16+

Автобуска утыру куркыта башлады...

Казанда автобуслар һәм трамвайлар яна. Шәһәр мэры Илсур Метшин әлеге хәлне оят һәм адәм мәсхәрәсе дип бәяләде. Сәбәпләре дә билгеле: экономиялибез...

Автобуска утыру куркыта башлады...

Казанда автобуслар һәм трамвайлар яна. Шәһәр мэры Илсур Метшин әлеге хәлне оят һәм адәм мәсхәрәсе дип бәяләде. Сәбәпләре дә билгеле: экономиялибез...

Хәтерләсәгез, моннан күпмедер еллар элек Казанда тыз-быз чабып йөргән “Газель”, “Пазик”ларны кызыл автобусларга алмаштырдылар. Чыннан да, акча артыннан гына куган, дыңгычлап тулган ул кечкенә җәмәгать транспортларында йөрү шүрләтә иде. Кызыл автобуслар иминлекне тәэмин итәргә тиеш дип каралды. Елына берничә тапкыр була торган юл һәлакәтләрен алмасаң, “кызыл”лар чыннан да матур гына йөрде шикелле.

Кызганыч, алар да искерә шул. Быел Казанда гына да 3 автобус һәм 3 трамвай янган. “Эшлекле дүшәмбе” вакытында Казан мэры Илсур Метшин да “Газель”ләрне “күмгәндә” пассажирлар куркынычсызлыгы күз алдында тотылган иде дип искә төшерде: “Көтмәгәндә, программаны тормышка ашыра башлауга 12 елдан соң, алар яна башлады. Ни булды?” – дип сорау бирде ул түрәләргә. Баксаң, тикшерүләрдән соң транспортка хезмәт күрсәтүдә, өстәмә җайланмалар куйганда кагыйдәләр үтәлеше бозылуы ачыкланган.

Әлеге җавап шәһәр мэрын тагын да ачуландырды булса кирәк. “Оят һәм хурлык, мәсхәрә!” – дип ачынды шәһәр җитәкчесе. Тиешле транспорт компанияләре җитәкчеләренә – Дәүләт Советы депутатларына да эләкте: “Тәҗрибәле җитәкчеләр кая карый? Транспорт мичләрен без тикшереп йөрергә тиешме әллә?” – дип белдерде Метшин. Баксаң янган автобуслар 850 мең чакрым йөргән, ә капремонт 600 меңнән соң ясалырга тиеш булган...

Артык чыгымнар булырга тиеш түгел, әлбәттә. Ләкин бу очракта... Без: “Казан – өченче башкала”, – дип мактанырга яратабыз. Аллаһ сакласын, әгәр дә янган автобуслардан кешеләр чыгарга өлгерми калмаган булса? Кешеләр гомеренә куркыныч янаган очракларда акчаны кызганмасак та буладыр шул...

Фото: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading