16+

Азат Абитов: «Солдат булу теләгем бетте»

Яшь җырчы Азат Абитов Инстаграмына солдатлар янәшәсендә төшкән фотосын урнаштырган.

Азат Абитов: «Солдат булу теләгем бетте»

Яшь җырчы Азат Абитов Инстаграмына солдатлар янәшәсендә төшкән фотосын урнаштырган.

Дуслары арасында аннан: «Армиягә китәргә җыенасыңмы әллә?» - дип сораучылар да бар. Без дә Азаттан әлеге фотоны төшерү тарихы белән кызыксындык.

- Быел туганым Казан суворов училищесына укырга керде. Присяга биргәндә аның янына бардык. Ул көнне салкын иде. Туңгач, туганым курткасын миңа биреп торды. Шул вакытта туганнарым төшереп алды, - дип аңлатты ул әлеге фотоны.   

1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Без Азаттан да армиядә хезмәт итүгә карата фикерен белештек.

- Дусларым арасында армиядә хезмәт итеп кайтучылар шактый, ләкин мактап телгә алучылар аз. Яшүсмер чагымда мин дә армиягә бару турында хыяллана идем. Икетуган абыйларым ике ел хезмәт итеп кайткач, алардан үрнәк алып минем дә барасым килә иде. Аннан соң бер елга калдыргач, кызыгы калмады, дип сөйләүчеләр артты. Күбесе бер ел вакытны бушка уздыру, дип бәяли иде. Әлеге фикерләрне ишеткәч, минем дә солдат булу теләгем бетте. Аннан соң, күз күремем начар булгач, миңа 2010 елда ук вакытлыча хәрби билет биреп кайтардылар. Вакытлыча булгач, ничек буладыр ул. 27 яшькә кадәр ике ел вакыт бар әле. Аңа кадәр законнар үзгәрмәсә ярый да...
Армиядә хезмәт итеп кайткан дус, таныш егетләремнең холыкларында үзгәреш сизәм, әлбәттә. Шук, шаян, бераз тәртипсезрәк тә егет армиядән соң басынкыланды, үзгәрде. Аннан соң, хәрби хезмәттә булган егетләрнең тормыш кыйммәтләре үзгәрә. Алар дуслык, бердәмлек төшенчәсен ныграк бәяли башлыйлар, - диде ул.            

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading