16+

Айгөл Рәхимова: «Мин бит авыл егетләрен яманламыйм, ник бәйләнәсез?!»

ТMTV телеканалының "Сер булып калсын" тапшыруында узган атнада кунакта Айгөл Рәхимова иде. "Авыл егете кияүгә чыгарга тәкъдим ясаса, авылга күченеп кайтыр идеме?" дигән сорауга Айгөл "юк" диде. Əлеге җавабы өчен җырчыны бик сүккәннәр икән!

- Мин бит анда: "Авылга күченеп кайтырга әзер түгелмен", - дип кенә җавап бирдем. Ə Инстаграмда начар комментарийлар шундук китте! Янәсе, кем мине әле авылга чакыра, йолдыз "тотканмын" икән һ.б.

Юк, чынында исә, миңа авыл егетләре ошый. Алар тырыш, шәп эшлиләр, аек акыл йөртәләр. Əмма егет ничек кенә ошаса да, мин күченеп кайтмыйм. Мин шәһәрдә тудым, шәһәрдә үстем. Шәһәр мохите миңа якынрак. Бәлки килчәктә тормыш минем язмыш белән шаяртып, авылга да җибәрер. Əмма әлегә анда яшәвемне күз алдына да китерә алмыйм.

Ул комментарий язган кешеләргә исем китми башлады. 2 подписчиклы, 0 публикацияле «акыл иялре»нең фикерләре миңа кызык түгел. Аннары, эшсез интеккән җырчылар да бар бит. Көнләшүе эченә сыймаган. Əнә шулар яңа аккаунт ачып, пычрак атып яталар.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading