16+

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә пенсия арта

Быелның гыйнварыннан авыл җирендә эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсияләре артачак. Моның өчен өч төп шарт үтәлү мөһим: авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 30 ел стаж булу, хәзерге вакытта эшләмәү һәм авыл җирендә яшәү мәҗбүри.

Быелның гыйнварыннан авыл җирендә эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсияләре артачак. Моның өчен өч төп шарт үтәлү мөһим: авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 30 ел стаж булу, хәзерге вакытта эшләмәү һәм авыл җирендә яшәү мәҗбүри.

Татарстан Пенсия бүлегенең пенсияне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Гайдук әйтүенчә, бу өч шарт та үтәлгән кешеләрнең пенсияләренә фиксацияләнгән түләүнең 25 проценты өстәләчәк. Ягъни картлык буенча пенсия алучылар, I, II төркем инвалидларның пенсияләре 1300 сумга артачак, ә лаеклы ялга чыгарга өлгермәгән III группа инвалидларга 669 сум өстәләчәк. Моннан тыш 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,05 процентка индексацияләнәчәк. Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш стажы 30 елдан артып киткән 50меңгә якын пенсионерның акчасы артачак.

Пенсия арту турында 5 сорауга җавап

Татарстан Пенсия бүлегенең пенсияне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Гайдук җавап бирә.

 1.Стаж ничек исәпләнә?

Күп кеше 30 ел өзлексез стаж булырга тиешме, пенсиядән соң эшләгән еллар стажга керәме дип кызыксына. Светлана Гайдук пенсияне исәпләгәндә
гомуми стаж исәпкә алына дип аңлатты. Әгәр пенсиягә кадәр 27 ел эшләгәнсез, ә пенсиядән соң тагын өч ел стажыгыз бар икән, димәк, гомуми эш стажыгыз 30елга тулган дигән сүз. Гомумән, 2019 елга кадәр стажны 30 елга тутыру мөмкинлеге бар. Иң мөһиме эшегез авыл хуҗалыгы өлкәсендә булсын.

2.Авыл хуҗалыгы өлкәсенә нинди һөнәрләр керә?

Бу исемлек Россия Хөкүмәте карары белән билгеләнгән. 1992 елның 1 гыйнварына кадәр Россия, РСФСР да колхоз, совхоз, машина-трактор җыю комплексы, крестьян-фермер хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең барысы да, вазифасына карамастан, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән булып санала. Әйтик,кеше колхоз штатындагы балалар бакчасында эшләгән икән, ул да авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт иткән булып санала. Ә менә 1992 елдан соң бары терлекчелек, үсемчелек өлкәсендәгеләрне генә исәпкә алалар. Аларга дояркалар, агрономнар, зоотехниклар һәм башкалар керә.

3.Әгәр кеше30 ел авылда эшләгән, әмма хәзер шәһәрдә яши, ди.

Кызганыч, әмма, пенсия артсын өчен төп шартларның берсе авыл җирендә яшәү. Теркәлү урыны авылда булса, проблема юк, вакытлыча Казанда яшәсәң дә, пенсияң артачак. Ә менә, прописка шәһәрнеке икән, пенсионерга үзенең авылда яшәгәнлеген расларга кирәк булачак. Пенсия бүлегендә эшләүчеләр раслаучы документларны 25 декабрьгә кадәр китерергә киңәш итә. Теркәлү урыны шәһәрдә булган, пенсиясен банк картасы аша алучылар күзәтү астында булачак. Кешенең авылда яшим дип ялганлый алмаячак.  

4.Эшләүче пенсионерларның пенсиясе артмыймы?

 Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 ел эш стажы булган кеше, эшләвен дәвам итә икән, ул индексацияләнгән пенсияне эштән киткән очракта алырга хаклы.

5.Өстәмә пенсия түләнсен өчен пенсия фондына нинди документлар тапшырырга?

 Пенсия бүлекләренә бернинди документ та тапшырырга кирәк түгел. Әгәр кешенең кулында өстәмә докуменлар бар икән, ул очракта теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була.
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Группадагы кешелэргэ артамы остэлэме

    • аватар Без имени

      0

      0

      Исэнмесез эгэрдэ авыл жирендэ торып кибеттэ жыештыручы булып 30 ел стажы булып хаманда авылда яши икэн пенсия 25% артамы минем эни 1934 елгы

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мэктэптэ авылда эшлэгэннэргэ артмыймени ,авыл жирлегендэ дип язганнар иде бит?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Закон нигезендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең пенсияләре арту турында сүз бара. Төп шарт, авыл җирендә яшәү , 30 ел стаж булу һәм хәзерге вакытта эшләмәү. 1992 елга кадәр колхоз-совхоз штатына кергән мәктәпләр, балалар бакчасында эшләүчеләрне дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр белән тиңләштерәчәкләр. Әмма, мәктәп, бакча РОНОга карый икән, авыл хуҗалыгы булып саналмаячак. Кызганыч, әмма, мәктәптә эшләгәннәргә авылда булса да бу категория буенча пенсия артмый. Сезнең яңа елдан иминият пенсиясе артачак. Кибеттә җыештыручы булып эшләгән өчен дә бу закон буенча пенсия арту каралмаган. Ә менә группадагы кешеләргә, әгәр барлык шартлар да үтәлгән икән, 1300 сумга пенсиягез артачак.

          Мөһим

          loading