16+

Авылда яшәүнең кызыгы бетте...

 Сездә дә шулаймы ул, җәмәгать – бәрәңге алуның кызыгы бетте. Күршеләрнең бакчада казынганын күрми дә калдык быел. Алар безне күрмәгәндер, мөгаен. Чөнки баш күтәреп сәлам бирешү юк. Хәер, узган ел да шулай булды. Ашыгабыз, кабаланабыз, күрше-тирәнең хәлен белмибез...

Авылда яшәүнең кызыгы бетте...

 Сездә дә шулаймы ул, җәмәгать – бәрәңге алуның кызыгы бетте. Күршеләрнең бакчада казынганын күрми дә калдык быел. Алар безне күрмәгәндер, мөгаен. Чөнки баш күтәреп сәлам бирешү юк. Хәер, узган ел да шулай булды. Ашыгабыз, кабаланабыз, күрше-тирәнең хәлен белмибез...

Элек кызык иде авылда. Бәрәңге алуны да, мал чалуны да, йорт салуны да өмә ясап уздыра идек. Хәзер шәһәрләшеп беттек: капкалар тимердән, коймалар биек, моңа кадәр бик тә күрмәгән ишектә – йозак. Күпмегә шулай барыр икән бу? Авылда яшәүнең кызыгы бетте. Капка төбендә басып күрше белән сөйләшеп торырга вакыт юк, авылдашның хәлен белеп чыгарга иренәбез. Һәм кеше китеп баргач, уйга калабыз. Хәлен беләсе булган, янәсе... Шулай дибез дә, өч көннән кабат үз ихатабызга бикләнәбез. Үзгәрәсе, элеккеге чорны кайтарасы иде.

Мансур абыегыз. 

фото - http://protatarstan.ru / Александр Ефремов

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бездэ Яна Урсайда алай ук хэллер яман тугел элегэ.Курше тире белэн дэ аралашабыз Аллага шокер.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бездэ дэ Аллага шокер. Дорес, бэрэнге куп утыртмыйбыз, булганында, балалар кайтып булыша алырга. Куршелэр белэн дэ дус тату. Кирэк булса булышабыз.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хэзер авыл халкы авылдашларына булышырга курка

        • аватар Без имени

          0

          0

          Элгэре авылда бала чагы олкэннэргэ ярдэм итэ иде, хэзер акчасыз бармакта селкетми, эти эни дигэннэредэ ойрэтми шул

          Мөһим

          loading
          2
          X