Шәһри Казан

Аяз Гыйләҗев: «Туган телеңне белмәү – тудырган анаңнан җирәнү белән бер!»

Халык язучысы Аяз Гыйләҗевтән татар кешесе истә тотарга тиешле 12 киңәш

1. Иң беренче – үз телеңне камил бел! Аңа зур хөрмәт белән кара, башкаларны шуңа өйрәт. Онытма: Синең Телең – дөньядагы иң камил, иң бөек ундүрт телнең берсе. Теленнән йөз чөергәннең теле көяр!

2. Җиде буын бабаларыңның исемен бел, шәҗәрәсен сакла, алга таба балаларыңа һәм оныкларыңа калдыр. Бабасын оныткан – алдагысын оныткан!

3. Атаң-анаң сүзеннән чыкма, аларны санла һәм шәфкатьле бул. Картайган көннәрендә ярдәм ит. Туганнарыңны, якыннарыңны ташлама. Атасын сүккән – атсыз калган, анасын сүккән – аңсыз калган!

4. Татар кызына өйлән, татар егетенә кияүгә чык. Балаларыңа матур-матур татар исемнәре куш, аларны татар рухында тәрбиялә һәм сабый чактан ук туган телеңне өйрәт. Онытма: балаңның рус телен кечкенәдән үк белүе үз ана теленнән читләшүе өчен түгел, ә икетеллелек һәм алдагы тормышы өчен кирәк. Чит ил татарлары, дүрт-биш тел белеп тә, туган телләреннән йөз чөермиләр. Туган телеңне белмәү – тудырган анаңнан җирәнү белән бер!

5. Гомерең буе үз милләтеңнең йолаларын сакла, гореф-гадәтләрен үтә. Ата-бабаларың динен ихтирам ит, иманга кил. Имансыз кеше – иң мәнсез кеше!

6. Үз халкыңның үткәнен бел, аның чын тарихы белән кызыксын. Өйрән һәм башкаларга да шуны сөйлә. Үткәне юкның киләчәге дә юк!

Реклама

7. Татар халкы – олуг әдәбиятлы, зур мәдәниятле милләт. Аның әдәбият-сәнгатен үзләштер, даими кызыксынып бар, өйрән һәм башкаларга да шуны сөйлә, өйрәт! Үзенекен кире каккан – үзен кире каккан!

8. Дөньяның кайсы гына почмагына барсаң да яисә торсаң да, үз татарың белән туганлашып, оешып, бергә яшә. Үз ишең – кайда да иш, үз татарың – ярты Ватан ич!

9. Үзеңә ничек кенә авырга туры килмәсен, кирәк вә мөһим чакта татар кешесенә һәрвакыт ярдәм ит. Татарның татарга ярдәме – атаңа ярдәм ул.

10. Эштәге, тормыш-көнкүрештәге тырышлык өстенә күп белергә тырыш, күп укы, югары белемгә омтыл. Идарә эшләрендә катнаш, бизнеста өлгер бул, әмма һич тә намусыңа тап төшермә, исемең-атың белән рәттән: чиста, тәртипле, берсүзле, ышанычлы, белемле, яхшы күңелле, акыллы, тугрылыклы, талантлы, иманлы, милләтпәрвәр Инсан дигән – иң зур орденнардан да, алтын медальләрдән дә кыйммәтлерәк булган Изге Сүзләрне куярлык булсын. Алтын китәр – Акыл китми, гайбәт бетәр – гадәт бетми!

11. Башкаларга түбәнсетеп карама. Хатын-кызны ихтирам ит. Ирләргә түбәнчелекле бул. Дөньядагы барлык милләтләрне хөрмәт ит, аларның теленә, культурасына, йолаларына, гореф-гадәтләренә ихтирам белән кара. Булдыра алсаң, берничә чит тел өйрән. Үзен яратканның күзе – көзгедә, башканы яратканның – башкаларның йөзендә!

12. Милли хисең турында кычкырып йөрмә, эчеңдә тот. Аны эштә күрсәт һәм гомерең буе йөрәгеңдә сакла, күңелеңдә үстер, җаныңда тот. Күп сөйләшми генә зур эшләр башкар, әмма әйткәнеңне һәрвакыт: «Мин әйттем!» – диң. Безнең бабайлар – бөек ханнар – шулай дигәннәр. Үзеңне һәрчак татар морзасы яисә ханы итеп той. Онытма: һәр татар үз эшендә хан булырга яратылган!!! Татар булуың белән мактанма. Әмма Горурлан!!!

(КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бастырган

«Татарның милли кыңгыравы» җыентыгыннан.)

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    348
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    723
    0
    2
  • 8 февраля 2018 в 12:32
    Марсель Вәгыйзов: «Шундый бер вакыт килеп җитә – дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың» Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов белән күзгә-күз карап аралашуыбыз беренче тапкыр иде. Сөйләшер өчен җиңел, рәхәт кеше, шул ук вакытта үз-үзенә шактый ук таләпчән икәнлеген белдем. Татар җыр сәнгатендә аның үз юлы бар. Ашыкмый, каударланмый, сайлаган юлыннан тыныч, әмма ныклы адымнар белән баручы җырчы дияр идем мин аның турында. Күңеле тартмаганны җырламас, ошатканын җиренә җиткереп башкарыр.
    360
    2
    2