Халык язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевкә исән булса, бүген 90 яшь тулган булыр иде.
1. Аяз Гыйләҗевны хатыны Нәкыя белән кардәшлек җепләре бәйли. Аның әнисенең энесенең хатыны - Нәкыянең апасы. Апасына бала карарга булышкан, аш-суга оста, чибәр, зифа буйлы Нәкыяне егет кечкенәдән күреп, күзәтеп үсә.
2. Аяз белән Нәкыяның яшь аермасы - 9 ел. Алар 1957 елның мартында өч көн гөрләтеп туй итәләр. Туйга акчаны язучының коллегасы Галимҗан Сәгыйдуллин биреп тора. Табынга кәләш күп итеп койка кайната, туй күлмәген дә үзе тегеп кия.
3. Аяз Гыйләҗев хатынына гел: “Минем улларым музыканы үзләштерергә һәм чит телләрдә сөйләшергә тиеш», - дия торган булган. Музыка дәресләрен балалар теләп үзләштермәсәләр дә, немец телен тырышып өйрәнгәннәр. “Хезмәт хакым немец теленнән репетитор яллауга китеп бара иде”,– дип исә ала Нәкыя ханым. Аяз Гыйләҗев үзе немец телен тоткынлыкта өйрәнгән.
4. Иреккә чыккач та озак еллар Аяз Гыйләҗевка кимсетүле карашларны тоярга туры килгән. Язмаларын беркайда бастырмаганнар. Чарасызлыктан язучының кайбер хикәяләре хатыны Нәкыя Гыймадиева исеме белән дөнья күргән.
5. Нәкыя ханым Аяз Гыйләҗевның төрмәдән язган хатларына “бисмилла” әйтеп кенә кагыла. Әлеге кадерле истәлекләрне үзе исән чагында музейга, архивка да тапшырырга җыенмый. “Бу Аязымнан аерылу кебек булыр иде”, - ди.
6. Аяз Гыйләҗевның язу өстәле беркайчан да булмаган. Ул һәрчак, шкафның күтәртелмәле ишеген төшереп, аны өстәл урынына кулланган. Ишек сыгылмасын өчен астан башына чүпрәк бәйләнгән таяк терәтә торган булган.
7. Гыйләҗевлар гаиләсендә иң кыйммәтле бүләк булып китап бастыру машинкасы саналган. Язучы әсәрләрен берсен дә диярлек кулдан язмаган, машинкада бастыра торган булган. Улларының да һәрберсенә: Мансур, Искәндәр, Рашатка 16 яшь тулгач, машинка бүләк иткәннәр.
8. Нәкыя Гыйләҗеваның шкафында бүген дә ире 1960 елда Мәскәүдән алып кайткан франзуц хушбуе саклана. Дөрес, хәзер флаконы гына калган, шулай да исе әле дә килә. “Бу хушбуйның бәясен белгәч, исләрем китте. Ул бәягә бер машина алырга була иде ул чакта”, - дип искә ала Нәкыя Гыйләҗева.
9. Аяз Гыйләҗев балыкка йөрергә, су коенырга яраткан. Хатынына исән чагында гел: “Әбисе, син ничек шулай тәмле пешерәсең икән соң?” - дигән. Ә иң яратып ашый торган ризыгы - Нәкыя апа үзе әзерләгән эремчек булган.
10. Аяз Гыйләҗев тоткынлыкта чакта венгр егете Арпад Галгоци белән таныша. Аның прототибы "Йәгез, бер дога!" әсәрендә Хуродзе образында да чагыла. Иреккә чыккач та Аяз абый озак еллар дустын эзли. Әмма бер хәреф аркасында киткән ялгышлык, “Галгоци”ны “Голгоци” дип эзләү аркасында, барысы да нәтиҗәсез була. Венгр егете лагерьдә рәсем ясау остасы булган, Аяз Гыйләҗевның да портретын ясаган. Аяз Гыйләҗев исә ул сурәтне Нәкыягә хат белән салып җибәрә. Язучының вафатыннан соң, шактый еллар узгач, шул портреттагы имза аша галимә Миләүшә Хәбетдинова Галгоцины эзләп таба. Хәзер ул Венгриянең танылган рәссамы, язучы. Арпад Галгоци Гыйләҗевлар гаиләсендә көтелгән кунак. “Тоткынлыкта алты ай гына бергә булсак та, ул минем өчен абый кебек булды. Үземне Аяз аркасында гына исән калдым, дип саныйм. Без аның белән төннәр буе татар һәм венгр милләтләренең уртак яклары турында сөйләшә идек”, - дип искә алган Арпад Галгоци Казанга килгәч. Ул Аяз Гыйләҗевның ”Йәгез, бер дога” әсәрен венгр теленә тәрҗемә иткән. Китапның тышлыгына язучының тоткынлыкта чакта үзе ясаган сурәтен урнаштырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар