16+

Авыл халкы сукбай этләрдән зарланган, әмма килеп аулаучы булмаган. Җитәкчеләр ни ди?

Яшел Үзән районы Норлат авылы халкы сукбай этләрдән зарланып та, аларны килеп аулаучы булмаган, ди. Әлеге сорауга ачыклык кертергә теләп, без районның берничә вәкиленә шалтыраттык. Анда исә фикерләр аерылды.

Авыл халкы сукбай этләрдән зарланган, әмма килеп аулаучы булмаган. Җитәкчеләр ни ди?

Яшел Үзән районы Норлат авылы халкы сукбай этләрдән зарланып та, аларны килеп аулаучы булмаган, ди. Әлеге сорауга ачыклык кертергә теләп, без районның берничә вәкиленә шалтыраттык. Анда исә фикерләр аерылды.

Иртән Яшел Үзән районының Норлат авылында Миләүшә һәм Юныс Газыймҗановларның 200дән артык каз бәпкәсен кыргый этләр буып ташлавы турында хәбәр иткән идек. Авыл халкы сукбай этләрдән зарланып та, аларны килеп аулаучы булмаган. Әлеге сорауга ачыклык кертергә теләп, без районның берничә вәкиленә шалтыраттык. 

Норлат авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лидия Тюканова сукбай этләрне аулауны сорап заявка бирелүен хәбәр итеп, үзе юлда булу сәбәпле кайсы көнне язуларын секретарьдан ачыкларга кушты. Аннан исә безгә быелның 26 февралендә һәм 17 май көнне заявка җибәрүләрен әйттеләр. Яшел Үзән районы матбугат секретаре Рәсим Хаҗиев башкарма комитетка заявка килмәвен, шуңа да авылга этләрне аулау белән шөгыльләнә торган приюттан килмәүләрен сөйләде. 

Яшел Үзәндәге «Пес и кот» хәйрия фонды җитәкчесе Альберт Галиев белән дә элемтәгә кердек. Районда хуҗасыз этләрне аулау белән әлеге фонд шөгыльләнә. Альберт та район администрациясеннән заявка килмәвен әйтте. Әмма шундый хәл булгач, заявкасыз гына да барып караячакбыз, диде. 

Нәтиҗәдә кемнең хаклы булуын ачыклап бетерә алмадык. Авыл халкы үзләренә зыян салган хуҗасыз этләрдән тизрәк котылыр дип өметләнәбез.

Тагын укырга: "Кыргый этләр тәмам аздылар": Яшел Үзәндә 200дән артык каз бәбкәсен буып ташлаганнар

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эт этка эт койрыкка.

    Мөһим

    loading