Монда балаларны бик яраталар. Кибетләрдә алар өчен груша, алма, банан куелган махсус кәрҗиннәр тора. Балаңа бушка алып бирәсең. Табиблар балалар белән бик ягымлы гына сөйләшә, кулларына конфетлар биреп чыгара. Кибетләрдә дә аларга буйый торган китаплар бүләк итеп биреп җибәрәләр. Инвалид бала тәрбияләнә торган гаиләләргә хөкүмәт тарафыннан игътибар бик зур. Аннары монда ташландык балалар юк диярлек. Булганнарын да чират торып алып бетерәләр.

– Ошамаган яклар юк та кебек алайса...
– Бар. Минем өчен бердәнбер тискәре ягы – өйдә суык. Урамда җылырак та хәтта. Өйләрдә үзәкләштерелгән җылыту системасы юк. Тәрәзәләр бер генә катлы, бик юка. Анда электр уты өчен түләү кыйммәт. Соңгы өч айга 20 мең сум түләү килде. Анда фатир өчен түләү, су, электр энергиясе, бензин кыйммәт. Ашау, кием-салым бездәгечә. Киемнәргә бик зур ташламалар була.

– Мәктәптә укулар бездәгедән аерыламы?
– Австралиядә мәктәпләр күптөрле. Безнең мәхәлләдә хөкүмәтнеке, төрек һәм католик мәктәбе бар. Хөкүмәт мәктәбендә уку бушка, калганнары түләүле. Төрек мәктәбенә укырга биш яшьтән алалар. Дәресләр уен формасында гына үтә, алар унынчы яртыдан башлана. Инглиз һәм математика фәннәренә зур басым ясала. География, биология, тарих ише предметларны чирек­ләп кенә укыйлар. Бер чиректә – берсен, икенче чиректә – башкасын. Россиядә башлангыч сыйныфларда дүрт ел буе бер генә укытучы укыта. Ә монда һәр елны яңа укытучы алып бара. Дәресләрдә, умыртка баганасына зыян килмәсен өчен, күбесенчә басып укыйлар. Төшке кайнар аш ашату каралмаган. Өйдән үзләре белән бутербродлар, йогырт, җиләк-җимеш алып баралар. Балалар бакчасында да ашату юк. Берьюлы өчпочмак алып бардым. Тәрбиячеләр шаккатты бу нинди ризык дип. Шоколад, чикләвек бирергә ярамый. Анда йокларга караватлар да юк. Кая тели – шунда ятып йоклыйлар. Минем балам гомумән анда йокламый. Атнага өч көн йөрибез, шул өч көнгә 700-800 сум түлибез. Бакчада куяннар, тавыклар бар, аларны тәрбияләп, ашатып үстерәләр. Гел сюрпризлар ясап торалар, бүләкләр биреп кайтаралар.

Мәктәптә дә, бакчада да балага панама кидерү мәҗбүри. Монда бик эссе, кояштан саклый торган кремсыз йөреп булмый. Узган җәйдә эсселек 47 градуска җитте.

– Пенсионерлар ничек яши?
– Пенсиягә 65-67 яшьтә чыгалар. Пенсия яшен яңа гына үзгәрттеләр. Пенсияне ике атнага бер биреп баралар. Уртача алганда, безнең акча белән, пенсияләре 50 мең сум. Күптөрле пособие алалар. Медицина хезмәте, транспорт өчен шактый күп алар. Елына бер тапкыр бер штаттан икенче штатка бару өчен бушка билет бирәләр. Монда әби-бабайлар бик актив. Барысы да машинада йөри. Көндез кафе, сәүдә үзәкләре алар белән тулган була. Кафеда парлашып каһвә эчәргә, җитәкләшеп диңгез ярында йөрер­гә, гольф уйнарга яраталар. Европа буйлап сәяхәткә чыгып китәләр. Әбиләр матур итеп киенә, чәчләрен ясый, бизәнәләр.

Өлкәннәрне генә түгел, күп балалы гаиләләргә дә хөкүмәт бик нык ярдәм итә. Фатир арендалап торсалар, аның 30-40 процентын дәүләт түли. Эшсезләр дә якланган. Атнасына 250 доллар пособие алалар. Хезмәт хакы төрлечә. Иң югары хезмәт хакы – гади эшчеләрнеке, файдалы җир казылмалары алучыларныкы, аннан кала – журналистларныкы. Алар елына якынча 100 мең Австралия доллары ала. Укытучылар, тәрбиячеләр дә әйбәт эшли. Хезмәт хакын сәгатьләп түлиләр.

– Үзең нәрсәләр белән шөгыльләнәсең? Австралиядә яшәү рәхәт булса да, Татарстанны сагынасыңдыр?..
– Әниемне, әби-бабамны, туганнарымны сагынам. Сагынып сыктап утырырга вакытым юк диярлек. Инглиз телен ныклап өйрәнәм. Дәресләргә дә йөрим, интернеттан онлайн да өйрәнәм. Кечкенә балам белән атнасына ике тапкыр уен төркеменә йөрибез. Төрек хатыннары белән очрашып, Коръән укыйбыз. Бик сагынганда, шәһәр читенә чыгабыз, анда да киң кырлар, трактор-комбайннар эшләп йөри. Бу күренеш мине авылга «кайтара», рәхәт булып китә. Өй эшләре, көндәлек мәшәкатьләр белән көн үтеп китә. Зур-зур планнарым бар, аларны тормышка ашыру өчен, инглиз телен камил өйрәнәсе бар.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading