16+

Азат Фазлыевның әнисенә ярдәм кирәк: «Акча җыйганны әни үзе белми»

Интернет челтәрендә утыручылар соңгы яңалыкларны беләләр: Азат Фазлыевның әнисендә яман шеш. Чит илдә эшләнәчәк операциягә акча җыялар...

Азат Фазлыевның әнисенә ярдәм кирәк: «Акча җыйганны әни үзе белми»

Интернет челтәрендә утыручылар соңгы яңалыкларны беләләр: Азат Фазлыевның әнисендә яман шеш. Чит илдә эшләнәчәк операциягә акча җыялар...

Бу хакта Алсу белән сөйләштек.

- Əнинең авырганы хакында Азатның икенче концерты алдыннан, 2013нче елда белдек. Котычкыч яңалык аяз көнне яшен суккандай булды. Əни бик көчле рухлы кеше. Химияләр алгач, әйбәтләнеп киткән кебек булды. Югыйсә, шул вакыттан ук: "Əниегезгә озак вакыт калмаган", - дигәннәр иде.
Соңгы арада әнинең хәле тагы начарайды. Температурасы бер төшә, бер менә... Августта Израильгә тикшеренергә бардык. Анализ нәтиҗәләрен алгач, төгәл диагнозны белдек. Аңа савыгу өчен катлаулы операция кирәк. Əмма ул түләүле. Бездә бушка эшләнә, әмма чират белән. Ə ул чират тиз генә җитәрлек түгел әле. «Пересадка костного мозга» дигән операциягә хәзер акча җыябыз. Тәүдә Израильнең үзендә ясатырбыз дигән идек, әмма анда бик кыйммәт булып чыкты. Төркиягә дә барырга мөмкин, анда очсызрак икәнен белгәч, акча җыярга булдык. Моңа кадәр гел үзебез тырыштык, кешедән сорамадык. Кредитлар булса да алып, булдыра алганча ярдәм иттек. Бу юлы да шулай эшләр идек, тик вакыт аз. Яңа елга кадәр 10 миллион сум акча җыярга кирәк.

Аллага шөкер, ярдәм итүчеләр бар. Барлык кешегә рәхмәтләребезне юллыйбыз! Тик акча җыйганны әни белми. Аңа әйтмибез. Ул андый әйбергә бик каршы...

Азат Фазлыевның әнисе - Зөлфирә ханымга ярдәм итүчеләр җырчының Сбербанк картасына акча күчерә ала.

4276620020655795

Фазлыев Азат Рафаилевич

Телефон номеры буенча күчерүчеләр өчен: 89274239767

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading