16+

Аяз Гыйләҗев: «Татар кызына өйлән, татар егетенә кияүгә чык!» (Язучыдан 12 КИҢӘШ)

1. Иң беренче - үз телеңне камил бел! Аңа зур хөрмәт белән кара, башкаларны шуңа өйрәт. Онытма: Синең Телең дөньядагы иң камил, иң бөек ундүрт телнең берсе. Теленнән йөз чөергәннең теле көяр!

Аяз Гыйләҗев: «Татар кызына өйлән, татар егетенә кияүгә чык!» (Язучыдан 12 КИҢӘШ)

1. Иң беренче - үз телеңне камил бел! Аңа зур хөрмәт белән кара, башкаларны шуңа өйрәт. Онытма: Синең Телең дөньядагы иң камил, иң бөек ундүрт телнең берсе. Теленнән йөз чөергәннең теле көяр!

2. Җиде буын бабаларыңның исемен бел, шәҗәрәсен сакла, алга таба балаларыңа һәм оныкларыңа калдыр. Бабасын оныткан - алдагысын оныткан!

3. Атаң-анаң сүзеннән чыкма, аларны санла һәм шәфкатьле бул. Картайган көннәрендә ярдәм ит. Туганнарыңны, якыннарыңны ташлама. Атасын сүккән - атсыз калган, анасын сүккән - аңсыз калган!

4. Татар кызына өйлән, татар егетенә кияүгә чык. Балаларыңа матур-матур татар исемнәре куш, аларны татар рухында тәрбиялә һәм сабый чактан ук туган телеңне өйрәт. Онытма: балаңның рус телен кечкенәдән үк белүе үз ана теленнән читләшүе өчен түгел, ә икетеллелек һәм алдагы тормышы өчен кирәк. Чит ил татарлары дүрт-биш тел белеп тә, туган телләреннән йөз чөермиләр. Туган телеңне белмәү - тудырган анаңнан җирәнү белән бер!

5. Гомерең буе үз милләтеңнең йолаларын сакла, гореф-гадәтләрен үтә. Ата-бабаларың динен ихтирам ит, иманга кил. Имансыз кеше - иң мәнсез кеше!

6. Үз халкыңның үткәнен бел, аның чын тарихы белән кызыксын. Өйрән һәм башкаларга да шуны сөйлә. Үткәне юкның киләчәге дә юк!

7. Татар халкы олуг әдәбиятлы, зур мәдәниятлы милләт. Аның әдәбият-сәнгатен үзләштер, даими кызыксынып бар, өйрән һәм башкаларга да шуны сөйлә, өйрәт! Үзенекен кире каккан - үзен кире каккан!

8. Дөньяның кайсы гына почмагына барсаң да яисә торсаң да үз татарың белән туганлашып, оешып, бергә яшә. Үз ишең - кайда да иш, үз татарың - ярты Ватан ич!

9. Үзеңә ничек кенә авырга туры килмәсен, кирәк вә мөһим чакта татар кешесенә һәрвакыт ярдәм ит. Татарның татарга ярдәме - атаңа ярдәм ул.

10. Эштәге, тормыш-көнкүрештәге тырышлык өстенә күп белергә тырыш, күп укы, югары белемгә омтыл. Идарә эшләрендә катнаш, бизнеста өлгер бул, әмма һич тә намусыңа тап төшермә, исемең-атың белән рәттән: чиста, тәртипле, берсүзле, ышанычлы, белемле, яхшы күңелле, акыллы, тугрылыклы, талантлы, иманлы, милләтпәрвәр Инсан дигән - иң зур орденнардан да, алтын медальләрдән дә кыйммәтлерәк булган Изге Сүзләрне куярлык булсын. Алтын китәр - Акыл китми, гайбәт бетәр - гадәт бетми!

11. Башкаларга түбәнсетеп карама. Хатын-кызны ихтирам ит. Ирләргә түбәнчелекле бул. Дөньядагы барлык милләтләрне хөрмәт ит, аларның теленә, культурасына, йолаларына, гореф-гадәтләренә ихтирам белән кара. Булдыра алсаң, берничә чит тел өйрән. Үзен яратканның күзе - көзгедә, башканы яратканның - башкаларның йөзендә!

12. Милли хисең турында кычкырып йөрмә, эчеңдә тот. Аны эштә күрсәт һәм гомерең буе йөрәгеңдә сакла, күңелеңдә үстер, җаныңда тот. Күп сөйләшми генә зур эшләр башкар, әмма әйткәнеңне һәрвакыт: "Мин әйттем!" - диң. Безнең бабайлар - бөек ханнар - шулай дигәннәр. Үзеңне һәрчак татар морзасы яисә ханы итеп той. Онытма: һәр татар үз эшендә хан булырга яратылган!! Татар булуың белән мактанма. Әмма Горурлан!!!

(КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты

бастырган “Татарның милли кыңгыравы” җыентыгыннан)

Аяз Гыйләҗев турында язма

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading