16+

Авылыбыз белән кабатлыйбыз. :”Алла биргәнебез, исән генә була күр!”

Авыл мәктәбенә яшь укытучы килү зур яңалык кына түгел, олы шатлык та иде ул чакта.

Авылыбыз белән кабатлыйбыз. :”Алла биргәнебез, исән генә була күр!”

Авыл мәктәбенә яшь укытучы килү зур яңалык кына түгел, олы шатлык та иде ул чакта.

Алабуга пединститутын тәмамлап, берьюлы ике яшь укытучының мәктәбебезгә кайтуы без укучылар өчен чын бәйрәм булды. Узган гасырның 1975 елы иде ул.
Укытучыларның берсе – Илсөяр, икенчесе Сәфинә Тләшевалар иде, икесе дә рус теле укытучылары, Пермь ягының Барда районыннан. Безнең Яңа Тинчәленең кайда икәнен дә белмичә килгәннәр. Дөресрәге, диплом алгач, кая җибәргәннәр, шунда барганнар. Башта кызларның икесен ике авылга юлламакчы булганнар, «Бергә барасыбыз килә!» - дигәч, мәгариф бүлеге мөдире: «Барыгыз, алайса, Тинчәле басуларында гуляйте!» - дип җибәргән.

Илсөяре өч елдан соң туган якларына кайтып китте. Сәфинә апа, балачагы тайга урманының бай табигате арасында узуга карамастан, безнең авылда калды. Сыңар кулын сугышта калдырып кайтса да, Сабантуй мәйданында гел батыр калган агрономы Искәндәр абыйның улы Камилгә кияүгә чыкты. Үзе, бу елларны хәтерләп, болай ди:

- Укыласы никахым, туасы балаларым шунда булгангадыр инде, гомерлеккә Яңа Тинчәледә яшәп калдым. Кияүгә чыгасымны белгәч, үзе дә читтән килгән хезмәттәшем Миңнура апа Җамалетдинова: «Еракта калма, туган җирдән читтә яшәүләре кыен булыр», - дип үгетләп тә карады. Яшь чакта кемне дә булса тыңлыйсыңмыни инде ул?! Ярый анысы, үкенеп яшәмәдем, иптәшем дә, каенана-каенатам да бик әйбәт кешеләр булып чыкты. Өч ул үстердек. Яратып эшләдем, яратып яшәдем.

Сайлаган һөнәренә дә тугры калды. Сәфинә апа. 14 ел буе Ниязый Фәизов исемен йөрткән данлы мәктәп дилбегәсен директор булып та тотты. 16 ел уку-укыту эшләре буенча мөдире дә булды. Бик итәгатьле, гадел, тавышын да күтәрми торган, ләкин белемне күңелләргә уеп сала белә торган укытучы булып хәтеребездә калды ул безнең.

Урманнары-күлләре белән мактана алмаса да, туган авылыбызның табигате үзенчәлекле – Тинчәледә байбаклар яши. Алар Татарстанның ике генә районында: бездә һәм Азнакайда. Буа суында тагын кондызларыбыз бар. Менә шуларны күзәтергә ярата Сәфинә апа. Аларның аз калуына җаны әрни, кешеләр аларны мае файдалы булган өчен юк итәләр икән.

Лаеклы ялга чыгып, мәчет каршындагы мәдрәсәгә дин гыйлеме нигезләрен өйрәнергә йөри, намазга баса. Бүген Сәфинә апаның яраткан шөгыле – гөмбәгә йөрү. Юлында очраган дару үләннәрен дә җыеп алып кайтып киптерә, аннары гаиләсенә кыш буе үлән чәе эчертә. Кергән күршеләрен дә үзе тозлаган гөмбә белән сыйлый.

- Хәзер Тинчәле каенлыкларында нинди генә гөмбә юк. Аны җыюның рәхәтлеген берни белән дә чагыштырырлык түгел, нервларны теләсә нинди даруга караганда да яхшырак тынычландыра. Аннары кыш буе тәмле хәләл ризык белән сыйланасың һәм фотоларын карап юанасың, - ди Сәфинә апа. Ә фотолар чынлап та сокланырлык. Бөтен кеше: “Быел җиләк юк!” - дип зар елап урман-болыннардан буш чиләк белән өенә юлланганда, Сәфинә апа кәрзине тулгач, кызыл җиләкләрне башына киеп килгән каскасына да җыя башлый. Фотога да төшерә.

Сәфинә апа – авылның ак әбие Фәридә апаның яраткан килене дә. Менә кырык елга якын инде алар бер түбә астында дус-тату гомер итәләр. “Алла биргән аны безгә!” - ди бүген унынчы дистәне ваклаган 97нче яше белән баручы Фәридә апа Алиуллова. Сәфинә апа үзе дә каенанасына бик рәхмәтле.

- Өч улымны да карашты, аларны халыкча тәрбияләде. Берсенең гомере кыскарак булды шул. Аны җирләгәндә дә: “Раббым, нигә аны алдың, мине түгел?! Минем бит инде ашым ашаган, яшем яшәгән!..- дип үкседе.

Килене әйбәт, сабыр булган каенаналар озын гомерле була. Бик ярата, хөрмәт итә Сәфинә апа ире Камилнең әнисен, бераз гына авырса да, саклаучы фәрештә шикелле көнен дә төнен дә аның яныннан китми. Бүген дә газета-журналларның өтерен дә калдырмый укырга яратучы каенанасына “Шәһри Казан” газетасын бүләк итеп яздыра. Бергә яшәүче оныгы Азат та әбисенең Җиңү бәйрәмен – 9 Майны яратканын, көткәнен белгәнгә: “Әбием яшә! Тиздән бәйрәм җитә!” - дип йөрәгенә дәрт бирә. Сугышның бар авырлыкларын ябык җилкәсендә күтәргән, бүген инде бик аз калып барган тыл батырлары токымынннан ул. Энесенә ризык итәргә дип, Суслонгерга чыгып киткән батыр кыз. Шуңа да Җиңү көне аның өчен иң зур бәйрәм. Әгәр дә шул Җиңү булмаса, хәләле Искәндәре шул Җиңүне алып кайтышмаса, ул яраткан хатын, кадерле әни булу бәхетеннән мәхрүм калыр иде. Ә бит ул чорда күпме яшьтәшләре кыз-әби булып картайдылар.

Шуңа да гел сыйпап кына тормаса да, язмышына бик рәхмәтле Фәридә апа. Ак яулыгын бәйләп, тәсбихын тотып, барлык кадерлеләренә озын гомер, исәнлек-саулык теләп дога кылып түр башында утыра. Белеп торам, теләкләренең иң күбесен яраткан килене Сәфинәгә тели. 

Шушы араларда Сәфинә апага 70 тулды. Фәридә апа тагын күз яшьләре аша рәхмәт әйткәндер: “Алла биргәнебез!” - дигәндер. Хәзер бу хак сүзләр бер аныкы гына түгел инде. Аларны бөтен авылыбыз белән кабатлыйбыз. :”Алла биргәнебез, исән генә була күр!”.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading