Безнең авылда балалар бакчасы булмады, дөресрәге, ул мин туганчы ябылып өлгергән иде, шуңа да әби белән бабам тәрбиясендә үстем.
Санарга, ручка, карандаш тотарга өйрәтүчеләрем дә алар булды. Әйе, кулыма ручка алам да, сызыклы дәфтәрнең бер генә юлын да калдырмыйча, тоташ дулкынлы сызыклар белән тутырам. Шакмаклы дәфтәр бирсәләр, һәр шакмак эченә кечкенә түгәрәкләр ясыйм. Бик тә ошый иде миңа бу шөгыль.
У рамда очраган кешеләр минем исемемне сорыйлар да, Аяз икәнлегемне белгәч (бу исемне авылда иң беренче миңа кушканнар): «Ә, Аязмыни әле син, Аяз Гыйләҗев кебек язучы булырсың инде!» – дип әйтәләр иде. Күңелем төшә иде шуңа, чөнки минем язучы түгел (аның кем икәнлеген мин белмим дә!), укучы буласым килә иде. Мәктәпкә йөрү теләге зур булды, чөнки әти-әнием анда – эшкә, ә апам укырга бара. Шуңа күрә әзерлек төркеменә мин биш яшьтән үк йөри башладым һәм ике ел нуленче сыйныфта укыдым.
Иң кызыгы шул: әзерлек сыйныфында укыткан Равидә апам мине беренчегә дә кабул итеп алды. Бер кулымнан укытучы апам җитәкләгән килеш, мин, җиз кыңгырау шалтыратып, бәйрәмгә килүчеләр каршыннан узганымны хәтерлим әле. Бик нык дулкынланган идем ул чакта. Бер сыйныфта берүзем булганлыктан, өченчеләр белән бергә укыдык. Бик кызык иде мәктәптә. Дәрестә апам кушканнарны эшлим дә өченчеләргә адресланган сорауларга да җавап бирәм. Шулай итеп тапкырлау таблицасын да беренче сыйныфта өйрәндем. Кызыксынучан булганмындыр инде, әллә нинди сораулар табып, Равидә апаның да башын катырам. Шуңа күрә дә ул мине, өч дәрес бетү белән, әбиләргә озатырга тырыша, чөнки аның өченчеләрне өйрәтәсе бар, ә минем китәсем килми. Дәресләргә чакырып, кыңгырау шалтыратучы Венера апаны ачуланган идем. Мин мәктәптә булганда, тәнәфесне – кыска, ә мин киткәндә озын ясаган өчен кисәтү ясадым аңа (кыска һәм озын тәнәфес булганлыгын соңрак белдем шул). Аннары: «Каникулга чыгабыз!» – диделәр. «Ялга китмик, укыйк әле», – дип, Равидә апама күпме ялындым – тыңлата алмадым. Җитмәсә, каникулдан соң мәктәпне бер атнага карантинга яптылар – грипп белән авыручылар күбәйгән иде. Шундый сагындым мин мәктәпне, барысыннан да күбрәк укытучы апамны сагындым.
Иң яратып укыган дәресләрем математика белән физкультура булды. Бигрәк тә мәсьәләләр чишү ошый иде. Соңрак белдем: укытучым математиканы үзе дә бик ярата икән. Әле алай гынамы, аның бит беренче һөнәре дә саннар белән бәйле. Дүрт ел авыл советында бухгалтер вазифасын үтәгән Равидә апаның кечкенә чактагы хыялы җиңгән: пединститут тәмамлап, 1995 елдан укытучы булып эшли башлаган.
Ашкынып көтеп алган физкультура дәресләрен баштарак елап тәмамласам, соңрак шатлык хисләре тоярга өйрәндем. Бу дәресләрдә без һәрвакыт ярыша идек, ә мин өченчеләрне уза алмыйм: әле чаңгым гаепле, әле аяк киеме. Соңрак апам минем дә призер булуымны аңлаткач, кәефем булды. Өченчедә укучы Фәнил, Таһир, Фидалия беренче өч урынны алса да, үз сыйныфымда мин бит беренче! Менә шулай үсендерә-үсендерә, ул мине нык, сабыр, тырыш, үҗәт булырга өйрәтте. Апа елап утырганны яратмаганны аңлагач, ничек тә түзәргә тырыштым. Шундый әйбәт апамны борчыйсым килмәде. Ул мине ачуланганны хәтерләмим, ә менә кыска һәм оста гына мактап куйганнары исемдә. Мин аны авызын ачып сөйли башлау белән аңлый идем. Их, рәхәт чаклар иде ул.
Аннары инде мин бик күп мөгаллимнәрдә белем алдым, хәзер дә унынчы сыйныфта укыйм әле, әмма беренче укытучым Равидә апа әнием кебек якын.
1967 елда күрше Зирекле авылында дөньяга килгән чибәр кызның йөрәген безнең авыл егете Рәис Фәхретдинов яулый алган. Бик иртә ятим калган Равидә апаны килен булып төшкән йортта да әни кеше көтмәгән, чөнки каенанасы ул килгәнче вафат булган. Каенатасы Һади бабай аны үз кызларыннан да артыграк үз күрде. Шуңа да каената белән 29 ел бергә матур яшәүче уңган килен һәм ике як туганнарны бергә җыеп очраштыручы нигезнең хуҗабикәсе буларак та хөрмәт итәләр укытучымны авылда. Аның сабырлыгына, төпле акыллы, киң күңелле булуына сокланам. Сөбханалла, корган ояларында менә дигән ике тырыш егет үстерделәр.
Элек, дөньяны, тормышны күбрәк өйрәнәсем килгәнлектән, сораулар биреп аптыраткан остазыма кабат мөрәҗәгать итәм. Әмма хәзер беренче укытучымның хисләрен, хәлләрен беләсем килгәнгә борчыйм. «Сигез чыгарылышым арасында иң аз балалы сыйныф Аязлар классы булды инде!» – дип көлә ул. Укучылары арасында үз уллары да булган. Киңәш бирергә, кеше өйрәтергә, күп сөйләргә яратмый ул, балага үз үрнәгеңдә генә тәрбия биреп була дип саный. Бигрәк тә яшәү рәвеше, балаларда тәрбияләнә торган сыйфатлар кан белән нәселдән нәселгә күчә дигән фикерне хуплый. Ул укыткан сыйныфлар эшкә батырлыклары, тәртипләре, акыллы, булдыклы булулары белән аерылып тора.
Минем остазым – Фәхретдинова Равидә Нәгыйм кызы – укытучы булып тугандыр. Узган ел мәктәптә беренче сыйныфка бик аз укучы килде, шуңа башлангычларны икешәр класс кушып укыта башладылар. Минем апама укучы калмады. Моны ул бик авыр кичерде, борчылды. Быел остазым шәһәр мәктәбенә укытырга китте, үзенә беренчеләрне кабул итеп алган. 29 балага икенче әни булган. Тагын да яшәреп, чибәрләнеп киткән. «Күңелеңә якын эш тапсаң, тормышыңда бер көн дә эшләмәссең», – дигән Конфуций хаклы шул. Күңеленә якын эшенә кайткан укытучым Равидә Нәгыймовна йөзенә кабат елмаю кунаклаган. Мин аны гел шат күңелле, яшь итеп күрергә телим. Башлангычта укытканда картаеп булмыйдыр да ул.
Дусларым, авылдашларның фикерен белештем дә шундый нәтиҗә ясадым: әти-әниләрнең хөрмәтен казанган, укытучыларның да остазы булган беренче укытучым барлык укучыларына да кадерле икән бит.
Аяз Әһлиуллин, Нурлат районы Фома урта гомуми белем мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы
Комментарийлар