16+

Авыл мулласы

Кукмара районына булган сәфәребез җомга көненә туры килде. Аш-Буҗи авылына исә без җомга намазы алдыннан барып кердек. Сәгатькә карап тору да кирәкми иде, мәчеткә таба төркем-төркем булып атлап барган ир-атларны күргәч үк, намаз җитә дип уйлап куйдык. Башкача уйлап та булмый, чөнки без бу авылда дини халык яшәвен, аларның совет заманнарында дин тыелган вакытта да намазларын ташламаулары, гает бәйрәмнәрен үткәрүләре турында ишетеп белә идек.

Авыл мулласы

Кукмара районына булган сәфәребез җомга көненә туры килде. Аш-Буҗи авылына исә без җомга намазы алдыннан барып кердек. Сәгатькә карап тору да кирәкми иде, мәчеткә таба төркем-төркем булып атлап барган ир-атларны күргәч үк, намаз җитә дип уйлап куйдык. Башкача уйлап та булмый, чөнки без бу авылда дини халык яшәвен, аларның совет заманнарында дин тыелган вакытта да намазларын ташламаулары, гает бәйрәмнәрен үткәрүләре турында ишетеп белә идек.

«Җәмәгать булгач, бәрәкәт бар»

Авыл имамы Мансур хәзрәт Тимеров та үзенең зираттагы бер будкада, буш өйләргә барып намаз укып йөргәнен яхшы хәтерли. 

– Безнең әби-бабайлар мондый вакытлар җитәр дип хыяллана да алмаган. Уразадамы икәнеңне тикшереп, авызыңа су салып йөрүче дә, намаз укыды дип тиешле җиргә барып әйтүчеләр дә юк. Мәчет ишекләре һәркемгә һәрвакыт ачык, – дип, безне дә мәчетләре белән танышып чыгарга чакырды ул. 

Күптән түгел генә мәчетнең подвалына аш бүлмәсе ясап куйганнар. Шактый иркен бүлмәне матурлап бизәп, өстәл-урындыклар тезгәннәр. Аш-су әзерли торган аерым почмагы да бар. Биредә никах, балага исем кушу мәҗлесләре, авыз ачтырулар уза икән. Подвалны казып чыгарга һәм диварлар күтәртергә шактый акча кирәк. Мәчет тә зур, утына, су, газына да түләргә дигәндәй... Шулай дип уйлап кына куйган идек югыйсә, Мансур хәзрәт, бер дә исе китмәгән кыяфәттә, барысы да халык акчасына эшләнә, акча дип беркемнән теләнеп, иганәчеләр эзләп йөргәнебез юк, дип әйтеп куйды. 

Аш-Буҗида халык чынлап та мәхәллә булып яшәп ята. 

– Дин булгач, җәмәгать бар, җәмәгать булгач, бәрәкәт бар. Бездә халык бик тату, бердәм яши. Бер йомышыңны әйттеңме, шунда ук күтәреп алалар, айт дигәнгә тайт дип торалар. Команда гына бирергә кирәк, хәзер оешып килеп җитәләр, – дип елмая ул. – Мәчетне дә бергә күтәрдек, монысын да бергәләшеп эшләдек. Подвалны казыганда 40 йөк машинасы туфрак түктек, аны авыл халкы урамлап бүленеп, чират белән чыгарды. Авылда нинди хәл итәсе мәсьәләләр бар, мәчеттә сөйләшәбез. Авылда дуңгыз фермасы эшли иде, аның өчен җәмәгать белән борчылдык, дуңгызлар урынына таналар яки сарыклар кайтарып булмыймы соң, дип, районга яздык. Борчылу гына кирәк икән, Аллаһы Тәгалә калганын эшләп бетерә. Риза булып торсаң, хәрәмгә батасың. 

 

Имамның сүзе үтә

Мансур хәзрәтне авыл халкы хөрмәт итә. Имамның абруе бик зур, намазга килгән һәр кеше, безнең журналистлар икәнне белгәч, хәзрәт турында мактау сүзләрен әйтеп калырга ашыга. Имам үзе дә мәхәллә халкын бик хөрмәт итә. «Алар булмаса, мин берүзем берни дә эшли алмыйм бит», – ди тыйнак кына. Әлбәттә, имам халык белән бергә булырга тиеш, әмма кемдер аларның көтүчесе дә булырга тиеш бит. Көтү башында иң элек сүзе үтә торган кеше тора. 

Сүз уңаеннан авыл кибетләрендә аракы сатылмавын да әйтергә кирәк. Өч кибетнең берсендә дә аракы белән сыра сатылмый. Куркытып, янап та йөрмәгәннәр. Хуҗалары белән матур гына сөйләшкәннәр дә аракыларны киштәләрдән алып куйганнар. Ураза аенда исә электән үк сатмый торган булганнар. Сабан туенда да аракы сатуны тыйганнар. «Анысын да җәмәгатьчелек белән хәл иттек, кибет хуҗалары халыкка каршы барып булмаганын яхшы аңлый бит», – ди хәзрәт. 

Авылда барысы 200 хуҗалык. Яшьләр авылда бик күп кала. Балалар бакчасында 47 бала тәрбияләнә, дүртьеллык мәктәптә 36 бала укый, күрше Сәрдек авылына йөзләп бала йөри, биләүдә яткан балаларның саны да уннан артып китә. Авылда һәр кеше үзенә эш таба. Пай җирләрен эшкәртәләр, берничә эшмәкәр һәм фермер да бар. Күпләп терлек асрыйлар, монда халык бик тырыш, уңган-булганнар. 

1992 елда авыл халкы мәчетне үзе төзеп чыккан. Зиратны да бергәләп җыештыралар, авыл урамнарын да чистартып-карап торалар. Яңарак кына үз вакытында мәктәп булып торган иске мәчет бинасын сүтеп, аннан бушаган урынга балалар өчен шугалак ясап куйганнар. Ул идея белән дә мәчет чыккан булган. Балалар хәзер анда рәхәтләнеп хоккей уйный. Бәйрәмнәрдә сәдака акчаларына балалар өчен бүләкләр дә алып тараталар. Урамнан үтеп барганда аларның: «Әссәламегаләйкем» дип эндәшүләре генә дә ни тора, ди хәзрәт. Алар мәчеткә дин дәресләренә дә йөри. 

 

Бишектән ләхеткәчә гыйлем ал

Хәер, бу авыл халкының күбесе мәдрәсәдә укып чыккан. Шул исәптән Мансур хәзрәт үзе дә. 

– Имам булганчы ук, 1994-1996 елларда, читтән торып Кабан арты мәчетендә укыдым. Аннары Кукмара мәдрәсәсен тәмамладым. Кайсыдыр журналда гарәп хәрефләре белән таныштыра башладылар. Һәр санда икешәр хәреф бирелеп бара иде, шуларны үзлегемнән өйрәнеп, гарәпчә укый башладым. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең бер хәдисендә: «Бишектән алып ләхеткәчә гыйлем ал», – диелә. Иман бәндәләр өчен гыйлем дигән сүз ул иң беренче чиратта дин белемнәрен өйрәнүне, шәригать кануннарын үзләштерүне аңлата. Дини гыйлем сиңа һәр гамәлеңне дөрес итеп башкарырга, ялгышлардан сакланырга булыша. Кайберәүләр вакыт юк дип акланырга ярата, юк дигән саен юк инде ул. Ниятләп тотынсаң, барысына да өлгереп була. Анда укырга вакыт тапмаган кеше җомгага килергә дә, намазларын укырга да буш вакыт таба алмый. Аллаһы Тәгалә: «Адәм баласы бөтенесе хәсрәттәдер, мәгәр шул кешеләрдән башка, кемнәр намазларын укыдылар, килгән бәлагә сабыр кылдылар, яхшылыкка өндәп, начарлыктан тыйдылар», – дигән. Кайчан да булса бу дөньяны калдырып китәсе бар бит, Аллаһ каршында җавап бирәсе була, – ди ул. 

 

«Намазга йөрмәүче оялсын»

Авылда әнисенең Шамил исемле абыйсы имам булып торган. Аңардан соң ул урынга Мансур абыйны тәкъдим иткәннәр. 

– Бу минем өчен бер дә көтелмәгән тәкъдим булды, шулай кирәктер инде дип, мин Аллаһка тәвәккәлләп ризалаштым. Нинди генә эшкә тотынсаң да, Аллаһка тәвәккәлләргә кирәк, Ул сиңа һичшиксез булышып торачак. Коръәндә дә, Аллаһ эшләрен Үзенә тапшыручыларны ярата, диелә. Яшьрәк чакта, бабайларга ияреп, җомга намазына йөрдем. Әмма мин моңардан ничектер кыенсына да идем, элек бабайлар гына дин тота дигән ялгыш фикер дә бар иде. Тыкрыклар аша, аулаграк җирләрне сайлап намазга йөргәннәремне әле дә хәтерлим. Әни дә, клубка барырга оялмыйсыз, намаз укырга ояласыз, дип ачуланып куя иде. Хәзер исә шуңа гаҗәпләнеп утырам, намазга йөрүче түгел, аны укымаучыга оялырга кирәк бит югыйсә. Укыйм дигән кешегә дини хөрлек заманы. 90нчы елларга кадәр мәчетнең нинди булганын да белми идек. Әлеге дә баягы яшь чакта миндә мәчет күрәсе килү теләге уянды. Мин моны күп еллар абыстай булып торган әниемә әйттем. Мондый уй кергәч, Казанга бар, базарга да, кибетләргә дә кереп йөрмә, туп-туры мәчеткә кер, диде ул. Авылдагы берничә кеше белән шулай «Мәрҗани» мәчетенә бардык. Аның матурлыгына шаккаттым, ул миңа җәннәт кебек тоелды. Рамазан ае иде, авыз ачып, тәравих намазлары укып кайтып киттек. Шуннан авылда мәчет салу идеясе туды. Шамил хәзрәт белән Дәүләтхан абый башлангычы белән, авыл халкы ярдәмендә, мәчет тә салып куйдык. Бүгенге көндә җомга намазына 80ләп кеше йөри, – ди авыл имамы. 

 

Үз авылың кешесе хәерлерәк

Мансур хәзрәт белән без авылга имамнар кайтару проблемасы турында да сөйләшеп алдык. Хәер, Кукмарада андый проблема юк дияргә була. Район үзәгендә атаклы Кукмара мәдрәсәсе әйбәт кенә эшләп килә. Халык та бик дини булгач, күпләр шунда укып кайта. Авылда имамнарның да күбесе яшьләр. 

– Үз мәхәлләң кешесе хәерлерәк. Шәһәрдән кайтарган яшь имамга йорт кирәк, хезмәт хакы да булмагач, гаиләсен ничек туендырсын? Ярый авыл халкы аңлап булыша торган булса. Үз авылында имам булган кешегә күпкә җайлы. Аның йорты бар, казыксыз җиргә казык какмый, гаиләсе шушында. Эше, җире бар дигәндәй. Халык та сине яхшы белә, бөтен нәсел-нәсәбең, гаиләң, эш-гамәлләрең дә алар күз алдында. Шунысы да бар: авыл имамының берәр кыек гамәле булса, хәзер төртеп күрсәтәләр, чөнки сине барысы да белә. Имам гына түгел, гаиләсе дә моны гел истә тотарга тиеш. Үзең үрнәк күрсәтмичә, башкаларны ничек тәртипкә өндисең?! – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading