16+

Авылда мескен йортлар белән хуҗасыз песиләр генә калып бара...

Соңгы вакытта күңелсез уйларга бирелә башладым әле. Авыллар бетә, дигән сүзләрне көн-төн ишетеп торсак та, үзебезнең урамга бу килеп җиткәнче, тыныч яши идем.

Соңгы вакытта күңелсез уйларга бирелә башладым әле. Авыллар бетә, дигән сүзләрне көн-төн ишетеп торсак та, үзебезнең урамга бу килеп җиткәнче, тыныч яши идем.

Бер ел элек ике өй аркылы яшәүче күршеләребез күченеп китте, чөнки авылда – эшсезлек. Фермада эшләгән бу парларның хезмәт хаклары тормыш өстерәргә җитмәгәнлектән мәҗбүр булды алар китәргә. Шулай итеп, бер йортның тәрәзәсендә ут сүнде. Алардан соң мескен йорт тирәсендә каңгырып йөргән песиләре генә калды.
Бераздан каршы якта ялгыз яшәүче күршебез бакыйлыкка күчте, шулай итеп, тагын бер өйнең тәрәзәсе тонып калды.
Озак та үтмәде, күченеп киткән күршеләребезнең песиен үзенә сыендырган күршебез, авылыбызның ак әбисе вафат булды.
Шулай итеп, аз гына вакыт эчендә күршебездәге өч өйнең уты сүнде. Ә авылда хуҗасыз калган мес­кен йортлар белән яңа хуҗасын эзләп, каңгырып йөрүче песиләр генә калып бара...

Галия Зиннәтова, Мамадыш

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading