16+

Авыл фельдшеры Зөлфия Шакирова: «Авыруны сүз белән дә дәвалап була»

Зөлфия Шакированың Балык Бистәсе районы Зәңгәр Күл авылына фельдшер булып эшкә килгәненә 24 ел булган. «Чистай медицина училищесын тәмамлагач, юллама белән, Зәңгәр Күл авылына җибәрделәр. Балык Бистәсенең үзәк район хастаханәсеннән «Ашыгыч ярдәм» машинасында фельдшер-акушерлык пунктына илтеп куйганнарын әле дә хәтерлим. Әтием дә хәер-фатихасын биреп озата барган иде», – дип искә ала Зөлфия апа.

Авыл фельдшеры Зөлфия Шакирова: «Авыруны сүз белән дә дәвалап була»

Зөлфия Шакированың Балык Бистәсе районы Зәңгәр Күл авылына фельдшер булып эшкә килгәненә 24 ел булган. «Чистай медицина училищесын тәмамлагач, юллама белән, Зәңгәр Күл авылына җибәрделәр. Балык Бистәсенең үзәк район хастаханәсеннән «Ашыгыч ярдәм» машинасында фельдшер-акушерлык пунктына илтеп куйганнарын әле дә хәтерлим. Әтием дә хәер-фатихасын биреп озата барган иде», – дип искә ала Зөлфия апа.

«Психолог булырга туры килә»

Яшь белгечне ФАПта эш­ләүче санитар Рушания апа шунда ук үзләренә яшәргә чакыра. Аның әнисе Асия Кә­римова 42 ел үзе дә фельдшер булып эшләгән булган икән. Тәҗрибәле белгечнең киңәшләре Зөлфия апага эшне башлап җибәргәндә нык ярдәм итә. Тора-бара, Рушания Зөлфия апаның якын дус­тына әйләнә. Әңгәмәдәшем аның иренең энекәше белән дуслашып, күп тә үтми, гаилә дә коралар. Шулай үзе дә сиз­мәстән, Зөлфия апа санитаркасы белән килендәшләр булып куя.

Зөлфия апа ире Радик абый белән биш бала тәрбия­ләп үстергәннәр. Ике яктан да нәселләрендә игезәкләр бар. Шакировларның да ике пар игезәк. Олы кызлары әнисе юлын дәвам иттергән, медицина юлын сайлаган. Бер пар игезәк уллары студент, тагын бер пар игезәк малайлар мәктәптә башлангыч сыйныфта белем алалар.
 
Зөлфия апаның кулыннан килмәгән эше юк. Кыш көне шәл бәйли ул, җәй көне бакча эшләре белән мәш килә. Мал-туар, тавык-чебеш ас­рыйлар. Гомер буе актив булган әңгәмәдәшем, узган елларда хатын-кыз көрәшендә дә катнашып, призлы урыннар ала торган булган. Хәзер уллары көрәштә сынатмый. Җәй, көз җитсә, гаилә гөмбәгә, җиләккә йөри.

Үз эшен яратып, җавап­лылык тоеп башкара Зөлфия апа.
Зәңгәр Күл фельдшер-аку­шерлык пункты ­авылдагы 100дән артык кешегә медицина хезмәте күрсәтә. Күбесе өлкәннәр, ялгыз яшәүчеләр.  

– Карт кеше игътибарга аеруча мохтаҗ. Еш кына безгә психолог та булырга туры килә. Кайчакта авыруларны дә­валарга уколлардан бигрәк, бер сүз дә җитә. Мине балалары кебек якын күргәннәре дә бар. Әйбәт син, Зөлфия, диләр, кешеләр үзләре әйбәт булганга, әйбәт буласың инде, – ди әңгәмәдәшем.

«Ана даны»на ия фельдшер

Авыл халкының күбесе кан басымыннан интегә икән. Тын бетә дип зарланучылар бар. Операциядән соң тернәкләнүгә мохтаҗ пациентлар да килә. Егылып имгәнү очраклары да була. Һәрберсенең хәленә кереп, тиз арада ярдәм итәргә тырышабыз. «Иң мөһиме, кешене вакытында хастаханәгә илтеп җиткерү», – ди фельдшер. Кайсы вакыт ул «Ашыгыч ярдәм» машинасын да ча­кыртып тормый, авыруларны үз машинасы белән район үзәге хастаханәсенә илтә. Үзе машина йөртергә өйрәнгән.

– Кечкенә улларым күрше авыл балалар бакчасына йөргәндә, машинага утырыр­га туры килде. Төнлә пациентларның хәле начарланып киткәндә, ирем дә ярдәмгә килә, – ди Зөлфия апа.
Гаиләдәгеләр эшеңне аң­ласа гына тыныч күңел белән хезмәт итеп буладыр ул. 20 елдан артык Зөлфия апа кае­н­анасы Зәмзәмия апа белән гомер итә. Аның акыллы ки­ңәшләре, һәрчак янәшәдә булуы зур ярдәм.
– Мине «Ана даны» медале белән бүләкләделәр. Әни бик яшьли тол калган, ире вафатыннан соң өч улын аякка бастырырга туры килгән аңа. Менә шундый батыр хатыннарга «Ана даны» медале бирелсен иде дип телим, әни минем өчен һәрчак үрнәк, балаларыбызны карарга да ул булышты, эшемдә дә ярдәм итә, – ди Зөлфия апа.

Зәңгәр Күл авылында ФАП­ка ремонт ясалган, ­дарулар белән вакытында тәэмин итеп торалар. Бары тырышып эш­ләргә генә кирәк. Зөлфия апа өчен иң мөһиме – авыруларны дәвалауга караганда алдан кисәтү. Авылдашларын ул диспансеризация узарга үгетли. Кеше, авыруларын ва­кытында дәваласа, күп проблемаларны булдырмый кала, дип саный. Дөрес тукланырга, гел хәрәкәттә булырга куша. «Кешеләрнең сәламәт булуларын күрү рәхәтлек бирә», – ди фельдшер.

Үзенең «Ак чәчәкләр» бәйгесенә тәкъдим ителүен белми дә калган. «Нәкъ җырдагыча, белми калдым,сизми калдым», – дип көлә үзе. Шул ук вакытта аңа зур ышаныч баглаганнарына, эшен югары бәяләгәннәренә рәхмәтле. «Авыл халкы да, район хастаханәсе җитәкчеләре дә гел ярдәм итеп торалар, бергә эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешеп була», – ди фельдшер.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading