16+

Бабай белән Махмай урманда ни эшләп йөри икән?

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән котлап кайтулары турында сөйләде.

Бабай белән Махмай урманда ни эшләп йөри икән?

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән котлап кайтулары турында сөйләде.

- Минтимер Шәриповичның өенә барып килдек, юбилее уңаеннан котладык. Аның кәефе яхшы. Махмай кушаматлы эте белән көн саен урманда 7 чакрым җәяү йөреп кайта икән. Минтимер Шәймиев “Яңарыш” һәм “Адымнар” проектлары буенча актив эшли. Республика җитәкчелегенә акыллы киңәшләрен бирә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бик хөрмәт итә Минтимер Шәриповичны. Президент үзе дә юбилярны котларга бара, - диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Казан Кремлендәге “Хәзинә” күргәзмәләр залында 19 гыйнварда Минтимер Шәймиевкә багышланган фотокүргәзмә ачылды. Әлеге фоторәсемнәрдә республика тормышы, 1990 еллар чагылыш тапкан. Керү бушлай, күргәзмә 1 ай дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading