16+

Авыл балаларына бик күп каза китергән Рәхимә әбинең ике оныгы да су корбаны булды...

Кешегә китергән зыян кайчан да булса барыбер үзеңә әйләнеп кайта. Үзеңә булмаса, балаларыңа, оныкларыңа. Түбәндә китерелгән язма шушы хакыйкатьне раслый.

Кешегә китергән зыян кайчан да булса барыбер үзеңә әйләнеп кайта. Үзеңә булмаса, балаларыңа, оныкларыңа. Түбәндә китерелгән язма шушы хакыйкатьне раслый.

Безнең авыл зур түгел. Нибары 150 йортлы авылда гомер кичерүче халык бер-берсен бик яхшы белә. Авылыбызны икегә бүлеп, зур булмаган Сүлия елгасы ага. Түбән очта яшәгән Рәхимә әбинең бакча артындагы шул елгада җәй­ге челләдә ел саен яшь-җилкенчәк су коена. Кыскасы, егетләрнең кем­узардан йөзүе, кыз-кыркынның чыр-чу килеп суда коенуы – читтән карап торган кешегә шундый ма­тур күренеш!
Тик ни гаҗәп, җәйге эсседә печән чабып, бакча утап әлсерәгән яшьләрнең елгада шулай тату су коенулары авылда усаллыгы белән дан тоткан Рәхимә әбигә генә ошап бетмәде. Тора-бара әбекәебез бөтенләй рәхимсезлә­неп, егет­ләрне һәм кызларны елга буеннан әрли-әрли куа ук башла­масынмы?! Әбинең бу кыланышына аптырашта калдык: бер зыян да китермибез бит, югыйсә.
Көн артыннан көннәр үтә торды. Рәхимә әбинең “дулавына” карамыйча, су коенуны дәвам иттек. Ләкин, һич уйламаганда гына, кайберәүләрнең елга төбенә ыр­гытылган пыяла банка, шешә ватыклары, консерва калайлары, очлы тимер кисәкләренә туры килеп, аяклары җәрәхәтләнә иде. Ә беркөнне ахирәтем елга буендагы тал куаклары арасыннан үткән чак­та шаккатыргыч күренешнең ша-һ­иты булган. Рәхимә әби койма бу­енда котырып үскән кычытканны урак белән урып көлтәләп, аның эченә таш куеп кысып бәйли дә, басмадан елгага ыргыта икән. Үзе бертуктаусыз:
— Чукыныгыз, чукыныгыз! — дип карганып булаша, ди.
Бу хәбәр авылда яшен тизлеге белән таралды һәм шул көннән Рәхимә әбигә яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә ниндидер нәфрәт белән карый башлады.
1987 елның август башы. Челлә чыгарга ашыкмый әле. Көннәрдән беркөнне Альберт, Венер, Флүрә исемле яшьтәшләрем белән без дә теге елгага су коенырга бардык. Без, Флүрә белән, сөйләшә-сөйләшә, елга читендә генә “ча­пылдаган” булдык, ә егетләр колач җәеп йөзеп, елга уртасына ук ке­реп китте... Шулвакыт бәрәңге бакчасында чүп утап йөргән Рәхимә әбинең:
— Лилия кызым, анавы тал төбенәрәк кер, елга читендә генә су коену буламы? — дигән сүзләреннән ба­тыраеп китеп, мин уртагарак йөзеп керә башладым. Шунда Ве­нер каршыма төшеп:
— Тукта, Лилия, син әле ныклап йөзә дә белмисең бит. Үзем керәм!— диде.
Ә Рәхимә әби, ай-ваена куймый.
— Юк, син түгел, Лилия керсен, — дип ныкыша һаман.
Венер исә тыныч кына тал тө­бенә кадәр йөзеп кереп, кирегә борылырга уйлаганда гына, тал ботагына эленгән кычыткан көл­тәсенә эләгеп калып, аркасын чак­тырды.
Алай гынамы, кирегә йөзеп, бас­ма турына килеп җитеп, елга төбенә басуы булды: “Ай, ая­гым!” —дип, дөнья яңгыратып кычкырып ук җибәрде ул.
Көч-хәл белән ярга чыгып җиткән үсмер малайның хәле шәптән түгел иде: аның аркасы кычыткан чагудан бүртенеп чыккан, ә табанындагы тирән ярадан гөжләп ка­н агып тора. Боларны күргән Рәхимә карчыкны җен алыштыр­ган диярсең, шашынып көләргә үк тотынды. Күз яшьләренә буыл­ган Венерның сызланудан ыңгы­рашып:
— Рәхимә әби, үзеңнең балала­рың да шулай әрнесен, яме? — дигәненә дә исе китмәде аның.
Венер дустыбыз, авыл фельд­шерына барып, ярасын тазартып бәйләткәннән соң да ике атна чамасы аксап йөрде әле.
Ә шушы хәлнең икенче көнендә үк авыл халкын тетрәндергән бер вакыйга булды. Рәхимә карчыкның читтән җәйгелеккә кунакка кайткан биш яшьлек оныгы күлнең нәкъ те­ге таллыгы турында суга батып үлгән.
Бу бәхетсезлектән соң Рәхимә карчыкны алышына башлаган, дип тә сөйләделәр. Аны, сиксәнне узып, үз көнен үзе күрә алмый башлагач, күрше авылда яшәүче олы кызы үз тәрбиясенә алды. Һәм мондый фаҗигале хәлләрдән соң Рәхимә әбинең бакча артында су коенулар да үзеннән-үзе тукталды кебек.
Ә Рәхимә карчыкның һәм аның балаларының күрәселәре алда бул­ган икән әле... Алдагы җәйләрнең берсенең эссе көннәре аларга янә бер олы хәсрәт өстәде — Себердән кунакка кайткан өлкән оныгын да Сүлия елгасы үзенә “корбан” итте. Кем әйтмешли, су корбаны булган бу сабыйларның маңгаена шун­дый язмыш язылгандыр, ә бәлки, рәнҗеш төшә, диюләре дә хак­тыр?!
“Кешегә чокыр казыма, үзең тө­шәрсең”, дигән бит борынгылар. Сынап әйткәннәр, күрәсең.

Лилия ТӨХВӘТУЛЛИНА.

Автордан: Билгеле сә­бәпләргә бәйле, район, авыл атамалары китерел­мәде. Геройларның исем­нәре дә үзгәртеп алынды.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading