16+

Айдар Галимов турында 16 кызыклы факт

Җырчы турында кызыклы фактлар тәкъдим итәбез.

Айдар Галимов турында 16 кызыклы факт

Җырчы турында кызыклы фактлар тәкъдим итәбез.

1. Туган җире – Казахстан ССРы, Целиноград өлкәсе, Мәдәният авылы.

2. 11 февраль – әнисенең туган көне, 16 февраль – әтисенеке, 23е – үзенеке.

3. Әтисе гомер буе – шофер, ә әнисе – татар теле укытучысы булып эшли.

4. Кечкенә чакта хоккейны аеруча яратып уйный, шуңа да кушаматы “Харламов” булган.

5. Өченече сыйныфта укыганда кулын сындыра.

6. Уфа автотранспорт техникумын кызыл дипломга тәмамлый.

7. Ике югары белеме бар.

8. 42 тапкыр парашют белән сикерә.

9. Армиядән кайткач Миякә районының “Чулпан” колхозында шофер булып эшли.

10. Улына футболчы Динияр Биләлетдинов исемен кушкан.

11. Җырчының яраткан шөгыле – спорт. Хоккей, футбол уйный,  теннис карарга ярата, ә хоббие – тау чаңгысы.

12. “Салават Юлаев” хоккей командасы җанатары.

13. Селин Дион, София Ротару, Иосиф Кабзонның репертуарын тыңларга ярата.

13. Кайчандыр “Айдар” студиясе игълан иткән кастингка җырчы Земфира да килгән була. Тик, кызганыч, Айдар Галимов моны үзе хәтерләми.

14. Яраткан шагыйре – Әнгам Атнабаев.

15. Имзасын космонавт Юрий Гагаринныкына охшатып куя.

16. Йорт мәчесенең кушаматы – Патрик.

Язмага реакция белдерегез

16

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading