16+

Автосатарлар һәм автоалыпсатарлар ни хәлдә?

Карлар эреп бетте, ямьле язлар җитте, кояш назлап җирне җылыта... Шагыйрь булсам, хисләнеп бер шигырь язып куяр идем дә, юк шул. Хисләр – ифтар ашарлык та, кесә капшарлык кына.

Автосатарлар һәм автоалыпсатарлар ни хәлдә?

Карлар эреп бетте, ямьле язлар җитте, кояш назлап җирне җылыта... Шагыйрь булсам, хисләнеп бер шигырь язып куяр идем дә, юк шул. Хисләр – ифтар ашарлык та, кесә капшарлык кына.

Кесә, дигәннән, нефть бәясе шактый гына сөендерә бу арада – барреле 68 сумга менеп җитте, тик менә валюта бәяләре дә, нефть чабуына ябышып, санкция арты санкция аркасында, бетмәгән дипломат сугышы нәтиҗәсендә, кабат өскә үрмәләп маташа. Халык арасында тагын “инфляция”, “дефолт”, “кара көннәр” турында фольклор үрнәкләрен куллану активлаша...

Иртәгәсе көн өчен ышанычсызлык, тотрыксыз рубль курсы гомер-гомергә рәсәйлеләрдә паника рәвешендә акча туздыру өянәгенә сәбәпче булды. Дөрестән дә, иртәгә-бөрсекөнгә тагын фәлән процент “маен” югалтачак акчаны нигә кочаклап ятарга соң? Фатирлар алсыннар, сарайлар салсыннар, хәлләреннән килсә...
Ел башыннан бирле күз йөртеп чыксак, (фатир ише) күчемсез милектән һәм кибет киштәләрендәге ипи-сөттән дә бигрәк, илдә автомобиль сату өлкәсе рекордлар куя булып чыкты бит әле. Карагыз: агымдагы елның беренче кварталында гына яңа автомобиль бәяләре +3,8%ка арткан. Бу артуның сәбәпләре бик гади: беренчедән, әлеге дә баягы долларның сумнарга карата тотрыксыз үсеше бәяләрне “төрткәли”, икенче яктан, пандемия вакытында машина ала алмый газап чиккән халыкка, ниһаять, күк капусы ачылды. “Сорау бар – бәя үсә” – бу базар кануны. “Валюта кыйммәтләнә – машина бәясе үсә, машина бәясе үсә – сатып алучыларның аппетиты арта” – монысы “котырган” базар кануны.

“Икенчел” базарга, ягъни тотылган машиналар базарына күз салсак, бәяләр үсеше бөтенләй рекордлы +5,2%ны суга. Белдерүләр сайтларындагы бәяләргә күз салсаң, кулдан сатылган кайбер маркалар автосалонда ялтырап, хуш ис тараткан шундый ук өр-яңа автолардан да кыйммәтрәк тора! Бусы ни дигән сүз инде? Тора икән, димәк, алалар...

Россиядә “икенчел” базарда (тотылган машиналар базарында) иң теләп алынган машина нинди дип уйлыйсыз?.. Дөрес – “Лада”! 2021 елның беренче ике аенда гына да ил буйлап кулдан 182 350 “Лада” сатылган. Ә шул җанга тансык “Лада”лар арасыннан иң күп сатылганы һәм иң теләп сатып алынганы нинди? ВАЗ-2114! Әйе-әйе, ерак 2013 елда ук конвеер нужалаудан туктаган легендар “чепырка”ны бу ел башыннан февраль ахырына кадәр генә дә кулдан 17 500 данә сатканнар! Аннан да күбрәк сатылган бер генә авто бар, ул да булса – “Форд Фокус”. Ике айда 18 200 данә тотылган “Форд Фокус” сатылган.

Әгәр якын арада машина алырга җыенсагыз, быелның кулдан иң күп сатылган машиналар бишлеген тәшкил иткән әлеге рейтинг сезгә файдалы булыр дип уйлыйм:
I урында – “Лада”, II урында – “Тойота”, III урында –  “Ниссан”, IV урында – “Хендай”, V урында – “Киа” үзе.
Карагыз, сайлагыз... Нинди генә машина алсагыз да, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрегез!

Сезнең Әмир Исламовыгыз.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading