16+

Авылыбызга кайткан хатын бөтен ирләребезне бозып бетерде...

Сыер савучы хатыннар авыл советы рәисенә зарланган, “куыгыз авылдан бу кәбахәтне”, дигәннәр. Тик уңай җавап булмаган, чөнки Наҗия эшен җиренә җиткереп эшли, ди. Аның каравы өендә мәхшәр, диләр. Савыт-сабасы юылмаган, өе җыештырылмаган, үзенең дә кайчан карама киеме пычрак.

Авылыбызга кайткан хатын бөтен ирләребезне бозып бетерде...

Сыер савучы хатыннар авыл советы рәисенә зарланган, “куыгыз авылдан бу кәбахәтне”, дигәннәр. Тик уңай җавап булмаган, чөнки Наҗия эшен җиренә җиткереп эшли, ди. Аның каравы өендә мәхшәр, диләр. Савыт-сабасы юылмаган, өе җыештырылмаган, үзенең дә кайчан карама киеме пычрак.

Сезгә зур дулкынлану һәм борчылу белән язам. Кызганыч, район-авыл исемен яза алмыйм, шулай да авылыбызның “героен” фаш итәсем килә. Хәер, моны мин генә түгел, бөтен авыл хатыннары тели. 
Безнең авылга читтән бер хатын күченеп кайтты. Татар, ике баласы бар, иреннән аерылган. Ни сәбәпле авылга күченүен беркем дә белми. Авыл советы рәисе хуҗасыз йортка кертте, фермага эшкә урнаштырды.
Берзаман авылда Наҗия (исеме үзгәртелде) ферма мөдире белән йөри дигән сүз таралды. Башта ышанмадык, чөнки ферма мөдире төшеп калган кеше түгел, абруйлы кеше, гаиләсе дә бар. Ләкин сыер савучы кызлар барысын да үз күзләре белән күргән. 
Күп тә үтмәде, Наҗия авылыбызның башка ирләре белән дә чуала башлады. Күбәләк кебек әле берсенә, әле икенчесенә ябыша. Ирләребезне чистый аздырып бетерде. Салырга да ярата икән. 
Сыер савучы хатыннар авыл советы рәисенә зарланган, “куыгыз авылдан бу кәбахәтне”, дигәннәр. Тик уңай җавап булмаган, чөнки Наҗия эшен җиренә җиткереп эшли, ди. Аның каравы өендә мәхшәр, диләр. Савыт-сабасы юылмаган, өе җыештырылмаган, үзенең дә кайчан карама киеме пычрак. Балаларын да карамый. Ничек укыйлардыр инде алар...
Ирләребезнең башына җиткәнче, бу хатынны ничек тә авылдан куарга иде. Болай дәвам итсә, авыл хатыннары җыелышып, Наҗияне себерке белән авылдан куачак. Бу тәртипсезлеккә чыдар хәл калмады, җәмәгать!

Исемем редакция өчен генә.

Фото: https://ru.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

1

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading