16+

Айгөл Бариева сөенечле хәбәре белән уртаклашты. Котлыйбыз!

Җырчының гаиләсен һәм Камилне чын күңелдән әлеге сөенечле вакыйга белән котлыйбыз, укуында уңышлар телибез! Камилгә Россиянең генә түгел, дөньяның иң танылган кино актеры булырга язсын!

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның улы Камил Мәскәүгә ГИТИСка укырга кергән. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

“Тормышымда булган барлык вакыйгалар - шатлык-борчулар, яңалыклар, сәяхәтләр, иҗатым, рецептлар белән һәрдаим уртаклашам. Менә хәзер дә гаиләмдә көтеп алынган зур яңалыгым белән бүлешергә телим. Бу мактану түгел. Мин моны алга таба нәрсә эшләргә белмичә икеләнеп утырган кешеләргә көч һәм ышаныч бирү өчен язам.
Без бу максатка 3 ел бардык. Әйе, бу вакыт эчендә күпме күз яше түгелде, күпме нервы бетте, ул йокысыз төннәрнең иге-чиге юк. Кайвакыт барысына да төкереп, туктыйсы килгән чаклар булды. Әмма улымның хыялы һәм аңа ярдәм итү барыннан да өстенрәк булды. Мине хәзер һәрбер ата-ана да аңлыйдыр.
Шуны әйтергә телим, иң төп фактор – кеше үзе! Әгәр ул үзе теләмәсә, бу дөньяда бернәрсә дә булмаячак һәм аңа беркем дә ярдәм итә алмаячак. Быел улым кабат чемоданын алып, “укырга кермичә, хыялымны тормышка ашырмыйча, өйгә кайтмыйм” дип Мәскәүгә чыгып китте.
Ана йөрәгенең ниләр кичергәнен күз алдына китерәсезме? Кая бара, кая яши, кем белән, ничек?.. Соңгы айда шушы сораулар белән яшәдек. Соңгы ике атнада бөтенләй йоклый алмаганымны язылучыларым да сизгәндер. Имтиханнар башланды. Догалар, догалар, догалар... Алар гына миңа ярдәм итте.
Һәм булды! Аллаһы Тәгаләгә ышаныч, якыннарның һәм дусларның таянычы, үзенең тырышлыгы, максатчан булуы, сабырлыгы көтелгән нәтиҗәгә китерде - улым укырга керде! 3 ел буе хыялланган уку йортына – ГИТИСка укырга керде! Улым дәү әтисе эзләре буйлап бара.
Котлыйбыз, улым! Хәзер иң мөһиме – исән-сау булырга, укырга һәм тырышырга!” - дип язган Айгөл Бариева.

Җырчының гаиләсен һәм Камилне чын күңелдән әлеге сөенечле вакыйга белән котлыйбыз, укуында уңышлар телибез! Камилгә Россиянең генә түгел, дөньяның иң танылган кино актеры булырга язсын!
Сүз уңаеннан, Камилнең кинода төшү тәҗрибәсе бар инде. Ул Татарстанда төшерелгән “Хәлимә”, "Зөләйха" фильмнарында уйнаган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading