16+

Азнакайда фаҗига: "Үз тырышлыгыбыз, көчебез белән өч ел элек салып чыккан идек бу йортны..."

22 апрель көнне кичке алтылар тирәсендә Азнакайның читендә урнашкан шәхси хуҗалыкта янгын чыга. Риназ Хәмзин хуҗалыгындагы мунчада янгын чыгып, каралты-кура янып бетә. «Кызыл әтәч»нең телләре торак йортка үрмәли. 

Азнакайда фаҗига: "Үз тырышлыгыбыз, көчебез белән өч ел элек салып чыккан идек бу йортны..."

22 апрель көнне кичке алтылар тирәсендә Азнакайның читендә урнашкан шәхси хуҗалыкта янгын чыга. Риназ Хәмзин хуҗалыгындагы мунчада янгын чыгып, каралты-кура янып бетә. «Кызыл әтәч»нең телләре торак йортка үрмәли. 

Азнакай шәһәрендә янгын чыгып, ике балалы гаилә йорт-җирсез калган. Бәхеткә беркем дә зыян күрмәгән. Хәзер яшь гаилә туганнарында яшәп торачак.

Милекләре тулысынча янып беткән, шәхси әйберләр, машинасыз, документларсыз калганнар. 

— Янгын чыккан вакытта үзем өйдә түгел идем, - дип сөйләде безгә йорт хуҗасы Риназ, -  Мин кайтып җиткәнче, ягъни уртача алганда 20 минут арасында йорттан берни калмаган. Ут чыккан вакытта хатыным бер яшьлек балабыз белән өйдә, олысы, 3 яшьлек улыбыз ишегалдында йөргән. Шартлаган тавышка, хатыным өстендә ни бар шуның белән, үз-үзен аңышмыйча өйдән урамга чыгып чапкан.

 Мунча, тулысынча янып бетә. Өйнең стеналары тышкы яктан сакланып калса да, эчке якта бар нәрсә янып беткән. 

— Вахта ысулы белән Октябрьск шәһәренә йөреп эшлим. Үз тырышлыгыбыз, көчебез белән өч ел элек салып чыккан идек бу йортны,- ди Риназ. – Рәхәтләнеп яшәрбез дип, заманча җиһазлар белән матурайттык. Шуның чаклы малның мизгел эчендә янып юкка чыгуына йөрәк әрни. Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, янгын мунча ягыннан, казаннан чыккан. Әмма төгәл сәбәбе билгесез. Дознавательләр ачыклаячак. 

Булышырга  теләүчеләр өчен гаилә башлыгы Хәмзин Риназның телефон номеры: 89178899955. Әлеге номерга Сбербанк һәм Тинькофф банк карталары беркетелгән. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ходаем сакласын! Ходай туземлек хэм коч бирсен!

    Мөһим

    loading