16+

Айдар Сөләйманов: "Һәр җырны болай кабул итәрләр дип уйламаган идем”

17 гыйнвар көнне Нью-Йоркның нәкъ үзәгендә урнашкан Корнеги-холл концертлар залында татар җыры, татар көйләре яңгырап торды.

Айдар Сөләйманов: "Һәр җырны болай кабул итәрләр дип уйламаган идем”

17 гыйнвар көнне Нью-Йоркның нәкъ үзәгендә урнашкан Корнеги-холл концертлар залында татар җыры, татар көйләре яңгырап торды.

Ике бүлектән торган әлеге концертта барлыгы 22 җыр башкарылган. Чит ил тамашачысы каршында Алинә Шәрипҗанова, Артур һәм Эльза Исламовлар, Лилиана Газизова, Илгиз Шәйхразиев, Гөльнора Гатина, Руслан Сәйфетдинов, Әмир Әхмәдишин, Максуд Юлдашев, Юлия Гарифуллина, “Yummy Music” продюсеры Ильяс Гафаров, Айдар Сөләйманов һ.б. чыгыш ясады. 


2,8 меңлек кеше сыйдырышлы залда барган концертны танылган актриса Чулпан Хамматова алып барган. 

“Үзгәреш җиле”н Нью-Йоркта яшәүчеләр һәм татарлар гына түгел, АКШның башка шәһәрләреннән, штатларыннан, Канададан да килеп тамаша кылучылар булган. 

Пректның максаты — татар эстарадасы дәрәҗәсен арттыру, музыкага, текстларга, профессиональ башкаруга таләпләрне арттырудан гыйбарәт. Америкада фестивальне уздыру исә АКШ халыклары арасында татар мәдәнитяен үстерүне максат итеп куя, дигән иде Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова. 

-Нью-Йорктан әле яңа гына Мәскәүгә кайтып җиттек. Хис-кичерешләрне әйтеп-бетереп булмый. Нью-Йоркта татар җыры әле моңа кадәр яңгыраганы юк иде. Ул залның рухын сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый, - дип эмоцияләре белән бүлеште Айдар Сөләйманов. 

Ул шулай ук фестивальне оештыручыларга һәм мондый мөмкинлек тудырганы өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләрен җиткерде. Билгеле булганча, фестивальне уздырырга матди ярдәмне республика җитәкчелеге бүлеп бирде. “Үзгәреш җиле” берничә тапкыр Казанда да үткәрелде. 

-Тамашачы бик җылы итеп кабул итте. Һәр җырны болай кабул итәрләр дип уйламаган да идем. Казанда да хәтта бөтен концертларны алай карамыйлар. Бик күп татарлар килгән. Шәхсән үзем бик күп Канада татарлары, Майами, Сан-Франциско татарлары аралаштым. Шулай ук тамашачылар арасында америкалылар, кытайлылар, кореялылар күп иде. Зал тулы булды, - диде Айдар “Шәһри Казан”га. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы татарлар!

    Мөһим

    loading