16+

БАДлар: файдамы, зыянмы? Каш ясыйм дип, күз чыгармыйк

Роскачество биологик актив өстәмәләр (БАДлар) базарның беренче масштаблы мониторингын үткәрергә карар кылган.

БАДлар: файдамы, зыянмы? Каш ясыйм дип, күз чыгармыйк

Роскачество биологик актив өстәмәләр (БАДлар) базарның беренче масштаблы мониторингын үткәрергә карар кылган.

Роскачество җитәкчесе Максим Протасов билгеләп үткәнчә, 2021 елдан Россия базарында БАДларның кискен үсеше күзәтелә. Әйтик, 2020 елда акчалата чагылышта базар күләме 52,5 миллиард сум булса, 2022 елда инде 100 миллиард сум дип исәпләнә. 

Быел Роскачество мондый продукция, шул исәптән онлайн-каналларда гамәлгә ашырыла торган БАДлар белән бәйле җитди проблемалар турында сигналлар алган. Моның белән бәйле рәвештә БАДлар турында укучыларыбыз һәм табиблар фикерен белештек.

Ильдар Зиннәтуллин, педиатр, пульмонолог


Бадлар турында сөйләгәндә шуны аңларга кирәк. Алар дару препаратлары булып тормыйлар. Әмма бу аларның даруларга караганда куркынычсызрак һәм зыянны азрак сала дигән сүз түгел. Нәкъ киресенчә – БАДлар дарулар кебек җентекле тикшерү узмый. Алар клиник сынаулар үтәргә тиеш түгел, аларны теркәү гадиләштерелгән. Шуңа бәйле рәвешле сыйфат контроле дә күпкә түбәнрәк, еш кына алар составында күрсәтелмәгән матдәләр табыла. Передозировка булуы һәм көтелмәгән нәтиҗәләр килеп чыгуы ихтимал, шул исәптән бавырга зыян килергә, аллергик реакцияләр күзәтелергә мөмкин. Моннан тыш, БАДларны дарулар белән бергә куллану, даруларның нәтиҗәлелеген киметә яки хәлне катлауландыра ала.
Тулыкыйммәтле һәм төрлеләндерелгән рацион булганда,  поливитаминнарда булган барлык матдәләрне без азыктан алабыз. Витаминнарны (D витаминыннан тыш) әгәр исбатланган дефицит яки катгый диета булып, билгеле бер продуктлардан тыелырга туры килгәндә генә кабул итәргә кирәк. Витаминлы комплексларда, гадәттә бик күп матдәләр бар, әмма аларның концентрациясе түбән. Ул профилактика өчен дә, дәвалау өчен дә җитәрлек түгел. Бу чиста маркетинг.

Инсаф Абдулла, телевидение алып баручысы 


БАДларны куллану дөньяда 30 еллар уртасында башлана, илебезгә алар 90 еллар башында килеп керә. Бүгенге көндә БАДларны куллану кирәкме дигән сорау сәер тоела. Һичшиксез, кирәк. Моны үземнән чыгып әйтәм. Шулар ярдәмендә мин үз сәламәтлегемне ныгыттым. Күп кенә авырулар микроэлементлар һәм витаминнар җитешмәүдән килеп чыга. Кайберәүләр үземнең бакчамда кыяр-помидор, кәбестә үстереп ашыйм, нигә миңа БАД, ди. Кызганычка, бу гына җитәрлек түгел шул. Организмыбызга көненә 60-70 төрле витамин һәм микроэлементлар кирәк. Аларны БАДлар ярдәмендә генә тулылындырып була. Бигрәк тә язын-көзен авитаминоз белән очрашабыз, бу чорда организмыбызга ярдәм итеп җибәрү аеруча мөһим.
Фармацевтика, нигездә, химиягә корылган. БАДлар дигәндә исә, табигый чималлар ярдәмендә эшләнгән продуктларны күздә тотабыз. Әйтик, күбебез яраткан бал да БАДлар рәтенә керә, ә анда витаминнар һәм микроэлементлар файдасын барыбыз да белә.Шушыннан чыгып та фикер йөртергә була. 
Хәзерге вакытта үзебездә җитештерелгән шактый сыйфатлы продуктлар бар, шулардан файдалану яхшырак дип саныйм. Чит илдән кертелгәне тиешле сыйфатта булмаска мөмкин.

Гөлнара Харисова, фармацевтик компаниянең медицина товарларын тәкъдим итүче 


БАДларга карашым уңай. Биологик актив өстәмәләр ризыктан алып бетерә алмаган, организмыбызга җитешмәгән матдәләрне тулыландыра торган дару булмаган препаратлар. Аларның дозировкасы куркынычсыз. Әгәр дә элек БАДлар арасында үләннәр өтер аша гына санап кителеп, аларның күпме күләмдә булуы да күрсәтелмәсә, хәзер андыйларны сирәк очратасың. БАДлар арасында хәтта даруларга тиңләштерелгәннәре дә бар. Алар бары тик БАД буларак теркәлгән генә, чөнки шулай эш итү гадирәк һәм тизрәк. 
Әлбәттә, БАДларны сайлаганда бик уйлап эш итәргә, аларны теләсә кайдан сатып алмаска кирәк. Хәзер бик күпләр интернет аша заказ бирергә ярата, әмма бу очракта дәүләт теркәве узмаган, кайда җитештерелүе билгеле булмаган БАДларга да юлыгырга мөмкин. Сыйфатлы препарат килер дип беркем дә гарантия бирми. Шуңа күрә махсуслашкан кибетләрдән сатып алсаң, яхшырак. Һәм, әйткәнемчә, җитештерүчесен, составын җентекләп өйрәнү мөһим. БАДлар куллана башлаганчы, дефицитларга анализлар бирсәң дә яхшы. Чөнки гиповитаминоз, ягъни организмда витаминнарның кирәгеннән артып китүе шулай ук сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Гадел Минһаҗев, нарколог, ортопед


Мин табиб буларак БАДларга карата тискәре мөнәсәбәттә түгел. Чөнки аларны дарулар белән чагыштырырга һәм дарулардан көткән кебек нәтиҗәгә өмет итәргә кирәкми. БАДларда матдәләр дозасы беркайчан да терапевтик нәтиҗә бирерлек күләмдә булмаячак. Алар дару препаратларына өстәмә буларак кына кулланыла ала.  Барысы да комплекслы терапиядә булырга тиеш.
БАДлар бик йомшак эшли. Алар организмны җитешмәгән, ризыктан алып бетермәгән витаминнар, микро һәм макроэлементлар белән баета. Әмма, алай да, аларны куллануга күрсәтмәләр булырга тиеш.
БАДларны мин үзем дә кулланам. Мисал өчен, мин спорт белән шөгыльләнәм, мускулларны һәм көчне үстерү өчен тестестерон таләп ителүен яхшы беләм. Аны бүлеп чыгару өчен исә бер төркем микро һәм макроэлементлар таләп ителә. Мисал өчен, мин цинкның, селенның кабак төшендә бик күп булуын беләм, әмма мин көн саен аларны кирәкле күләмдә ашый алмыйм. Шуңа күрә БАДлар ярдәмгә килә.

Гөлнар Фәйзрахманова, декреттагы әни


Бу тема хәзер бик популяр. Беренчедән, сәламәтлек саклау, сәламәт яшәү рәвеше, веганлык бик нык пропагандалана. Йолдызлар, блогерлар бу турыда еш сөйли. Икенчедән, аптекадагы дарулар – ул, күбесенчә, химия, синтетика. БАД исә табигый альтернатива. Бу тема белән күпләр бала тугач кызыксына башлый, чөнки нәни организмны химия белән бозасылары килми. Даруларның тискәре йогынтысыннан куркып, натураль продукт эзләүгә керешәләр.
Мин үзем БАДларны инде 12 еллап кулланам. Алар хәзер күптөрле, белеп алырга кирәк. Ни рәвешле җитештерелүен карау мөһим. Бер компанияләр чималны үзләре җитештерә һәм сыйфатны бик нык контрольдә тота. Икенче берәүләр чималны сатып ала һәм шуны савытларга гына тутырып эш итә. Беренчеләрнең продукциясе ышанычлырак, әлбәттә. Шулай ук продукциянең организм тарафыннан нәтиҗәле үзләштерелүенә дә игътибар итәргә кирәк. Бәясе шулай ук зур роль уйный. Сыйфатлы товар арзан була алмый.
Мин БАДлар мәсьәләсендә үземнең нутрициологым белән киңәшләшәм. Аның тәҗрибәсе зур. Үземә дә, балама да чит ил җитештерүчесенең кыйммәтле БАДларын сатып алам. Аларның Казанда сатылуы бик уңайлы. Санкцияләр аркасында БАДлар сатып ала торган популяр сайтның эшләми башлавын беләм. Шуңа күрә хәзер бик күпләр Төркиянекен заказ бирә. Әмма минем аларны кулланып караганым юк. Шулай ук БАДларга басым ясый торган Россия челтәрле компанияләре бар. Кулланучылар аларны мактый. 

Сәрбиназ Фәттахова, КФУ мөгаллимәсе


Сүз дә юк, БАДлар составына керә торган витаминнар, микроэлементлар һ.б. матдәләр организм өчен бик кирәк. Ләкин аларның күбесен ризыктан да алып була. Моның өчен күп очракта яхшы итеп, баланслы туклану да җитә. Мин үзем шул юлны сайладым: өстәлдән җиләк-җимеш, яшелчә, ярмалар, сөт ризыклары, балык, ит өзелми. Алай да елына һичьюгы бер тапкыр анализлар тапшырам. Мәсәлән, күптән түгел генә гемоглобинны тикшерттем. Күрсәткечләрне бераз яхшырту өчен табиб составына тимер кергән дару язып бирде. Дозировкасын, кайчанга кадәр кулланырга кирәген аңлатты. Шулай ук табиб киңәше буенча Д витамины эчәм. 

Сүз уңаеннан, БАДларны теркәгәндә клиник тикшеренүләр уздырып, аларның дәвалау эффектын раслау мәҗбүри түгел. БАД кабына язылган компонентлар дозировкасы да чынбарлыктан ерак булырга мөмкин. Ягъни БАДларга булган таләпләр зур түгел – бу да аларның куркынычсызлыгын шик астына куя.
Кыскасы, бу өлкәдә мин халәтемә карап, анализ нәтиҗәләренә таянып, белгечләр белән киңәшләшеп эш итү яклы. БАДларны (бигрәк тә тикшерүләр аша узмаган, составы шикле булганнарын) контрольсез куллану аяныч нәтиҗәләргә дә китерә ала - каш ясыйм дип, күз чыгарасы килми.

Гүзәл Камалова әзерләде.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading