16+

Авылларда көрәшерлек кеше дә калмады бит хәзер...

Сабантуй буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән зур бәйрәм ул. Әмма шул ук вакытта елдан-ел үзенең асылын да югалта кебек. Ниндидер бер шоу-тамашага әверелеп бара. Анда хәзер чын этнография юк дигән фикер дә ишетелә. Сабантуйның асылын саклап калу һәм аны киләчәк буыннарга бөтен йолалары белән тапшыру өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Авылларда көрәшерлек кеше дә калмады бит хәзер...

Сабантуй буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән зур бәйрәм ул. Әмма шул ук вакытта елдан-ел үзенең асылын да югалта кебек. Ниндидер бер шоу-тамашага әверелеп бара. Анда хәзер чын этнография юк дигән фикер дә ишетелә. Сабантуйның асылын саклап калу һәм аны киләчәк буыннарга бөтен йолалары белән тапшыру өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Милли мирасны саклау һәм үстерү юнәлешендә зур хезмәт куючы Фәнзилә Җәүһәрова белән әңгәмәбез шул хакта. 
– Фәнзилә ханым, тарихка күз салсак, Сабантуй хәзер генә түгел, 1930 еллардан ук үзгәреш кичерә икән бит...
– Дөрес әйтәсез. Элекке заманнарда аны язгы кыр эшләре башланганчы, җир кардан арчылгач, чәчүгә төшәр алдыннан үткәргәннәр. Борынгы язмаларга карасак, 11 апрельдә дә Сабантуйлар үтүе билгеле. Ул, агымдагы елда яңа гына өлгергән җирдән мул уңыш җыеп алуны тәэмин итү чараларының берсе буларак, үзенчәлекле йола гадәтләреннән торган зур бер мәдәни күрненеш мәгънәсендә аңланган. Элек халыкның табигать белән бәйләнеше бик нык булган, чөнки ул үз җирен үзе эшкәрткән, тормышының ризыклы, мул, иркен булуын үзе тәэмин иткән. Ә моның өчен һава шартларының, табигатьнең игенчегә, мал асраучыга хәерһахлы булуы зарур. 1930 елларда колхозлашу чорлары башланып, халыктан җирләр алына, ул күмәк мөлкәткә әверелдерелә. Сабантуй системасында яшәп килгән ышанулар төшеп кала, чөнки халык бәйрәме коммунистлар партиясе идеологиясен тормышка ашыру инструментына әверелә. Акрынлап моңа кадәр календарьга бәйле вакыт, чәчүдә иң күп хезмәт күрсәткән кыр батырларын тәбрикләүгә туры китерелеп, июнь ахырларына күчә. Шулай итеп, сабантуй кыр батырларын, алдынгы терлекчеләрне хөрмәтләү, бүләкләү бәйрәменә әверелә. Тарихи яктан якын килсәк, сабантуй уздыру вакытын авыл халкы үз җирләренең чәчәрлек булып җитешүенә карап үзе сайлаган. Хәзер исә, Татарстан Президенты Указы нигезендә бар татар авылларында да июнь башында ике көн аралыгында үткәрелә. Шуны да искәрергә кирәк, бүгенге көндә күп кенә татар авылларында сабантуй үткәрүнең төп иганәчесе булып авыл эшмәкәрләре, фермерлар яисә шушы авылдан чыгып, кайсыдыр шәһәрләрдә, төбәкләрдә үз бизнесларын корган шәхесләр тора. Алар Сабантуй вакытын үз мөмкинлекләренә, авыл халкының җыела алу көннәренә туры китерергә тырыша. Нәтиҗәдә, Указда билгеләнгән көннәрдә генә түгел, ә бөтенләй башка вакытта үткәрәләр.

Эчтәлеге үзгәрсә дә, сабантуй халыкның бергә җыелып очрашу, аралашу бәйрәме булып кала бирә. Шушы мәгънәви яссылыгы белән ул бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән күркәм бәйрәм дә инде. Һәр гаилә үзенең яшь килене, кияве белән дә авылдашларын нәкъ менә авыл сабантуенда таныштыра бит. Шуннан соң гына алар “безнең авыл килене яки кияве” статусын ала. Сыйныфташлар да шунда очраша. Иң мөһиме: авыл сабантуеның бу вазифасы әле һаман да бик тотрыклы сакланып килә. Әлбәттә, күп кенә авыллар кечерәя, халкы кими бара. Кечкенә авылларда ат чабышы да, көрәшләр дә булмый, ләкин аңа карап кына сабантуйны үткәрми калмыйлар. 

– Көрәш дигәннән, ел да бер үк кешенең батыр калуы һәм аның берничә җирдә җиңеп бүләк җыеп йөрүен кайберәүләр ошатып бетерми... 
– Авылларда көрәшерлек кеше дә калмады бит хәзер. Аларны каян табасың. Күп кенә авылларда мәктәптә укучы балалар да юк. Дөнья шушы якка таба үзгәрә, аны бернишләтеп тә булмый. Аннары, көрәшчеләргә зур бүләк бирә торган авыллар да юк. 60-90 нчы елларда авыл сабантуе мәйданнарын үз авылының көрәшчеләре нәселе вәкилләре тота иде. Аңлашыла, ул вакытларда көрәш секцияләре юк, халык көрәшчеләрен үзе әзерли. Көрәшче ата нәсел данын тотучы улын көрәш серләренә үзе өйрәтә. Халык үз батыры артыннан, җанатары булып, күрше авылларга кадәр барып җитә. Көрәшче нәселеннән булу, якын-тирә авылларда, хәтта Казанда абруй казану зур дәрәҗә санала. Сабантуй батыры алган тәкә шулпасын авыз итәргә бар күрше-тирәне, туган-тумачаны дәшкәннәр. Батырның җиңүе авыл бәйрәменә әверелгән. Хәзер биредә дә беркадәр үзгәрешләр бар, әйтик, соңгы елларда күп очракта батыр тәкәсеннән шулпа түгел, ә шашлык пешерәләр, алай эшләмәгез дип тә булмыйдыр. Көрәшчеләр генә түгел, сабантуйны үзгә бер аһәңгә күмә торган татар көйләрен уйнаучы гармунчылар да бик аз хәзер. Сабантуй мәйданында катнашучыларга бүләк җыючылар да гармунчыларга кытлык кичерәләр. Менә шул рәвешле соңгы елларда сабантуйның эчтәлеген баетып торучы күп кенә күренешләр үзеннән-үзе төшеп кала бара.  

Инде сүзне район, шәһәр сабантуйлары тирәсендә дә йөртик. Авыл сабантуе белән шәһәр сабантуе арасында аермалык шактый зур. Шөкер, шәһәр, район үзәге сабантуйларында көрәш, ат чабышлары сабантуйның иң мәртәбәле бәйгеләре буларак үткәрелеп килә. Әлбәттә, биредә чын мәгънәсендә профессиональ көрәшчеләр көрәшә. Ул гына да түгел, һәр район үз мәртәбәсе өчен үз көрәшчесен булдыру хәстәрен алдан ук күрә. Көрәшче булырга балаларны да алдан ук әзерлиләр. Бу да табигый күренеш. Мәгълүм булганча, республикабызда көрәш федерациясе дә эшләп килә, ел әйләнәсендә сабантуйлардан тыш ничәмә-ничә тапкыр көрәш ярышлары уздырыла. Алар арасында гомумроссия күләмендәгеләре дә әллә никадәр. Бүгенге көндә көрәш бик үзенчәлекле спорт тамашасы. Ул ХХ гасыр башында да Казан сабантуйларының менә дигән иң кызыклы тамашасы булган. Сабантуйлар өчәр көн барган, чөнки бер көндә генә батыр билгеләнеп бетә алмаган, мәйданның тәмамлануы сабантуй батыры билгеләнүенә турыдан-туры бәйләнгән бит. Мисалга бер генә фоторәсемне искәртеп үтәсем килә. Анда күренекле әдибебез Фатих Әмирхан сабантуй трибунасының иң алдагы рәтләрендә коляскасында утыра (фото ИЯЛИнең мирасханәсендә саклана), трибунада бар урыннар да номерланган, бу Казан халкының сабантуй мәйданына көрәш карарга билетлар сатып алып керүләренә ишарә. Халык көрәшчеләре институтын бик табигый рәвештә профессиоанль көрәшчеләр алыштырды, монда борчылырлык урын юк. Халык бәйгесе спорт төре буларак мөстәкыйль яши, моны сөенеп кабул итәргә генә кирәк. 

– Сабантуйларына профессиональ җырчыларны махсус чакыруны да  шуның белән аңлатасызмы?
– Халык артистны көтеп ала. Ул гына да түгел, сабантуе тарихын фәлән артист килгән елны булган сабантуй дип хәтеренә сала. Авылларда сабантуй битләрен элек фәлән нәселнең кешесе батыр булып калган елгы дип билгеләсәләр, хәзер артистка турылыйлар. Халыкка яхшы артист тансык. Аннан сабантуйларны оештыручылар артистларны беренче чиратта авылдашларының күңелен күрер өчен чакыра.

– Соңгы елларда сабантуйлар татар рухына бик туры килеп бетмәгән бәйге төрләре белән шаккатыра. Мингәр сабантуенда тун киеп чаңгыда ярышу, квадроциклларда, ишәккә атланып узышу, пычрак ерып йөгерүләр дисеңме... Мәйданга парашютчылар төшә. Бәйрәмнең асылы югала баруга бер ишарә түгелме бу?
– Боларны да аңлатып була. Хәзер безгә чын татарча тоелган чиләк-көянтә белән ярышу, йомырка салынган кашыкны кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү кебек шаярулы бәйгеләр ХIХ гасырның икенче яртысында Казан сабантуена әллә кай яклардан җыелган тамашачыга кызык ясау, теләге булган һәркем катнаша алсын өчен кертелгән. Хәзер аларсыз сабантуен күз алдына да китереп булмый. Мингәр сабантуена килгәндә, анда бер мәйданга 20 меңләп кеше җыела. Бу очракта тамашасыз да булмый, аннан кемгә нәрсә кызык бит. Пычракта аунауны сабантуйга килешле дип әйтеп булмый, теге яисә бу компаниянең корпоративына бара торган уендыр дип уйлыйм. Әле анда да пычракта аунарлык дәрәҗәгә җитү ул инде уенчыларның дуңгыз роленә керерлек халәттә булуын таләп итәдер. Мин мондый бәйгеләрне бар сабантуйларга да хас дип әйтмәс идем, ул бик аз урынга хас күренешләр, ничек кертелсә, шулай төшеп тә калачак. Халыкта мән әле дә бар. Теләсә нинди мәгънәсез гамәлләрне или торган иләге әлегә юкка чыкмаган. Аннан квадроциклларның кертелүендә дә беркадәр мантыйк бар. Сабантуйларны оештыручы иганәчеләрнең уллары атка атланып йөрүне абруйлы исәпләсәләр, әлбәттә, беренче урынга атка бәйле бәйгеләр күтәрелер иде. Ләкин аларның үсмер уллары квадроциклларны үз итә, шуңа күрә квадроцикллары булган дуслары да монда килеп, үзара ярышалар. Аннан теләге булганнар да әлеге тимер арбаларда бер җилдертә ала. Бу бәйгеләр сабантуйны тамаша итәргә килгән халык санын арттыру өчен дә эшләнә. Шунысы кызганыч, сабантуй бәйгеләрендә катнашып, үз күңелен үзе күрүчеләр хисабын түгел, авыз ачып карап торучылар санын арттыру өчен.

– Бәлки, мондый бәйрәмнәрне сабантуе дип түгел, башкача атаргадыр?
– Анда бит шул ук сабантуйның асыл бәйгеләре дә бар, көрәше дә, ат чабышы да. Бәлки, татар элитасы балалары арасында җаны атка бирелгәннәр күбәеп китсә, вазгыять беркадәр үзгәрер иде дигән өмет юк түгел. 

– Сабан туенда хатын-кызлар көрәше дә гадәти күренешкә әверелә башлады. Аның милли бәйрәмгә бернинди катнашы юк кебек.
– Хатын-кызлар көрәше гомердә дә булмаган дип әйтә алмыйм. Билгеле бер төбәкләрдә, әйтик, Урал якларында булгалаган дигән фикер бар. Бөек Ватан сугышы елларында Казан арты авылларында хатын-кызлар көрәшен теркәгән мәгълүматлар бар. Ул чорлар өчен бу күренешне аңлатып була, чөнки авылда көрәшерлек ирләр калмаган. Минем уйлавымча, ул вакытта бу төр көрәш беркадәр кызык ясау теләгеннән оештырылгандыр. Моны авыллар үзләре хәл иткәндер, дип беләм. Аннан көрәш үзе аерым бер спорт төре буларак кабул ителә. Ә спорт элек бары тик ир-атлар ярышы гына дип аңланган, хәзер ничә төр бәйге хатын-кызлар ярышы төренә әверелде. Көрәш белән дә шушы ук хәл булырга мөмкин. Бу да үзенә күрә ярыш төренең үсешен тәэмин итү механизмнарының берсе буларак та аңлана ала. 

– Хәзер сабан туена җыела торган бүләкләр дә үзгәрде. Элек бәйрәм бүләгенә тукыма, яулык, сөлге, ирләр күлмәкләре бирә иделәр. Хәзер исә бүләкне күбрәк акчалата бирәләр, шулай ук савыт-саба, көнкүреш техникасы да бирүчеләр бар. Кайбер авылларда мондый бәйрәм бүләге әзерләүне шарт итеп тә куялар икән.
 – Сабантуйның матурлыгын югалтмас өчен, традицияне тотар өчен яулыклары да кирәк. Колгага тагын нәрсә бәйләп куясың?! Кайбер авылларда узган елгы яулыкларны бәйлиләр, колганы яулыклар белән бик матур итеп бизиләр, сабантуйга бәйге җыюның бар атрибутлары кыяфәтен тоталар. Шул ук  вакытта бирнә җыючылар бәйрәмчә киендерелгән арбалы ат та алып чыга. Матур арбаларга берсеннән-берсе зуррак тартмалар, крават япмалары, сөлге комплектлары сала баралар. Сабантуй бүләге халыкка хезмәт итәргә тиеш, бәйгедә катнашып алган бүләген ул  көндәлек тормышында сөенеп тотарга тиеш. Шулай булганда гына татар халкы акылында бик нык аңлана торган бәрәкәт төшенчәсенең асылы тотылачак. Шуңа күрә бу күренешне дә мин тормыш таләбе дип карыйм, һәм ул халыкның мәнлелеген кабат дәлилли. Матурлык өчен әллә кайсы еллардан бирле килә торган матур сөлге, тукымаларны колгага алдан бәйләп алып чыгарга була. Ул бәйрәм төсмерен бирә, без бирнә җыю йоласын шулай кабул итеп күнеккән. Бирнә җыюның асылында халык белән бергә уздырыла торган бәйрәмгә үз өлешеңне кертеп, йөз аклыгыңны саклау, алдагы буыннарга да шуны төшендерү, бүлешергә өйрәтү ята. Элек тә, хәзер дә авылдан читкә чыгып киткәннәрнең сабантуйга дип атап махсус зур бүләкләр белән кайту гадәте яшәп килә. Бу да бик күркәм күренеш. Без үзебез дә шулай кайтырга тырышабыз.

– Әңгәмәбезне йомгаклап, соңгы соравымны бирәсем килә: Сабан туенда миллилекне саклап калу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? 
– Иң беренче чиратта сабантуй мәйданында төп тел татар теле булырга тиеш. Бу безнең Конституциябездә язылган иң зур хокукларыбызның берсе.  

Икенчесе –  Сабантуйдагы төп бәйгеләрне саклау. Өч кенә ат булса да, ат чабышы оештырылсын. Үз төбәгеңдә, авылыңда бер ат бар икән, калган икесен күрше авылдан яки төбәктән чакыр. Көрәш, капчык сугышы, колгага менү, чүлмәк вату, аркан тартыш һәм башка милли бәйгеләр, һичшиксез, үткәрелсен. Ансыз сабантуй булмый. Бу шулай ук иң төп шартларның берсе. 

Өченчесе – сабантуй мәйданы татар орнаментлары белән бизәлсен. Сабантуй заманаларга күрә ниндидер үзгәрешләр кичерергә мөмкин, әмма аның асылы саклансын! (2018)
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading