Дөньяда нинди генә кеше юк! Гамбәрне генә алыйк. Шулкадәр дә ялагайланырга яратыр икән. Идарә хуҗасын күрсә, кырыкка гына бөгелми инде. «Исәнмесез, Хәсән Хәсәнич! Кәефләрегез ничек, Хәсән Хәсәнич!
Гаиләгез тазамы, Хәсән Хәсәнич!» Ничек биле өзелеп чыкмый, аптырарсың. Тегесе урамның икенче ягыннан үтсә, монысы да шул якка чыга. Кәкже, исәнләшеп, күзенә күренеп калырга кирәк ләбаса. Хәсән Хәсәничнең дә йөрәге таш түгел, үзен ихтирам иткәнне күреп, кәефе күтәрелеп китәдер, күрәсең, ул да канәгать булып баш кагып үтә. Әмма олпатлыгын югалтмый, сәламне авызының бер читеннән генә чыгара.
Менә әле дә карап торабыз, урамның теге ягыннан Хәсән Хәсәнич китеп бара. Атлавы салмак кына, андый-мондый селкенү сизелми дә, йомгак кебек тәгәри, бер сүз белән әйткәндә. Каршысына әлеге Гамбәр килә.
– Хәзер кырыкка бөгелә бу! – дибез.
– Хәзер тротуарны чәче белән себерә бу! – дибез.
Көтәбез. Хәзер... Хәзер... Бәй, ни күрәбез: Гамбәребез Хәсән Хәсәнич яныннан сынын туры катырып баш кагып кына үтмәсенме! Уклау йоткан диярсең. Без аптырашта калдык. Ай-һай, Хәсән Хәсәничне урыныннан алганнардыр.
– Бер дә андый-мондый хәбәр ишетелмәде лә. Бәлки, Гамбәрнең үзен эштән чыгарганнардыр.
Кемдер шик белдерде:
– Гамбәр – минем күрше. Ул-бу булса, колакка чалыныр иде, юктыр.
Тиздән ачыкланды: Гамбәр дә, Хәсән Хәсәнич тә үз урыннарында тир түгеп яталар икән, чуртым да булмаган аларга.
Без Гамбәр өчен шатланып куйдык. Менә, ичмасам,кеше, үзенә кешечә карый башлаган. Югыйсә, тфү! Бөгелү-сыгылулар күрү имәнеч иде бит. Ә менә хәзер ничек кенә исәнләшеп узып бара Гамбәр агагыз! Без дә әллә кайда аунап яткан кеше түгел, бездә дә горурлык бар димәкче. Дөрес, күптән шулай кирәк иде.
Ишеттерделәр, аның мөнәсәбәте үзгәрүенә без генә түгел, Хәсән Хәсәнич тә шаккаткан икән. «Бу Гамбәр мине санга сукмый, нишләп һаваланып йөри башлады әле. Танавы белән күкне тишмәкче. Алай итә башласа, биләгән урыныннан кире төшерергә дә күп сорамабыз!» – дип әйтеп салган, ди. Дөрес булса, Гамбәр дә үзсүзле, хуҗа кеше белән һаман да шул дорфа гына исәнләшә икән.
Элекке бөгелү-сыгылуларының әсәре дә юк, ди. Кара син аны, тора-бара нинди маладис булып чыкты бу Гамбәр. Әйткәндәй, гомере озын булыр әле, әнә үзе дә болай табан килә. Тик нигәдер төсе качкан.
– Ни булды, Гамбәр? Нигә танавың төшкән?
– Төшмәс җирдән төшәр. Кыскартуга эләктем бит. Эштән чыгардылар.
– Ну-у-у!
– Менә сиңа ну-ну. – Аннан кемнедер сүгәргә тотынды Гамбәр. – Бюрократ! Вельможа! Тархан! Җыен ялагайлар белән уратып алган үзен. Төчкерсә дә...
– Тукта, тукта, Гамбәр, бераз тынычлан. Әле кая юл тоттың?
– Поликлиникага.
– Нәрсә, чирлисеңмени?
– Чирлим шул. Радикулит. Ни иелеп булмый, ни бөгелеп булмый. Уклау йоткан кеше кебек йөр инде менә. Шулай бер ай җәфаланам.
Ул, сүгенә-сүгенә сын катырып, поликлиника ягына китеп барды. Сүккән кешесе Хәсән Хәсәнич икәнлеге безгә ачык иде.
Марат Кәримов
Фото: fishki.net
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар