16+

«Авыл яшьләрен эш белән тәэмин итәргә хыялланам»

Азнакай районы Мәсгут авыл җирлеге башлыгы Эльвир Габдрахманов, яшь кенә булса да, җаваплы вазифага алынган. Авыллар бетә, тарала, яшьләр шәһәргә агыла, туучылар саны кими, дип зар елашкан заманда, ул туган төбәгендә хезмәт итеп, аның киләчәге өчен тырышып йөри.

«Авыл яшьләрен эш белән тәэмин итәргә хыялланам»

Азнакай районы Мәсгут авыл җирлеге башлыгы Эльвир Габдрахманов, яшь кенә булса да, җаваплы вазифага алынган. Авыллар бетә, тарала, яшьләр шәһәргә агыла, туучылар саны кими, дип зар елашкан заманда, ул туган төбәгендә хезмәт итеп, аның киләчәге өчен тырышып йөри.

206 хуҗалыгы булган авылның клубы, спорт залы, китапханәсе, медицина пункты, ике шәхси кибете, мәчете, янгын сүндерү депосы бар. Чишмәләре, төзек юллары, булдырам, дип тырышып көн күргән тырыш халкы, фермерлары да бар авылның. Малсыз авыл – беткән авыл, дисәк, шөкер, бу мәсгутлеләргә кагылмый. Шәхси хуҗалыкларда 137 мөгезле эре терлек, 50 баш савым сыеры асрыйлар. Эльвирның: «Соңгы елларда сөтлебикәләрнең саны кимүгә таба түгел, артуга таба бара», – дигән сүзе дә күңелгә сары май булып ятты. 2017 елда Мәсгут авыл җирлеге «Район авыллары арасында иң яхшы авыл җирлеге» исеменә дә лаек булган.
Хәер, башка бик күп татар авылларына хас булган проблемалары да җитәрлек. Аннан башка кая китәсең? Туучылар саны аз, ә менә үлүчеләр күп. Халыкның күпчелеге өлкән яшьтә, яшьләр булса да – аз. Эшләүче халыкның күпчелеге Җәлил бистәсенә һәм район үзәге Азнакайга йөреп эшли. Авылда мәктәп ябылган, укучылар күршедәге Кәкре Елгага барып укыйлар. Балалар бакчасы булса да, анда йөрүчеләр саны бик аз.

– Мин үзем дә авылга кайтасы кеше түгел идем, – ди Эльвир. – Тумышым белән шушы авылдан. Чаллыда биш ел укыгач, яшәвем биредә булса да, Азнакайда сәүдә вәкиле булып эшләдем. Аннан соң Кәкре Елга авылында география фәнен укыттым. Ә әлеге вазифага дүрт ел элек билгеләгәннәр иде. Параллель рәвештә укытучылык эшен дә дәвам иттем, тик узган ел бу эшемнән китәргә туры килде. Әлеге эшкә билгеләнгәч, башта авыррак булды, әлбәттә. Хәзер өйрәндек инде, барысына да төшендек. Минем өчен иң мөһиме – кеше белән уртак тел табу. Шуңа күрә авылдашларым янына эшкә кайтуның минем өчен җаваплылыгы белән бергә җиңеллеге дә булгандыр. Авыл Советына килеп кергәч, хезмәттәшләремнең үз-якын итүләре дә нык ярдәм итте. Бертуган абыем да ун ел биредә шушы ук вазифаны башкарган иде. Аның киңәшләре дә бик нык ярдәм итте. Ул бүгенге көндә мәдәният йорты директоры булып эшли. Хәзерге вакытта да уң кулым, терәгем.

Эльвир гаиләсе, ике баласы белән туган нигезендә яши. Әтисе 2005 елда вафат булган, әнисе агрофермада бухгалтер булып эшли. Эльвир быел «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» бәйгесендә дә катнашып, зональ турда җиңеп чыккан иде. Анда катнашуы да авыл тормышын, аның яшәешен күрсәтү белән бәйле булган.
Эльвирдан авылны кайсы юнәлештә үстерәсе килүе белән кызыксынам.
– Минем төп максат – авылда яшәүчеләрне эш белән тәэмин итү, – диде ул, соравыма җавап итеп. – Бүген кооперативлар программасында катнашу шуңа бер адым булыр иде дим. Балалар бакчасы бинасының икенче каты буш тора. Шунда авылның актив апаларын җыеп тәм-томнар пешерү урынын, чәчтарашханә бүлмәсен ясау турында хыялланам. Авыл яшьләре дә актив бездә. Сыйныфташларым арасында да, берничә генә булса да, авылда төпләнеп калучылар бар. Соңгы биш елда укуларын тәмамлап авылга кайтучылар шулай ук сирәк. Туган якларында төпләнеп калучылар исә терлекчелек, фермерлык эше белән шөгыльләнә. Беренче чиратта яшьләрне кызыксындырырга кирәк. Аллага шөкер, авылда су бушлай, газ бар. Минем кебек яшьләрне төрле программаларда катнашырга өндибез.

Авылның өлкән кешесе Сәмига апа Галиева да Эльвирның эшләгән эшләрен хуплавын белдерде.
– Эльвир яшь җитәкче булганга күрә, һәрвакыт яңалыкка омтыла. Ел саен Яңа ел бәйрәмнәрен оештырганда, ниндидер үзенчәлек уйлап таба. Шуңа күрә бездә бөтен бәйрәм дә бик күңелле уза. Нәрсә генә эшләсә дә, авылны төзекләндерүгә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә зур басым ясый. Юллар, янгын сүндерү депосы төзекләндерелде, балалар мәйданчыгы төзелде. Эльвир эшли башланганчы, 12 йортта су проблемасы бар иде. Югары очка су көче җитмәде. Бик җәфалана иде халык. Аңа кадәрге җитәкчеләрнең башлаган эшләрен дәвам итеп, ахырга кадәр җиткерде бит шушы катлаулы эшне. Моннан тыш, узган ел клубта хәйрия чарасы узды. Аннан җыелган акчаларга мәчетнең түбәсе төзекләндерелде. Халык бик бердәм булып, мөмкинлегенә карап, ярдәм кулы сузды. Аннан соң тагын бер яңалык: авылыбызда җирле радио эшли башлады. Авылга кагылышлы зур яңалыкларны радио аша җиткереп торалар. Клубтагы чаралар, төрле белдерүләр, хәвеф-хәтәр, үлем-китем булса, шуннан беләбез. Яшьләр белән дә бик актив эшли Эльвир, – диде ул яшь авылдашы турында.

Азнакай, Мәсгут

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Умница!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мы всегда поддержем Вас и верим,что у Вас все получится!!!

      Мөһим

      loading
      2
      X