Быел Нияз әниләре белән сәфәргә киткәндә дә ул бездә калды. Өйдәге ишекләр һаман ачык торганга, Кеша рәхәтләнеп бер бүлмәдән икенчесенә очты. Төнгегә дә читлекнең ишеге ябылмады. Шуңа да ул барыбыздан да иртә уянып, үз-үзе белән сөйләште, җырлады, сызгырды.
Аш вакыты җитүгә, өстәл янына очып килеп ризыклардан авыз итә башлады. Кыяр, укроп яфрагы, хәтта кашыктан токмач та ашады. Аннары җилкәгә утыра да үзенчә нәрсәдер сөйли башлый иде. Без аңа җавап бирәбез. Ул шатлана-шатлана серләшүен дәвам итә.
Көндезләрен ул күбрәк аш бүлмәсендәге тәрәзә төбендә утырды. Шунда попугай рәсеме төшерелгән тартмалар каршында һаман боргаланды, җырлады. Тартма ауса, аны томшыгы белән күтәрде, ә безне аларның якынына да җибәрмәде.
Акрынлап, аның ни белгертергә теләвен дә аңлый башладык. Мәсәлән, бер тапкыр мин тәлинкә юганда, кулыма утырып, аны тешләргә маташты. Куып җибәрсәм дә, ул һаман бу кыланмышын кабатлады. Соңрак кызым: «Әти, аның суда коенасы килгән, ул сиңа шуны аңлатырга теләгән!» – диде.
Очып китәсе көнгә каршы иптәшем: «Тиздән, Кеша, сиңа иркенлек азая башлаячак, күбрәк читлектә утырырга туры килер!» – дип әйтеп куйды, чөнки аны Казанга алып китәчәкләр. Кичен ул йокы бүлмәсенә кереп, аның һәм сеңлесе белән ярты төнгә кадәр серләшеп, үзенчә сөйләшеп үткәргән.
Гадәттә, ишек янына бара башлаганда, Кеша, җилкәдән төшеп, яраткан урынына китә иде. Бу көнне иптәшем аның башына кунганын сизми калган һәм шуңа да, ишекнең пәрдәсен ачып әйбер куйганда, Кеша урамга очып китә.
Мин бу вакытта бакчада идем. Иптәшем Венераның илереп кычкыруына килеп җитсәм, ул күз яшьләренә буылып шашынып елый: «Кешаны очырдым бит, инде нишлим?!» Бары дарулар ярдәме белән генә аны бераз тынычландырып булды. Мин дә үземне кая куярга белмәдем, йөрәк күкрәктән атылып чыгардай булып типте. Күздән туктаусыз яшь акты.
Оныгым Нияз да урамда һаман аны чакырды, хәтта моны ул төнлә белән дә кабатлады. Кызым белән киявебез яңа попугай да алып кайттылар, әмма бу да йөрәк әрнүен баса алмады.
Икенче көнне инде өметебез өзелде дияргә дә була. «Кеша йә ерткыч кошлар, йә мәчеләр корбаны булгандыр», – дигән фикер дә баштан китмәде. Тагын яңа өченче – Корбан гаете көне туды. Иптәшем сәҗдәгә киткәндә (ул берничә тапкыр хаҗда да булып кайтты): «Йа Аллам, мин сиңа ышанам, фәрештәләреңне җибәреп, Кешамны кайтарырга ярдәм ит!» – дип дога да кылган.
Өйләдән соң балалар бакчада урнаштырылган бассейнның суын бушатып, аны чистарта башладылар. Шактый вакыт үткәч, кызым: «Ишетәсезме, Кеша тавышы бит!» – дип кычкырып җибәрә. Дөрестән дә, бер ак кошчык күршеләр агачына барып куна.
– Улым, тиз шунда бар! – дип, Ниязга куша.
Ул өйдән телефонын алып чыгып, кечкенә попугайлар тавышы ишетелгән язманы куеп, кош кунган агач янына йөгерә. Үзе, бертуктаусыз: «Кеша, Кешуля!» – дип кычкыра. Озак та үтми, попугай оныгымның җилкәсенә утыра, ә әтисе аны тотып ала.
Безнең шатлануыбыз шундый зур иде, аны сөйләп тә, аңлатып та булмый, үзебез генә беләбез. Өйгә алып кергәч, әйтерсең лә шатлыгын белгертеп яки сораусыз очып киткән өчен гафу үтенгән сыман, Кеша алдан Венера җилкәсенә кунды, аннары сеңлесенең җилкәсенә, шуннан соң гына ризыкка ябышты. Билгеле, бу кеше ышанмаслык хәл иде, ягъни могҗиза дияргә дә була. Аны читлектә килеш бакчага алып чыккаладылар, шуннан хәтерендә калдырганмы яки бүтән сәбәп беләнме, ул безнең йорт тирәсеннән ерак китмәгән. Бәлки укылган дога нәтиҗәседер? Ә инде балаларның сөйләшкәнен ишеткәч, очып та килгән.
Комментарийлар