16+

Айдар Сәлимгәрәев: "Тормышка караш үзгәрде"

“Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы 2021 ел буенча эш нәтиҗәләре, 2022 елга куелган максат-бурычлар турында киңәйтелгән утырыш үткәрде. Анда ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ММЧ вәкилләре катнашты.

Айдар Сәлимгәрәев: "Тормышка караш үзгәрде"

“Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы 2021 ел буенча эш нәтиҗәләре, 2022 елга куелган максат-бурычлар турында киңәйтелгән утырыш үткәрде. Анда ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ММЧ вәкилләре катнашты.

Утырыш башланганчы, IT-парк фоейсында төрле радио-телевидение, газета-журналлар катнашында күргәзмә тәкъдим ителде. Һәркем үз проектлары турында сөйләде. Алар арасында “Шәһри Казан. Язмыш” газетасы да бар иде. Әсгать Сәфәров “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров белән аралашканнан соң, газетаның үзенчәлекле булуын әйтте һәм уңышлар теләде.

“Соңгы ике елда тормышка караш үзгәрде. Хәтта бүгенге коллегиягә әзерлек тә моны дәлилли. Чыгыш ясаучыларны ковид аркасында өч тапкыр алыштырырга туры килде. Бу чир күп кенә коллегаларыбызны вакытсыз алып китте. Журналистлар соңгы юлга озату мәрасимнәрендә ешрак күреште. Әмма пандемия һөнәребезгә карата мөнәсәбәтне үзгәртә алмады. “Кызыл зона”дан йөзләгән репортаж әзерләү – һәрвакыт алда булырга теләү, беренчелеккә омтылу нәтиҗәсе иде”, - дип сүзен башлады “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Аның сүзләренчә, пандемия басма матбугатка, тираж санына тискәре йогынты ясаган. “Шул ук вакытта карантин чикләүләре дөрес һәм сыйфатлы итеп язылган мәгълүматка ышанычның артуын раслады. Элек аралашу функциясен үтәгән социаль челтәрләр ышанычлы яңалык чыганагына әверелде. Һәр дүртенче россияле социаль челтәре булган ММЧка гына ышана. Ләкин яңалыкларның төп чыганагы - ул интернет сайтлар”, - ди Айдар Сәлимгәрәев.

ТР Президенты республиканың бөтен халыкларына да аерым игътибар бирергә кушкан иде. Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, моны истә тотып, татар телле проектлар белән бергә рус, чуваш, мари телләрендә дә проектлар гамәлгә ашырылган, башкорт язучыларының китаплары нәшер ителгән. “Бу тәҗрибәне дәвам итәргә исәп”, - ди ул.

2022 елга куелган планнарга килгәндә, быел “Дәүләт секторында цифрлы коммуникацияләр” Бөтенроссия форумы узар дип көтелә. Бу – дәүләт белән гражданнарның цифрлы мохиттә аралашу мәйданы булачак. Моннан тыш, 2022 елның Цифрлаштыру елы булуын истә тотып, ел дәвамында медиа өлкәсендә дә күп кенә проектлар көтелә. 

Тагын бер максат – кадрлар әзерләүне көчәйтү, татар журналистларын җәлеп итү, булганнарының белемен күтәрү. Сүз уңаеннан, 2021 елда “Татмедиа” агентлыгы барлыгы 46 уку-укыту программасы оештырган, аларда 1700 кеше белем алган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading