16+

Айрат Хәсәнов: «Фермер тәвәккәл булырга тиеш»

Бүген авылны фермерлар гына саклап кала ала. Авыл язмышы алар кулында. Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылы фермеры Айрат Хәсәнов шулай ди. 2009 елдан бирле ул үсемлекчелек культураларын игә.

Айрат Хәсәнов: «Фермер тәвәккәл булырга тиеш»

Бүген авылны фермерлар гына саклап кала ала. Авыл язмышы алар кулында. Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылы фермеры Айрат Хәсәнов шулай ди. 2009 елдан бирле ул үсемлекчелек культураларын игә.

Күп еллар Кайбыч һөнәри училищесы директоры булып эшләгән. Әлеге вазифада булганда ук фермерлык эшен башлап җибәрә. Һөнәре буенча авыл хуҗалыгы белгече – инженер-механик.

– Фермер булу уе 90нчы елларда ук туган иде. Ул вакытта мөмкинлекләр булмады, әмма уема тугры калдым һәм үземне дөрес юлда дип уйлыйм. Тәвәккәл булсаң, теләсә нинди эшкә алынырга була, – ди ул.
Айрат халыктан арендага алынган 400 гектар пай җирендә бөртеклеләр һәм печән чәчә. Соңгысын авыл халкына пай җиренә бирү өчен генә үстерә. Шулай ук бодай, арпа да бирә, кемдер бал белән ала ди. Хуҗалыгында 20 баш умарта да тота. Төп ярдәмчеләре – гаиләсе, туганнары. Казанда институтта укып белгечлек алган улы да быел авылга кайтып төпләнгән. Хәзер төп ярдәмче ул.

Әңгәмәдшем авылда эш юк диючеләргә үзенең хезмәте белән үрнәк күрсәтә. Йорты янәшәсендә генә берничә төрле техника тора. Биш тракторы, бер комбайны һәм авыл хуҗалыгында эшләү өчен кирәк булган бөтен техника бар. Дәүләттән ашлама алуга субсидия бирелә, ул ашлама алуга киткән акчаның дүрттән бер өлешен каплый икән. Ягулыкны ташламалы бәядән сатып алалар. Дәүләт ярдәменнән тыш, Табигать-
ананың да мәрхәмәте кирәк. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр өчен елның һәр көне дә мөһим.

– Быел яңгыры булырмы, һава торышы печәннәрне җыеп алырга мөмкинлек бирерме, бөртеклеләрне югалтуларсыз җыя алырбызмы дип борчылабыз. Мин фермер булганнан бирле, җәйләр коры килә. Яңгырлы җәйне сирәк күрәбез шул. Яңгырлар явып китсә, күңел күтәрелә. Тагын бер-ике тапкыр әйбәт итеп яуса, уңышка ышаныч бар, – дип елмая Айрат.
Елына карап, уңышы да төрле була. Кайбер елларда уңышның һәр гектардан 46 центнер да чыкканы булган. Уртача алганда исә – 30 центнер тирәсе. Фермер әйтүенчә, печәннәр зарланырлык түгел, бодай уңышы да әйбәт булыр кебек. Быел бодай саклау өчен тагын бер склад төзеп куярга ниятли Айрат.

Былтыр бодайның бер тоннасын 10 мең сумга саткан. Яхшы сортлы, он ясауга китә торган бодай 12 мең сумга кадәр күтәрелгән.

– Күпләр ипинең сыйфатыннан зарлана, уалып бетә, диләр. Белгечләр моны клейковинасы (ашлык бөртегендә була торган аксым матдәсе) түбән булу белән аңлата. Клейковина нык булсын өчен нинди шартлар кирәк? – дип кызыксынам Айраттан.
– Яхшы ашлама кирәк. Яңгырларның да вакытында явуы мөһим. Сортыннан да тора ул. Узган ел бодайны, клейковинасы нык булганга, 3нче класс белән тапшыра алдык. Бәясе дә яхшы чыкты.

– Ипи бәясе югары булудан да зарланабыз. Исәпләп караганыгыз юкмы, ипи бәясенең ничә сумы сезнең кесәгә китә?
– Икмәк бәясе кыйммәтләнү безнең эшкә бәйле түгел. Ун ел эшлим, бәя бер тирә тора. Иң кыйммәт вакытын алсак, килограммын 10-12 сумга сатабыз. Кайвакыт өч сумга кадәр төшә. Ә ипинең бәясен төшермиләр. Өченче ел бодай бәясе хәтта 5-6 сумга төште. Ул елны бодай күп булды. Былтыр 10-12 сумга менде. Бу бәя безнең өчен әйбәт санала. Якынча алып әйткәндә, бер килограмм икмәк безгә 7-8 сумга төшә. Шуңа да кыйммәтле ашламалар, гербицидлар алып булмый. Югыйсә үз бәясе арта. Сезон вакытында гына ялланган эшчеләрем була. Аларга да лаеклы итеп түләргә кирәк.
 
Үсемлекчелек белән шөгыльләнгән кешенең басуында җәй буе эш тынмый. Кырларда чәчүлекләрне тәрбияләү, агу сиптерү, ашлама кертү эшләре бара, тиздән пай җирләрен эшкәртергә керешәләр. Көз көне инде урып-җыю, бодайны урнаштыру мәшәкате, кыш көне дә тик ятмыйлар, техниканы ремонтлыйлар. Күп акча техниканы яңартуга, складлар булдыруга китә икән. Кергән керемнең күп өлешен шуңа тотабыз, ди яңа танышым. Аның әйтүенчә, дәүләт күбрәк терлекчелек белән шөгыльләнә торган фермерларга йөз тота, аларга ярдәм итү чаралары күп. Безгә дә игътибар артсын иде, ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading