16+

Айзилә Әюпова - "Татар кызы-2019"

"Татар кызы - 2019" булып танылган Чаллы кызы Айзилә Әюповага кыйммәтле бүләкләр һәм 50 мең сум акча да тапшырылды.

Айзилә Әюпова - "Татар кызы-2019"

"Татар кызы - 2019" булып танылган Чаллы кызы Айзилә Әюповага кыйммәтле бүләкләр һәм 50 мең сум акча да тапшырылды.

Казанда республикакүләм "Татар кызы-2019" бәйгесе узды. Аның җиңүчесе булып Чаллыдан Айзилә Әюпова танылды.

Быелгы бәйгенең башка еллардан аермалы бер үзенчәлеге дә бар иде. Анда Татарстан гүзәле генә түгел, ә Казан гүзәле дә ачыкланды. Башкаланың иң сөйкемле, чибәр, гүзәл кызы булып Алия Әхмәтова танылды.

"Татар кызы - 2019" булып танылган Чаллы кызы Айзилә Әюповага исә кыйммәтле бүләкләр һәм 50 мең сум акча да тапшырылды. Айзиләгә Ижауда узачак хәлиткеч бәйгедә Татарстан данын якларга туры киләчәк. Сүз уңаеннан, халыкара бәйгедә Алия Әхмәтова да катнашачак.

Бәйге хакында тулырак язманы газетабыз битләрендә укырга мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading