16+

Авылда корт чагудан ике кеше үлгән: җирле халык нишләргә дә белми

Түбән Кама районы Прости авылында бал корты чагып 78 яшьлек ир-ат үлгән.

Авылда корт чагудан ике кеше үлгән: җирле халык нишләргә дә белми

Түбән Кама районы Прости авылында бал корты чагып 78 яшьлек ир-ат үлгән.

Бу хакта ntr-24.ru хәбәр итте.  

Пенсионерның авыл чәчтарашына барышы булган, тик юлда аны бал корты чаккан.

 – Ул миңа килеп җитте һәм өч минут эчендә үлде, - дип сөйләгән НТР 24 каналына җирле чәчтараш Зоя Черешова.

Пенсионерның корт чагудан йөрәк һәм үпкә авыруы кискенләшү нәтиҗәсендә үлүе ачыкланган.

Әлеге авылда яшәүчеләр инде берничә ай дәвамында корт чагудан зарланып чаң кага. Умарталык авыл уртасында булганлыктан җирле халык арасында корт чагудан интегүчеләр шактый икән. Моңа кадәр бер хатын-кызны корт чагып, хастаханәгә озаткан булганнар.

Июль аенда Түбән Кама районының Уратма авылында тагын бер кеше корт чагудан үлгән иде.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading